Диетик, туклыклы һәм холестеринсыз…
ИКЕ Владимирның (Данилец һәм Моисеенко) уңышлы дуэтын күргән балалар да беләләр — кролик ул кыйммәтле тире генә түгел, ә 3-4 килограмм диетик, җиңел үзләштерелүче ит тә. Моның чынлап та шулай булуына без Печменьдә Дмитрий Владимирович Рожковның кролик фермасы белән танышкач янә бер инандык. Ул чиркәүдән ерак түгел урнашкан. Әйтерсең лә, «алтын» гөмбәзләр тырыш хуҗаларның эшчәнлеген кайгы-хәсрәтләрдән саклап, тау башыннан аларны күзәтәләр кебек. Ферма инде алты ел эшли һәм шушы вакыт дәвамында ул шактый катлаулы формалашу һәм үсеш юлы үткән. — Мин







