Барда кызы – Мәскәү Кремле сәхнәсендә

Бардымская девушка - на сцене Кремлевского ДворцаЯкташыбыз – татар эстрадасының танылган җырчысы Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны раслаучы Указга кул куйды. Югары дәрәҗәгә лаек булуы белән котлап, җырчыга яңа иҗат уңышлары, милли сәнгатебез күгендә hәрчак якты йолдыз булып балкуын телибез.
Гүзәлнең балачагыннан, мәктәп елларыннан җыр-музыка белән мавыгуын, конкурс hәм фестивальләрдә уңышлы чыгышларын бардалылар яхшы хәтерли. Казан мәдәният академиясенең вокал бүлегендә укыган вакытында инде ул, матур тавышлы, өметле яшь җырчы буларак, бөтен татар дөньясында танылу ала. Иҗат сәләте ташып торган Гүзәл татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын таба, халык җырларын hәм заманча җырларны үзенә генә хас моң, осталык белән башкарып, тамашачы күңелен яулый. hәр җыры, hәр чыгышы Гүзәл Уразованың зур талантка ия халыкчан артист булуын ачык күрсәтә. Күп тапкырлар “Алтын Барс“ премиясенә лаек булуы, җыр конкурсларында җиңүе шуның билгесе булып тора.
Тормыш иптәше, шулай ук популяр җырчы Илдар Хәкимов белән яңадан-яңа программалар эшләп, алар матур концертлары белән төрле төбәкләрдә чыгыш ясыйлар hәм hәркайда уңыш казаналар.
30 мартта Гүзәл Уразова hәм Илдар Хәкимов Мәскәүдә — Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә күпсанлы тамашачыларга иҗат эшчәнлекләренә унбиш ел тулуга багышланган юбилей концерт программасы тәкъдим иттеләр. “Җырлы гаиләнең зур концерты, күп көч hәм тырышлык таләп иткән тамаша уңышлы узды, — дип язалар матбугатта. — Концерт заманча форматта булды hәм шул ук вакытта татар халкының милли җәүhәрләрен дә үз эченә сыйдырган иде. Гүзәлнең “Гөрләп кирәк яшәргә“, “Бас, бас“ җырларын “Казан“ бию ансамбле биюләре тагын да тулыландырды.
Концертның кульминацион мизгеле – ул Илдар Хәкимов белән бергәләп халкыбызның яраткан җырларына әзерләнгән тезмә булгандыр. Җырчыларның әлеге чыгышын тамашачы “Афәрин!“ дип алкышлады.
Илдар белән Гүзәлнең өлкән кызы – Эллари чыгышы концертның янә бер матур бизәге иде.
Концертта сюрпризлар күп булды. Шуларның берсе – Айдар Галимов белән дуэт. Җырчыларның әлеге чыгышы Инстаграм битләрендә популярлык алды. Шулай ук, “Голос“ проекты җиңүчесе Динә Гарипова белән дуэт та тамашачыны битараф калдырмады. “Пятый элемент“ җыры дуэт башкаруында тагын да матуррак яңгырады.
Ә “Нигә генә“ җырын Гүзәл Согдиана белән башкарды. Рус эстрадасының популяр җырчысы сәхнәдән Гүзәл белән Илдарны иҗатларына унбиш ел тулу белән тәбрикләде.
Тамашаның уңышында “Беренче канал“ телекомпаниясе алып баручысы Максим Шәрәфетдинов hәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың өлешен билгеләргә кирәк, алар концертны бик матур hәм җанлы алып бардылар“.
Барда кызы, халкыбызның яраткан җырчысы Гүзәл Уразованың илебезнең төп сәхнәсендә якты чыгышы аның Татарстанның халык артисты исеменә лаеклы булуына янә бер ныклы дәлил иде.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *