һәр ел 21 ноябрьдә билгеләп үтелүче Салым органнары хезмәткәрләре көне алдыннан без Пермь крае буенча 8 санлы Федераль салым службасы районара инспекциясендә булдык. Инспекция начальнигы Александр Викторович Наборщиков оешманың эшчәнлеге, агымдагы елның эш йомгаклары турында сөйләде.
— Александр Викторович, служба функцияләре һәм бурычлары турында сөйләгез әле.
— Безнең төп бурыч булып, әлбәттә, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнарын саклауны контрольләү һәм күз әтү тора. Моннан тыш без салым түләүчеләргә салым бурычларын башкару өчен уңайлы шартлар тудырабыз: бирегә килүчеләргә декларация тутырырга ярдәм итәбез, салым исәп-хисапларына, милек салымнарына, бурычларны регулирлауга кагылышлы сораулар буенча консультация бирәбез, шулай ук дәүләт реестрларыннан төрле белешмәләр һәм выпискалар тәкъдим итәбез. Бүген салым түләүчеләр шәхси генә түгел, ә интернет ресурслар аша да мөрәҗәгать итә алалар.
— Ел ахырына якынлаша, 2015 елның 9 аена инспекция эшчәнлегенә йомгак ясап буламы?
— Планнарны үтәүгә килгәндә, шуны билгеләргә кирәк, федераль бюджетка керемнәр буенча план күрсәткечләр 109 процентка үтәлде. Агымдагы елның 9 аенда бюджетка 1 млрд 400 млн сум акча керде. Күчмә һәм камераль тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджетка өстәмә рәвештә 47 млн сумнан күбрәк исәпләнде. Ел башыннан өч — Барда, Оса, Елово районнары буенча салым бурычлары 5 процентка кимеде. Гражданнардан милек салымнарын җыю 70 проценттан күбрәк тәшкил итә. Әмма, кызганычка каршы, барлык өч районда да түләмәүчеләр бар, шул исәптән эре эшмәкәрләр арасында да. Түләмәүчеләр белән төрле хокук методларын кулланып көрәшәбез, кызганычка каршы, соңгы вакытта салым түләүчеләрне банкрот дип тану гамәлгә керде. Салым органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтүче тагын бер күрсәткеч — ул арбитраж суд карарлары. Шулай итеп, быел каралган делоларның 95 проценты инспекция файдасына хәл ителде.
— Якын киләчәктә салым түләүчеләрне нинди яңалыклар көтә?
— 2015 елдан башлап Салым кодексында физик затларның милегенә салым салуга кагылышлы яңа бүлек барлыкка килде, аның нәтиҗ әсендә исәпләүләр үзгәрде. Ул салым күләменә йогынты ясармы-юкмы, моның турында әйтергә элек әле. Барысы да салым түләүчеләрнең милек төренә, бәясенә һәм льготасы булу-булмауга бәйле булачак. Быел салым түләүчеләр инде бер яңалыкны күрделәр — милек салымнарын түләү 1 октябрьгә күчерелде.
— һәр оешманың эшчәнлеге белгечләргә бәйле, коллектив турында сөйләгез әле.
— Бүгенге көндә инспекциядә 62 кеше эшли, аларның 53е — дәүләт служащийлары, калганнары служащийлар һәм хезмәт күрсәтүче персонал. Нигездә, бездә стажлы белгечләр эшли, коллективның уртача яше — 37, инспекциядә эш стажы уртача — 12 ел. Шунысын да билгеләми мөмкин түгел, барлык хезмәткәрләр үз өлкәләрендә профессионаллар булып торалар. Зур стажлы белгечләр арасында Розалия Раиф кызы Әшированы һәм Рәсилә Нәҗмулла кызы Лачинованы билгеләп үтәсем килә. Алар — җаваплы, грамоталы. Икесе дә инспекция оешканнан башлап эшлиләр. Ә яшь белгечләр арасында камераль тикшерүләр бүлегенең
2 разрядлы өлкән белгече Гөлназ Исрафил кызы Миндиярова һәм хокук бүлегенең 1 разрядлы белгече Алина Камил кызы Шакирова вазыйфаларын яхшы башкаралар.
— Профессиональ бәйрәм алдыннан коллегаларыгызга теләкләрегез?
— Егерме биш ел вакыт эчендә дөньякүләм салым практикасының барлык таләпләренә һәм стандартларына җавап бирүче служба формалашты. Бәйрәм белән котлап, салым службасының башлангычында торучы хезмәткәрләргә аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Барлык коллегаларга чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА
Ибраһим Тимганов фотосы.
Казнаны тулыландырып
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").