Баш табиб белән — төп мәсьәләләр турында

Однако перемены, ремонт и новшества на этом не заканчиваются.А.П. Курочкина исемендәге үзәк район больницасы кеше күп йөри торган учреждениеләрнең берсе. Бөтен кеше яңарышларны hәм поликлиниканың беренче катында ясалган ремонтны бәяләргә өлгергәндер инде дип уйлыйм. Уңайлы hәм җайлы булганлыгы белән килешәсездер. Ләкин үзгәрешләр, ремонт hәм яңарышлар моның белән генә чикләнми. Без больницаның баш табибы И.Ә. Сәгыйдуллин белән әңгәмә корырга hәм бар нәрсәне тәртип белән сорашырга булдык.
— Илнур Әдеhәм улы, быел бардалыларны тагын нинди яңалыклар көтә?
— Башкарылган ремонттан башка, без регистратура эшен яңа баштан карадык. Хәзер hәр пациент холл администраторына кызыксындырган соравын бирә hәм биредә үк белгечкә языла ала – бу уңайлы, тик без алга таба барабыз. Менә бу көннәрдә генә поликлиникада өч инфомат куйдык. Инфомат ярдәмендә табибка язылырга була, ягъни алар телефон буенча, администратор яки интернет аша язылуга альтернатива булачак. Шулай ук пациент, табиб аның килгәнен белсен өчен, больницага килгәч инфомат аша теркәлергә тиеш. Инфомат хезмәтләреннән куллану өчен үзең белән медицина полисы булырга тиеш, ә аның пластик варианты булса тагын да яхшырак, чөнки бу барлык процедураны тизләтәчәк hәм үзең турындагы мәгълүматны кулдан җыярга туры килмәячәк.
— Үзәк район больницасы табиблары тулысынча “Промед” системасында эшли инде, ә үзәктән читтә хәлләр ничек?
— Узган елдан башлап ФАПларны hәм СВАларны “Промед” системасына тоташтыру буенча эш бара, моның өчен интернет кирәк. Асылда – ФАПлар hәм СВАлар аша авылларга hәр теләүче тоташырга мөмкин булган югары тизлектәге интернет килде. Шулай ук ФАПлардан билгеле радиуста ачык Wi-Fi бирелә. Узган елда “Промед” Каенавыл, Байавыл, Түбәнавыл hәм Күчтәнти авылларының ФАПларында эшли башлады. Быел исемлекне Озын Яландагы СВА hәм Яңавыл, Федорки, Шермейка, Печмень, Сөҗән hәм Султанай ФАПлары тулыландырды.
— Бу системаны кертү белән авыл табиблары өчен нинди мөмкинлекләр туды?
— “Промед” пациентларны турыдан-туры тар белгечләргә язарга, анализ, тикшерү нәтиҗәләрен, Барда үзәк район больницасы hәм край больницасы табиблары киңәшләрен дә күрергә, льготалы рецепт язарга мөмкинлек бирә. Край бюджетыннан байтак финанс средстволары бирелеп тормышка ашырылган барлык эшнең төп hәм ахыргы максаты – табибларны кәгазь эшеннән азат итү.
— Ашыгыч медицина ярдәме эшендә үзгәрешләр көтеләме?
— Әйе, үзгәрешләр булачак, Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы нигезендә 2019 елның 1 ноябреннән Барда районының ашыгыч медицина ярдәме юридик яктан Оса үзәк район больницасына күчереләчәк. Бригадалар hәм машиналар саны элеккечә калачак, диспетчер хезмәте hәм транспорт безнең район территориясендә сакланачак, ләкин фельдшерлар hәм водительләр Оса больницасының баш табибы карамагында булачак.
— Пациентны Пермьгә озатырга кирәк булган очракта Осага мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
— Юк, андый катлаулы процедура булмаячак, чөнки “Сәламәтлек саклауны үстерү” дәүләт программасы кысаларында Пермь крае бюджеты исәбенә күптән түгел санитар транспорт – “Ларгус” автомашинасы алынды. Беренче чиратта, ул пациентларны ерак юлларга йөртү өчен кулланылачак, hәм шул ук вакытта ашыгыч медицина ярдәменә бернинди кагылышы булмаячак.
— “Сәламәтлек саклауны үстерү” программасы буенча тагын нинди эшләр башкарыла?
— Педиатрга килгән hәр кеше балалар консультациясендә кысан булуын, тиешле шартлар юклыгын күрә. Хәлне үзгәртү өчен балалар консультациясен иске күз корпусының икенче катына күчерергә карар кабул ителде, хәзерге вакытта бу корпуста капиталь ремонт эшләре бара. “Расэл” ОООсы (директоры Р.Р. Гайсин) подрядчы булып тора. Программа кысаларында край бюджетыннан 7 млн сумнан артыграк күләмдәге средстволарга түбә, тәрәзәләр алмаштырылды, стеналар җылытылды hәм тышланды, яңа мебель алыначак. Җәен тәмамланырга тиеш булган ремонттан соң, шушы ук катта эндоскопия бүлеге hәм уен, аерым чишенү бүлмәләре, ашыгыч медицина ярдәме кабинеты белән балалар консультациясе урнашачак, hәр педиатрның аерым кабинеты булачак. Шулай ук узган елны больницабыз күчмә УЗИ аппараты hәм күзләрне тикшерү өчен авторефрактокератометр алды. Бу аппаратлар белгечләр тарафыннан актив кулланыла инде.
Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә менә шундый яңалыклар hәм үзгәрешләр бар. Ахырда барчагызга нык сәламәтлек телисе килә hәм аның беренче чиратта сезнең яшәү рәвешегезгә бәйле булуын онытмагыз. Сәламәт булыгыз!
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *