Үзенчәлекле тамаша

АВИАМОДЕЛЬНЫЙ спорт это очень яркое и интересное зрелище.
АВИАМОДЕЛЬЛӘР спорты – бик үзенчәлекле hәм кызыклы тамаша. 25 hәм 26 майда Барда районында укучылар арасында ракета модельләү спорты буенча Пермь крае Беренчелеге кубогына ярышлар узды. Биредә Пермь краеныӊ җиде территориясеннән 9 команда катнашты. Пермь крае “Муравейник” үзәге hәм Пермь краеныӊ Мәгариф hәм фән министрлыгы чараныӊ оештыручылары булды.
Ракеталар җибәрүдә 2 яшь төркемендә hәм 4 класслы ракеталарда: S3A, S4A, S6A, S9A 44 кеше катнашты. Ярышлар “Колос” янында матур урында узды.
Хәтта җилле hава торышы да балаларга җиӊүгә ирешү өчен мавыктыргыч көрәш алып барырга комачауламады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кизел шәhәре командасы яулады, икенче hәм өченче урыннарга Чайковский шәhәре командалары лаек булды. Барда районы командасы 6 hәм 8 урыннар алды (рәсемдә). Җиӊүчеләр дипломнар, медальләр hәм призлар белән бүләкләнде. Ә иӊ көчле спортчылар ракета модельләү буенча Бөтенрәсәй фәнни-техник олимпиадасында катнашачак.
Ярышларныӊ баш судьясы Сергей Еремеев быел узган ел белән чагыштырганда катнашучыларныӊ осталыгы үсүен, модельләр яхшырак очуын, балалар үз осталыкларын hәм ракеталарын күрсәтә алуларын билгеләде.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *