Төп документ тапшырылды

Момент вручения паспорта
5 ноябрьдә район администрациясенең ЗАГС бүлегендә районның ун укучысы тантаналы төстә шәхесләрен раслаучы төп документ – паспорт алдылар.
Балалар каршында Барда районы УФМС бүлеге начальнигы Гөлназ Акбашева чыгыш ясады. Ул бирегә җыелучыларга РФ гражданины паспорты hәм Конституция турында сөйләде, аннан аларга паспорт тапшырды.
“Быел балалар паспортны яңартылган төрдәгесен алалар. Документның штрих-коды бар, аның ярдәмендә гражданин турындагы мәгълүматны тизрәк укырга мөмкин, ул бу мәгълүматлар белән эш процессын сизелерлек киметә“, — дип билгеләде Гөлназ Ибраhим кызы.
Бүлек хезмәткәрләре паспорт тапшыруны инде өченче тапкыр оештыралар. Беренче тапкыр ул узган елның 8 июлендә — Мәхәббәт hәм тугрылык көнендә булды, икенчесе – быел 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә. Бу тантана Халыклар бердәмлеге көненә, шулай ук Бөек Җиңүгә багышланды. “Безнең районда туган hәр бала туу турында таныклыкны бездә ала. Бу документ 14 яшьне тулгач паспорт алу өчен нигез булып тора. Шуңа күрә ЗАГС бүлеге илебез гражданины буларак шәхес булу процессында катнашу җаваплылыгын үз өстенә ала. РФ гражданины паспортын алу – ул зур вакыйга. Бу документка ия булгач, гражданнар Россия Федерациясе Конституциясендә язылган үз хокукларыннан тулы күләмдә файдалана алалар. Әмма шуның белән беррәттән төрле бурычлар да барлыкка килә“, — дип аңлатты балаларга hәм әти-әниләргә ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнур Иткинова.
Чарада шулай ук район администрациясе эшләре белән идарә итүче Рафис Мукаев та катнашты, ул район башлыгы исеменнән балаларны котлады hәм аларга “Барда курантлары“ китабын тапшырды, Законнар чыгару Җыелышының 23 санлы округы депутатларының җәмәгать кабул итү җитәкчесе Фәдия Корбангалиева депутатлар В.А.Сухих hәм Е.Е.Гилязова исеменнән балаларга бүләкләр тапшырды.
Держите паспорт!
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *