Җылы, истәлекле очрашулар
БЕЗНЕҢ районга Пермь крае халыкка социаль ярдәм күрсәтү фонды, Пермь крае нотариаль палатасы, Барда нотариаль округы вәкилләре, колледж преподавателе Владимир Николаевич Ефремов җитәкчелегендәге Пермь крае сәнгать һәм мәдәният колледжы студентлары һ.б. килде. Аларның төп максаты: Озын Ялан картлар һәм инвалидлар йортында һәм «Колос» вакытлыча урнаштыру пунктында булып, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә игътибар һәм хәйрия ярдәме күрсәтү иде. Чараны Барда картлар йорты директоры Дилбәр Равил кызы Ибраһимова җылы сүзләр белән ачты. Ул барысын да юбилей язы белән котлады, озын гомер,









