Тырыш хезмәтнең матур җимешләре

Семья Галимзяновых с группой поддержки
Рәсемдә: җиңүче Галимҗановлар гаиләсе ярдәм группасы белән

ПЕРМЬ КРАЕ «Көньяк» ассоциациясенең алты районы — Чернушка, Чайковский, Елово, Куеда, Оса һәм Барда районнары вәкилләре «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы — 2015» конкурсының зона этабында көч сынаштылар. Чара 16 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә үтте.
Тантананы район администрациясенең мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Халитова ачты. Ул конкурста катнашучыларны сәламләп район администрациясе, Земство Җыелышы исеменнән активлыклары өчен рәхмәт белдерде: «һәр хезмәт игътибарга лаек, ул җимешләрен бирергә һәм ахыр нәтиҗәдә муллыкка китерергә тиеш. Шунысы сөенечле, Пермь крае территориясендә эш сөючән халык яши. Гаиләләр хуҗалыкларында тырышып эшлиләр, димәк, Россиягә бернинди санкцияләр һәм кризис куркыныч түгел. Сезгә киләчәктә дә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим!»
«Мин сезне Барда җирендә сәламләвемә шатмын. Конкурсның төп бурычы — яшьләребезгә эш сө ючәнлек үрнәген күрсәтү, — диде район ветераннар советы рәисе Төфхәт Ишморатов. -Яшь буынга тырыш хезмәткә омтылыш бирү — ул, чыннан да, изге максат. Бүген күпләр эш урыннары булмауга зарлана, ә эшләргә теләге бар кешегә һәрвакыт шөгыль табыла. Менә бу конкурста катнашучыларыбыз да моңа ачык мисал булып торалар. Бәйрәм белән сезне!»
«Көньяк» ассоциациясе ветераннар советы рәисе, Куеда районы ветераннар советы рәисе Василий Головков та конкурсның әһәмиятен ассызымлап: «Бу конкурс шуның белән мөһим — ул халкыбызда гражданлык хисен тәрбияли, үстерә. Бәйгедә катнашучы гаиләләрнең үрнәге — ул авыл традицияләрен саклау, аны киләчәк буынга тапшыру», — диде.
Аннан соң гаиләләрнең презентацияләре башланды. Беренче булып куедалылар чыгыш ясады. Куеда районыннан Фәрит Таһир улы һәм Фидәния Мирзахан кызы Хатмуллина алты бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген сигез оныкларына сөенеп яшиләр. Хатмуллиннар участогы 48 сутый мәйданны били. Үз пилорамалары, хуҗалык эшен алып бару өчен техникалары бар, соңгысын Фәрит Таһир улы уллары
белән бергә үзе җыйган.
Чайковский районыннан Николай Евсеевич һәм Людмила Александровна Глумовлар гаиләсенең дә хуҗалыгы зур, анда атлар, сыерлар, кошлар асрала, шулай ук пилорамалары да бар. Хәтта балыклар белән буа да ясаганнар. Гаилә башлыгы Николай Евсеевич профессиясе буенча тракторчы, ә Людмила Александровна — повар.
Озын Яланнан Азат Фәтхи улы һәм Гөлмәһәр Шәйхи кызы Галимҗановлар безнең районда күпләргә таныш. һәрвакыт чисталык һәм тәртиптә булган зур, бай хуҗалыктан тыш, Азат Фәтхи улы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә укыта. Бу елларда аның укучыларының саны якынча 1200 кешегә җитә. «Азат Фәтхи улының занятиеләре бик кызыклы, мавыктыргыч үтә. Аның шәкертләре хәзер авыл хуҗ алыгы сферасында үзләренең бизнес-идеяләрен тормышка ашыралар. Ул үзенең профессиональ дәрәҗ әсен даими күтәрә, семинарларда катнаша, курсларда укый. Безнең коллективта Азат Фәтхи улы зур ихтирам казана. Аңа сәламәтлек, уңышлар, әлбәттә, җиңү яулавын телибез!» — дип билгеләде халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Венера Кучукбаева.
Чернушка районыннан Любовь Павловна Копытова, гаиләсе тулы булмауга карамастан, конкурста катнашып, җиңүче өчен лаеклы көрәшергә сәләтле булуын күрсәтте. Ул район үзәгеннән берничә километр ераклыкта урнашкан Рябки авылында яши. Любовь Павловна үз хуҗалыгында сыер, тана, үгез һәм башка терлекләр асрый. Эш сөючән, кайгыртучан ул тәрбияләп үстерә, хәзер ул аңа бар яктан ярдәм итә. Копытовлар барлык күршеләрен сөт продукциясе белән тәэмин итәләр. Үз эшчәнлегеннән килгән керем хуҗага быел йортына газ кертергә ярдәм иткән. Любовь Павловна — 38 ел эш стажы булган повар, ул конкурска үзенең фирменный ризыгын — шоколад тортын алып килгән иде, рецепты белән дә бик теләп уртаклашты.
Елово районыннан Александр Сергеевич белән Марина Афанасьевна Замахаевлар әле яшь пенсионерлар. Марина Афанасьевна инде 30 елдан күбрәк балалар бакчасында эшли. Гаилә әгъзалары пенсиядә булуларына карамастан, әле эшлиләр, әмма хуҗалыкларын алып барырга да өлгерәләр. Аларның җимеш куаклары һәм агачлары күп, ике теплицалары бар. Өч оныклары үсеп килә, алар картәтиләренә килеп, тракторда йөрергә яраталар, аны Александр Сергеевич улы белән бергә иске техникадан җыйган.
Оса районыннан Николай Геннадьевич һәм Наталья Николаевна Толстиковлар гаиләсе үз хуҗ алыкларында сыерлар, бозау һәм тавыклар тота. Бакчаларында куаклар һәм агачлар саны күп. Шулай ук күпләп яшелчә үстерәләр һәм мул уңыш алалар.
Гаиләләрнең чыгышларыннан соң, конкурста катнашучыларның ризыкларына дегустация үтте. Ә аннан жюри әгъзалары йомгак ясады. Өченче урында — Любовь Копытова, икенчедә — Фәрит һәм Фидәния Хатмуллиннар, ә безнең районнан Азат һәм Гөлмәһәр Галимҗановлар җиңүче булып танылдылар. Аларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *