Гагаринның фатихасын алып

Галиулла Габдрашитов
Хәрби комиссариатта: “Очучы булырга теләгең юкмы?“ – дигән сорау 18 яшьлек Галиулла Габдрәшитовның бөтен язмышын үзгәртә. Ничек итеп ул хәрби очучы булган hәм гомер юлында Гагарин белән очрашкан, шул сорауларга җавап табар өчен сүзне үзенә бирик әле. Галиулла абый белән җанлы әңгәмәне аның балачагыннан башладык.
— 1934 елның салкын январь аенда Карман авылында туганмын. Кечкенәдән тырыш, сәләтле бала булып үстем, шуңа күрә әнием алты яшемдә мәктәпкә укырга бирде. 1947 елда мәктәпне гел бишле билгеләренә генә мактау грамотасы белән тәмамладым.
1942 елның апрель аенда әтине сугышка алдылар. Юллар пычрак, карлар эреп урамнар су белән тулган иде. Әнкәй белән мин, туганнар әтине авылдан чыгып озатып калдык. Аның башта хатлары килде. “Инде кайта, инде кайта“, дип көткәндә 1945 елның январь аенда Польша җирләреннән үле язуы килде, — ди Галиулла абый.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Пермь тау техникумына укырга керә ул. 4 ел укып, уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый, ташкүмер чыгару буенча тау мастеры hөнәрен үзләштерә. Шуннан аны Караганда шәhәренә шахтага эшкә билгелиләр. Ел ярым эшләгәч, армиягә бару өчен медицина тикшерүе үтә. Тазалыгы ягыннан бөтен күрсәткечләре дә яхшы булганга, хәрби комиссариатта аңа:
— Очучы булырга теләгең юкмы? – дигән сорау бирәләр. Ике дә уйлап тормыйча, ул риза була. Оренбург шәhәрендәге хәрби авиация училищесына (Чкаловское военно-авиационное училище штурманов) укырга керә. Өч ел вакыт сизелмичә үтә, кулына диплом алган яшь лейтенантны шул ук училищега укытучы, штурман-инструктор итеп билгелиләр. Курсантларны хәрби самолетларда, бомбардировщикларда, МИ-2 вертолетларында очарга өйрәтә. Күпмедер вакыт узгач, Галиулла абый Хәрби академиягә укырга керергә теләк белдерә. Мәскәү өлкәсе Монино поселогында хәрби-hава академиясенә укырга керергә дип килә hәм, медицина комиссиясе үткәндә, аның бөерләре ялкынсынганлыгы ачыклана, дәваланыр өчен госпитальгә салалар. Ул анда 9 ай дәвалана. Шушы Үзәк авиация фәнни-тикшеренү госпиталендә дәваланганда ул космонавт Юрий Гагарин белән таныша. Бу хәл 1961 елның 19 апрелендә була. Космоста булганнан соң, аны стационар медицина тикшерүе үтәр өчен госпитальгә алып киләләр. Аны аерым палатага салалар, бер шәфкать туташы hәм бер
майор саклап йөртә. Кичләрен коридорга чыгып, башка хәрбиләр белән сөйләшә, шаяра. Галиулла абыйдан нинди китаплар укуы турында кызыксына, офицер таныклыгына үзенең автографын язып бирә.
— Юрий Гагарин шулкадәр гади, аралашучан, сөйкемле, энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрә иде, аның күңелендә, сөйләшүендә бер дә тәкәбберлек булмады, җылы көннәрдә ишек алдындагы стадионда хәтта волейбол уены да уйнадык әле. Бергә җыелып соңыннан фотога да төштек. Сөйләшә торгач, без шуны аңладык: Гагарин белән икебез дә бер елныкылар икән бит – 1934тә туганбыз, икенчедән, бер үк уку йортын тәмамлаганбыз, өченчедән, икебезнең дә тормыш иптәшләребез Оренбург өлкәсеннән. Академиягә укырга керергә теләгемне белдергәч, Юра миңа үзенең киңәшләрен бирде: “Тукталып калмаска, hәрвакыт алга омтылырга кирәк!“ – диде.
Галиулла абый соңыннан бу академияне читтән торып тәмамлый. Саратов өлкәсе Пугачев шәhәрендәге хәрби училищега аны өлкән укытучы, штурман итеп билгелиләр, подполковник дәрәҗәсенә күтәрәләр. Биш ел укытканнан соң Сызраньга Югары хәрби авиация училищесына өлкән штурман, укытучы итеп билгеләнә. 1988 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, шунда укыта, полковник була. Улы Рәшит тә хәрби очучы, майор, штурман-инструктор булып хезмәт итә. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Оныгы Илдар шулай ук хәрби очучы. Хәзерге көндә Чиләбе шәhәрендәге хәрби уку йортында хезмәт итә.
— hәр ел Космонавтика көнендә мин хатирәләр белән яшим. Гагарин белән танышу, сөйләшү — ул язмыш бүләге булгандыр инде. Кайда гына укытсам да, хезмәт итсәм дә, бервакытта да исемемне үзгәрттермәдем: Гоша да, Гена да булмадым. hәрвакыт Галиулла Габдуллович дип эндәштеләр. Язмышларын космос белән бәйләгән кешеләрне бәйрәм белән тәбрик итәм, саулык-сәламәтлек телим, — ди Галиулла абый.
Зилә ДУСКАЕВА.
Карман авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *