Уңганның барысы да булган

Тарзима Лотфулловна Кузаева«Кайда йөрсәң дә, тырыш бул, тырыш кеше хур булмас», — дигән максат белән яшәүче тынгысыз җан иясе Тәрҗимә Лотфулла кызы Кузаева турында сөйләми мөмкин түгел.
Тәрҗимә апа Байавылда туып-үсә. Туган мәктәбендә укыганнан соң, урта белемне Үдиктә ала. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап диплом алганнан соң, туган мәктәбендә өч ел балалар укыта. Бөтен якка өлгер, оста, яшь белгечне 1967 елда Төнгүк урта мәктәбенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Биредә ул балаларга тарих, җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирә. Үз эшен теләп, намус белән үти. Иң изге, җаваплы, авыр һәм мактаулы хезмәтне 34 ел буе башкара. Моннан тыш ул һәрвакыт халык арасында, нидер аңлата, сөйли, киңәш бирә. Т.Л. Кузаеваның озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде. Пропагандистлык эше өчен В.И. Ленин юбилее уңае белән өстәл медале, дүрт дистәдән артык грамота һәм диплом иясе ул. Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның рәхмәт хатына лаек булды. Ягъфәров укуларында, төрле конкурсларда һәм чараларда актив катнашып килә.
Боларга өстәп Тәрҗимә Лотфулла кызы мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны, актив җ әмәгать эшен алып баручы, агитатор-лектор, район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, ветераннар советын һәм озак еллар «Белем» җәмгыятен җитәкләде. Шулай ук ул безнең мәдәни чараларда еш катнашучы үзешчән сәхнә сөючебез дә. Нәфис сүз остасы, матур җырлары һәм биюләре белән таныш ул тамашачыларыбызга.
Бүгенге көндә Тәрҗимә апа лаеклы ялда. Тормыш иптәше Фәйзулла абый белән өч ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде оныкларының яраткан картәти — картәниләре алар. Балалары үз тормышлары белән яшиләр. Олы уллары Әнвәр — эшмәкәр, Илдар әтисе шикелле шофер, ә кечесе Айдар әнисе юлыннан китте. Ул Пермь педагогия университетында укыта, аспирантура тәмамлап, физика-математика фәннәре кандидаты булды.
Тәрҗимә апага алга таба да кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ире өчен сөекле хатын, туганнары өчен ышанычлы киңәшче, балаларына һәм оныкларына терәк, яраткан бәхетле ана булып озак еллар таза, озын гомер кичерүен теләп калабыз. Төнгүк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *