Өч йөзенче бала

Радик стал трехсотым
Гаиләдә таза-сау бала тууы hәрвакыт шатлыклы вакыйга ул. Аның hәр мизгеле, озак еллар үтсә дә, күңелләрдә саклана. Сабый дөньяга килгәннән бирле ата-анага зур җаваплылык йөкләнә. Син инде иң беренче гомер бүләк иткән газиз балаң турында кайгыртасың.
Пәнҗешәмбе көнне, ягъни 12 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә быел районда өч йөзенче булып туган балага таныклык тапшырылды. Бәхетле әти-әни — Бардада яшәүче Алмаз Фәнил улы hәм Гөлназ Миргалим кызы Илкәевлар. Аларның уллары Радик дөньяга тәүге кат 9 октябрьдә аваз салган. Егет чып-чын баhадир — 4600 грамм авырлык белән туган.
Таныклык тапшыру тантанасында Илкәевлар гаиләсен Барда муниципаль районы башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих hәм Е.Е. Гилязованың җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм якыннары тәбрикләде: “Гаиләгез тату, бәхетле булсын, балалар иминлектә үссен, илебезнең лаеклы кешеләре булып өлгерсен“, — дип изге теләкләрен юллады. Без дә шул теләкләргә кушылабыз, уңышлар юлдаш булуын телибез.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *