Үсентеләрдән — кош-кортка кадәр

20 МАЙДА округ үзәгенеӊ базар мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Пермь hәм Пермь районы, Оханск, Оса, Кунгур, Чернушка hәм Барда округларыннан иллеләп авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Шулай ук Түбән Кама, Екатеринбург hәм Иваново вәкилләре дә үз товарларын алып килгәннәр иде. Сәүдә бик кызу барды, җиләкҗимеш hәм декоратив культуралар, чәчәкләр, яшелчәләр hәм бакча җиләге үсентеләренеӊ, гладиолус hәм георгин бүлбеләренеӊ төрлелеге сөендерде. Шулай ук бакча инвентаре, орлыклар, агу химикатлары hәм ашламаларныӊ зур ассортименты тәкъдим ителгән иде, авыл

Подробнее

Имамнарыбыз медальләр белән бүләкләнде

20-22 майда “Пермь ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә “Мөселман дөньясы-2021“ унынчы төбәкара форумы узды. Анда, гадәттәгечә, Рәсәй Баш мөфтие, Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов, Рәсәй мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте составында Пермь крае Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Әбләев hәм башка сәяси, җәмәгать hәм дин эшлеклеләре катнашты. Чара рәсми затларныӊ сәламләү сүзләреннән башланды. Шәех-әлИслам Тәлгать Таҗетдин үз чыгышында болай диде: “Без күп еллар инде биредә, изге Пермь

Подробнее

Хезмәттәшлекне ныгытып

14 МАЙДА Бардада эш сәфәре белән Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин hәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миӊнеханов булып киттеләр, алар белән бергә шулай ук край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев hәм конгресс Башкарма комитеты рәисенеӊ урынбасары Марс Тукаев, Татарстанныӊ Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов, башка рәсми затлар килгән иде. Кунаклар иӊ элек Габдулла Тукай паркында булдылар. Аларны чәкчәк белән каршыладылар, сәламләүләр яӊгырады. Биредә бардалылар күп кенә җыелган

Подробнее

Сезнеӊ белән горурланабыз!

Бөек Ватан сугышы ветераннары олы хөрмәтебезгә лаек. Җиӊү бәйрәме алдыннан округ җитәкчелеге инде традицион рәвештә hәр ветеранны өенә барып котлады. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, Дума рәисе И.Р. Вахитов, Барда муниципаль округы администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, район ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, авылларда территориаль бүлек начальниклары: I Бардабашта Р.Ә. Исмакаев, Сарашта Р.Ш. Тимганов, Әрәмәавылда М.И. Галина, Әрҗәндә Р.Х. Мөрсәлимов, Искилдедә Л.М. Жуйкова hәм ветераннар оешмалары

Подробнее

Саваплы hәм күркәм гамәл

Изге рамазан ае тәмамланып, шәгъбан аеныӊ беренче көненә кергән мәлдә, ягъни 13 майда Барда Җәмигъ мәчетендә олы бәйрәм – Ураза гаете үткәрелде. Чарада Барда муниципаль округы җитәкчелегеннән кала Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев hәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Марс Рәфхәт улы Тукаев та катнашты. Мөселманнарныӊ иӊ изге ае – рамазан сизелмичә узып та китте. Үзләрен хак мөселман санаучылар бу көннәрдә уразалар тотып, тыелган гамәлләрдән тыелып, саваплы hәм күркәм эшләр башкарып яшәделәр. Соӊгы елларда халыкныӊ ислам диненә карашы, атабабаларыбызныӊ йола

Подробнее

Тәвәккәл, ярдәмчел hәм кыю

ФАРЕНГЕЙТ буенча 1200 градус яки Цельсий буенча 700 градус – янган йортныӊ температурасы якынча шул күрсәткечләргә җитә. Мондый көчле утка кем керергә батырчылык итә? Бары тик янгын сүндерүчеләр кебек тәвәккәл, ярдәмчел hәм кыю кешеләр генә. Шуларныӊ берсе – Вадим Хәлим улы Зиятов. Ул Суксун районыныӊ Таулы авылында туып-үсә. Җирле сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соӊ Суксун училищесында тракторчы-шоферга укый. Аннары барлык яшь егетләр кебек үк армияне үтә, Эстония hәм Венгриядә инженер гаскәрләренеӊ сапер ротасында хезмәт итә. — Беренче тапкыр янгын сүндерүчеләрнеӊ күнегүләрен

Подробнее

Горурлык хисе тоеп

Күптән түгел газета редакциясенә Барда үзәк больницасыныӊ ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерүебезне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бу бүлектә чыннан да үз hөнәрләренә бирелгән затлар эшли. Шлик Баш авылында Үзәк урамныӊ 49 йортында яшәүче Хәбирә апа Надырова ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләр турында җылы фикерен белдерде: “Кайчан чакырсаӊ да, көн-төн димичә, җил-давылга карамыйча шундук ярдәмгә ашыгалар. Бардадан Шлик Башка бик тиз килеп җитәләр, ә бит ара якын түгел. Хезмәтләрен белеп, намус белән башкаралар, аларныӊ үзләренә дә ныклы сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уӊышлар, изге

Подробнее

Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан котлавы

tukay

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән

Подробнее

Бу — чын сәнгать үрнәге!

Апрельнеӊ дүртесеннән җидесенә кадәр Урал төбәгендә Татарстан Республикасыныӊ Дәүләт җыр hәм бию ансамбле “Зур гастрольләре” булды: Лысьвада, Свердловск өлкәсе Михайловск шәhәрендә, Пермь краенда ике концерт планлаштырылган иде, берсе Пермьнеӊ үзендә, икенчесе Бардада. Концертлар РФ Мәдәният министрлыгыныӊ Бөтенрәсәй гастрольконцерт планы белән килешеп оештырылды. “Зур гастрольләр” масштаблы программасына 2020 елдан “Без – Россия” федераль проекты кертелгән, аныӊ кысаларында ансамбль “Мирас” концерт программасын тәкъдим итте. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән бу ансамбль инде 80 елдан артык татар халкыныӊ музыка hәм бию культурасын, кулланма

Подробнее

Кояш улы, кырлар малае

Күпкырлы талантлы шәхес, танылган якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ тууына 75 ел тулу уӊаеннан оештырылган VIII край “Ягъфәров укулары” тәмамланды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае губернаторы администрациясе, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” региональ җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге” җәмәгать оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Фестиваль-бәйгедә җиӊүчеләр 10 апрельдә Барда мәдәният hәм ял үзәге сәхнәсендә бүләкләнде, гала-концертта чыгыш ясады. Чараларда Татарстан Республикасы вәкилләре дә катнашты. Быелгы “Ягъфәров укулары” Пермь крае

Подробнее