“Чын ир-егет хәрби бурычын үтәргә тиеш!”
ҖИҢү ПАРАДЫ — ул немец илбасарларына каршы көрәштә һәлак булган миллионлаган гражданнарны искә алу һәм безнең белән янәшә яшәгән исән фронтовиклар һәм тыл ветераннарын хө рмәтләү көне. Якташыбыз — Искилдедән 19 яшьлек Салават Аптыковка быелгы Җиңү парадында катнашу һәм Кызыл мәйдан буенча марш белән үтү бәхете елмая, ул узган елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Салаватның язмышы яшьтәшләренең тормышыннан бик нык аерылмый: башлангыч мәктәпне туган авылы Искилдедә тәмамлый, аннан 2 санлы Барда урта мәктәбендә укый. Уку белән беррәттән спорт белән шөгыльләнә







