Ныклы элемтә булдырырга

Ю.Н. Зубарев (в середине) в КФХ Тукачева

Ю.Н. Зубарев (в середине) в КФХ Тукачева Академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технология университеты hәм Барда муниципаль районы җитәкчелеге арасында килешүгә кул куелуы турында газета битләрендә хәбәр иткән идек. 23 ноябрьдә эш сәфәре белән ректор киңәшчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор Ю.Н. Зубарев җитәкчелегендә 8 кешедән торган делегация район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар. Делегация составында тагын фәнни-инновацион эшләр hәм халыкара хезмәттәшлек буенча идарә начальнигы Э.Ф. Сатаев, доцент, икътисад фәннәре кандидаты И.И. Дәүләтов, агротехнология hәм урман хуҗалыгы факультеты деканының фәнни-инновацион

Подробнее

Заман белән бергә

В ногу со временем: Бардымскому телерадиовещания «Тол буйлары» («Притулвье») - 25 лет

Мөхтәрәм райондашлар, кадерле тамашачыларыбыз hәм радиотыңлаучыларыбыз! Сезне барыгызны да уртак бәйрәмебез – “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары оештырылуга 25 ел тулу белән ихлас котлыйбыз! Бүген без 90нчы еллардагы катлаулы hәм болгавыр заманда бернинди финанс кытлыкларына карамыйча район җитәкчеләренең олы максат белән җирле телевидение ачуын аклап эшләвебез белән горурлана алабыз. Иҗат коллективыбыз район хакимияте hәм Земство Җыелышы эшчәнлеген генә яктыртып калмыйча, район халкы, бөтен край татарлары hәм башкортлары тормышы белән таныштыруга, халыкның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур игътибар бирә, райондашларыбызны изгелек hәм гаделлек,

Подробнее

Көрәш – яшәү рәвеше

17 ноябрьдә Бардада чираттагы тапкыр Пермь крае беренчелегенә спорт чарасы уздырылды. “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2002-2004 елларда туган (15-17 яшьлекләр) кызлар hәм егетләр; 1999-2001 елларда туган (18-20 яшьлекләр) юниорлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар үткәрелде. “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка басканнан бирле безнең районда край күләмендә спорт чаралары еш оештырыла башлады. Бу юлы ярышларда 7 район вәкилләре (барысы 88 кеше) үзара көч сынашты: бардалылардан кала Башкортостан республикасы, Кунгур, Оса, Чернушка, Суксун, Уен районнары спортчылары. Барда муниципаль районы башлыгы исеменнән яшь көрәшчеләрне район

Подробнее

Тырыш хуҗалар кулында эш кайный

Раиль Сагитович с супругой Маймуной Маликовной

Раиль Сагитович с супругой Маймуной Маликовной Барда районында борын-борыннан ук авыл хуҗалыгы тармагы киң таралган, монда hәрвакыт үз икмәкләрен тир түгеп эшләп алган данлыклы кешеләр яшәгән hәм яши. Бүген илдәге катлаулы икътисади хәлгә карамастан, авыл хезмәтчәннәре район hәм үз гаиләләре иминлеге өчен җиң сызганып эшли. Соңгы мәгълүматлар буенча, тик Озын Ялан авыл җирлегендә генә дә 10 зур хуҗалык — “Триумф” ОООсы hәм 9 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Озын Яланда мөгезле эре hәм вак терлек үрчетү белән ике фермер шөгыльләнә, икесе дә

Подробнее

hәр халык бөек

21-23 ноябрьдә Пермьдә Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы үтте. Бу инде бишенчесе иде, ел саен үткәрелеп, илебез төбәкләреннән, край шәhәр hәм районнарыннан йөзләрчә катнашучылар кабул итүе аның нәтиҗәле эше белән бөтен Рәсәй дәрәҗәсендә танылу алуы турында сөйли. Форумны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Халыклары ассамблеясе булышлыгы белән Пермь крае губернаторы администрациясе hәм “Губерния“ Пермь Халык иҗаты йорты оештырды. Үткәрү урыны итеп быел “Усть-Качка“ курорты сайланган иде. Форум матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, мәйданчыклар эшендә Рәсәй халыклары ассамблеясе, коммерция булмаган оешмалар лидерлары,

Подробнее

Роковая встречка

Роковая встречка

Очередное ДТП со смертельным исходом произошло в субботу днем на автодороге «Оса-Чернушка». 17 ноября 2018 года около 15. 40 часов на 35 км столкнулись автомобили марки ВАЗ и ГАЗель. По предварительной информации, водитель ВАЗ не справился с управлением и выехал на полосу встречного движения, где допустил столкновение с двигавшимся во встречном направлении а/м ГАЗель. В результате ДТП 31-летний водитель автомобиля ВАЗ скончался на месте. По факту аварии проводится проверка, устанавливаются все обстоятельства происшествия. В 2018 году на дорогах Бардымского района

Подробнее

Перспективныйда газ булачак

С перспективой - в “Перспективный”

12 ноябрьдә Барда авылының “Перспективный” микрорайоны халкы өчен күптәннән көтелгән вакыйга булды. Заказчы – Ә.С. Балтаева йөзендә Барда авыл җирлеге администрациясе hәм М.Н. Ибраhимов йөзендә подрядчы -“Пермгазсервис” ОООсы арасында газүткәргеч төзелешенә муниципаль контрактка кул куелды. Бу төзелеш Чкалов, Чапаев, Заречная, Гәйнә, Суворов, Ленин урамнарына hәм Чкалов тыкрыгына (Барда авылы) кагылачак. “Муниципаль хуҗалык” муниципаль программасы кысаларында тормышка ашырылучы бу эшләрнең оештыручысы – район администрациясенең төзелеш hәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе. 2019 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк инде башланган төзелеш дәвамында якынча 6

Подробнее

Сорау тәкъдим тудыра

«Спрос рождает предложение»: Софья и Альфиз Балтаевы

  14 ноябрьдә район администрациясенең авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары начальнигы hәм белгечләре эш сәфәре белән 1 Бардабаш авылында урнашкан Софья hәм Әлфиз Балтаевларның хуҗалыгында булды. Быел аларга “Гаилә терлек фермаларын үстерү” юнәлеше буенча “Кырдан сәүдә ноктасына кадәр” проектын тормышка ашыру өчен грант бирелде. Балтаевлар үз эшчәнлеген дүрт ел элек башлый. Әлфиз Хәмис улы сүзләренчә, фермада 55 баш сыер hәм шулкадәр үк диярлек бозаулар да бар. Башта сөтне Чернушка “Маско” ОООсына тапшыралар, ләкин фермерларны бәя канәгатьләндерми, шуңа күрә бүген Балтаевлар

Подробнее

Бер гасырлык иҗат юлы

Вековой юбилей Бардымского народного театра

Барда халык театрының 100 еллык юбилей тантанасы Барда мәдәният hәм ял үзәгендә 13 ноябрьдә уздырылды. Тамашачылар чираттагы тапкыр җирле артистларыбыз чыгышларын карап куандылар. Әлеге вакыйга бардалыларның зәвыклы hәм мәдәниятле булуын раслаучы дәлил булып тора. Безнең театр бай тарихка ия, аның даны еракларга таралган — халык театры исемен йөртүе генә дә ни тора. Бер гасырлык иҗат юлы белән күп коллективлар мактана алмый шул. Крайда милли театр буларак, ул үз йөзен саклап hәм танытып яши. Шул ук вакытта Татарстан hәм Башкортостан тамашачылары

Подробнее

Теләк булганда…

Роза и Тахир занимаются животноводством

Эшлим дигән кешегә кайда да эш hәм тормыш итү өчен җай табарга була. Районның иң эчкәре авылларыннан берсе булган Шабаркада, эш урыннары юклыктан, башлыча өлкәннәр генә торып калгандыр дип уйларга мөмкин. Баксаң, биредә әле яшьләр бар hәм алар авылда тормыш учагын сүрелдермичә саклыйлар икән. Шундый тырыш, булдыклы затлардан Шермейка җирлеге администрациясендә иң әүвәл Роза Овчинникова hәм Таhир Минкин исемнәрен атыйлар. Бу ике яшь кеше, гаилә корып, балалар үстереп, авылда матур гына тормыш итә hәм шабаркалыларның азык-төлек мәсьәләсен хәл итүгә өлеш

Подробнее