Обращение ГИБДД в связи с изменением погоды

С учетом неблагоприятных погодных условий ОГИБДД Бардымского района обращается к водителям с просьбой проявлять особое внимание и осторожность на дорогах, особенно при проезде пешеходных переходов и остановок общественного транспорта. Пешеходам необходимо использовать светоотражающие элементы на одежде, передвигаться по тротуарам и переходить проезжую часть только по пешеходным переходам, предварительно убедившись в отсутствии опасности. ГИБДД обращает внимание автолюбителей на то, что в условиях ненастной погоды ухудшается коэффициент сцепления покрышек с проезжей частью. Следует помнить, что низкие сцепные качества проезжей части значительно осложняют

Подробнее

Читне макта, туган җиреңдә яшә

Диляра Хамитовна и Марат Миннеханович Нурсубины

РАЙОНДА ел саен күп балалы гаиләләр саны арта бара, һәм бу, әлбәттә, сөендерә. Аларның берсе Икенче Әрҗәндә яши. Күпләр биредә эш табуы авыр дияр, тик эзләгән кеше һәрвакыт таба. Диләрә Хәмит кызы белән Марат Миннехан улы кемнәндер көтеп ятучылардан яки үз проблемаларында башкаларны гаепләүчеләрдән түгел — алар үз хуҗалыклары белән яшиләр. Диләрә һәм Маратның күп балалы гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Эмилия 5 класста укый, аңа 11 яшь. Бик актив, биергә ярата, күп укый, төрле олимпиадаларда катнаша. Уллары Эмиль

Подробнее

Тырышларның эше уң була

Абузовы

100 БАШТАН күбрәк сарык, 50 умарта бал кортлары, өч сутыйда теплица, карплары белән буа, иркен йорт һәм каралты-кура — болар барысы да II Әрҗәндә яшәүче Рәис Ибрай улы һәм Мәүлидә Хәбибрахман кызы Абузовлар гаиләсенең 15 сутый участогында урнашкан. КФХ хуҗасы сүзләре буенча, алар ел әйләнәсендә табыш алалар. Теплица инде апрельдә үк кыяр уң ышы бирә башлый, аннан — помидор, баклажан һәм борыч. һәр көн түтәлләрдән тоннага якын яшелчә алалар. Җәен һәм көзен гаиләне бал кортлары «туйдыра», кышын — сарыклар, үгезләр

Подробнее

Дуслык күпере

Учащиеся 6-8 классов Бардымской гимназии посетили Уфу

Край башкорт корылтае, Башкортостан республикасы халыклар дуслыгы йорты белән үзара килешү буенча, «Россия Федерациясе башкортлары» максатчан дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, гимназияне» 6-8 класс укучылары Уфага барды. Безне Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү, туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге вәкилләре каршы алды. Шул ук көнне Башкорт корылтае һәм Дуслык йорты вәкилләре белән очрашу оештырылды, алар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм безгә истәлеккә бүләкләр, китаплар тапшырдылар. УФАДАЕЫ өч көнлек программа бик эчтәлекле булды. Р.Гарипов исемендәге 1 санлы республика башкорт гимназия-интернатында булдык.

Подробнее

«Иллюзион» — Бардада

Барда приняла театр-студию «Гистрион» со спектаклем «Иллюзион»

МАРТТА Кама буе лукойлчыларының һәм Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясенең Җиң үнең 70 еллыгына һәм вузның 40 еллыгына багышланган бердәм хәйрия акциясе старт алды. 12 майда Барда сәхнәсе рус совет драматургы Александр Галичның «Матросская тишина» спектакле белән «Гистрион» театр-студиясен кабул иткән иде инде. 13 октябрьдә Бардага инде таныш булган труппа янә килде, бу юлы яшь актерлар бардалыларга Андрей Курейчикның пьесасы буенча «Иллюзион» спектаклен тәкъдим иттеләр, аның режиссеры — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Виктор Ильев. Беренче карашка, тамашачыга алты

Подробнее

Очучы, ветеран, спортчы

Р.Х. Тякин

РАЙОННЫҢ почетлы гражданины һәм мәгариф отличнигы Хәниф абый белән Рәшидә апа Тякиннар гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә: Рәүфә, Рәис, Рәүф, Рөстәм һәм Әлфия. Алар, төрле профессияләр сайлап, тормышның төрле тармакларында хезмәт иттеләр. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, оныклар үстереп Тякиннар династиясен дәвам итәләр. Биш баланың икенчесе булып туган Рәис, башкалардан аермалы буларак, үзенә гаҗәеп һөнәр сайлый. Кече яшеннән башлап тырышып белем ала, үзен физик яктан чыныктыра, очучы булырга хыяллана. Рәис Хәниф улына сентябрь аенда 65 яшь тулды. Аның үткән тормыш юлына

Подробнее

“Чын ир-егет хәрби бурычын үтәргә тиеш!”

Салават Аптыков

ҖИҢү ПАРАДЫ — ул немец илбасарларына каршы көрәштә һәлак булган миллионлаган гражданнарны искә алу һәм безнең белән янәшә яшәгән исән фронтовиклар һәм тыл ветераннарын хө рмәтләү көне. Якташыбыз — Искилдедән 19 яшьлек Салават Аптыковка быелгы Җиңү парадында катнашу һәм Кызыл мәйдан буенча марш белән үтү бәхете елмая, ул узган елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Салаватның язмышы яшьтәшләренең тормышыннан бик нык аерылмый: башлангыч мәктәпне туган авылы Искилдедә тәмамлый, аннан 2 санлы Барда урта мәктәбендә укый. Уку белән беррәттән спорт белән шөгыльләнә

Подробнее

Көндәлек фидакарь хезмәт

Безнең һәрберебез яхшы белә, юл — ул илләр һәм торак пунктлар арасындагы элемтә генә түгел, ул — тормыш һәм тарих. Ә юлчылар өчен — профессия, язмыш, ныклык, үҗәтлек һәм кыюлык таләп итүче көндәлек фидакарь хезмәт. Юлчы — бу исем горур яңгырый, аеруча, кеше үз урынында булганда. Гамил Гайса улы Халитовны районда күпләр беләдер, ә менә аның җитәкчелегендәге Барданың 19 санлы ПМКсының эшчәнлек нәтиҗәләрен безнең һәрберебез көндәлек бәяли, чөнки юлларда йөрибез, урамнардан үтәбез. Г.Г.Халитов хезмәт юлын ПМКда эшче буларак башлый, Мәскәү гидромелиорация

Подробнее

Кешене өмет яшәтә

С.Н. Назин

— ТОРМЫШ — кызык әйбер. Белем аласың, эшлисең, лаеклы ялга чыгар вакыт җиткәнен көтәсең. Ул көн килә, тик, бер эшләп гадәтләнгәч, тукталып калып булмый, һаман эшлисе килеп тора. Соңгы вакытка кадәр гел хезмәттә булуым шул теләкнең бер чагылышыдыр, минемчә… Сәлим Нәҗип улы Назин белән әңгәмәбез аның хезмәткә мөнәсәбәтен күрсәтүче шушы сүзләрдән башланды. Алтмыш биш яшен билгеләүче юбиляр белән сөйләшеп, тормыш юлы борылышларын барладык, тормышка һәм дөньяга карашлары белән кызыксындык. Газета укучыларны Сәлим Нәҗипович белән таныштырып тору кирәкмидер дә шикелле. 1978 елда

Подробнее

«Ешрак очрашырга кирәк»

26 сентября состоялся визит губернатора Пермского края Виктора Басаргина в Бардымский район

ПЕРМЬ крае губернаторы Виктор Басаргин 26 сентябрьдә, шимбә көнне, безнең, районда булды. Ул район активы — Земство Җыелышы депутатлары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Вазыйфаларын башкаручы Сергей Ибраев, район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Балтаева, Земство Җ ыелышы рәисе Хәлил Алапанов катнашты.Виктор Федорович үз визитының максатын райондагы хәлне өйрәнү белән аңлатты. Регион башлыгы чыгышын Корбан бәйрәме белән котлаудан башлады һәм барчасына тынычлык, иминлек теләде. Пермьдә узучы Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы турында сөйләде, безнең крайның милләтара

Подробнее