Объектлар ремонтлана

Объекты ремонтируются
ХәЗЕРГЕ кризис вакытында ремонт алып бару бик кулай санала. Дүшәмбе көн, ягъни 16 ноябрьдә Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев районда ремонт эшләре алып барылган берничә урында булды. Сергей Миннихан улы белән объектларны Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов һәм мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев та карады.
Иң беренче алар «Колос» МАДОУсының административ корпусында булдылар. Учреждение җитәкчесе М.О. Тляшев ремонт барышы белән таныштырды. Биредә массаж, ЛФК кабинетлары ремонтланган, физиопроцедура кабинетында һәм эвакуация юлларында ремонт алып барыла. Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хезмәтләр Барда районы халкының сәламәтлеген ныгытуга лицензия алу өчен алып барыла.
Алга таба делегация Каенавылга юл алды. Ремонт эшләре ике катлы бинада алып барыла, биредә 35 балага исәпләнгән балалар бакчасы булырга тиеш. Подрядчиклар билгеләнгән, ремонт монда да тулы куәткә алып барыла.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *