Зур гаилә турында хыялландым

Карманда күп балалы искиткеч Дускаевлар гаиләсе яши. Алар белән аралашкан вакытта мин Салават Мәхмүт улы hәм Зилә Идик кызыныӊ чын хезмәт сөючәнлек, мөстәкыйльлек hәм бердәмлек үрнәге булуын аӊладым. Хатыны турында гаилә башлыгы гади генә: “Ул — йортыбызныӊ үзәге“, — ди.

— Мин Чернушкада милициядә эшләдем. Егерме ел дәвамында – я юлда, я сменада, өйгә йокларга гына кайта идем, ә Яӊа ел бәйрәмнәрендә бөтенләй эштә “яшәдем“, — дип башлады әӊгәмәне Салават Мәхмүт улы. – Көнкүреш мәсьәләләре, әлбәттә, hәрвакыт Зилә өстендә булды. Балаларыбыз инде үзләре дә әти-әни булуга карамастан, хәзер дә әниләрен каршылыксыз тыӊлыйлар.

Без җиде бала үстек, шуӊа күрә мин дә зур гаилә турында хыялландым.

Хыялым тормышка ашкан өчен язмышка рәхмәтлемен. Балалар – Ходай бүләге.

Утыз тугыз яшендә гаилә башлыгы лаеклы ялга чыга hәм тормыш иптәше ярдәме белән дин юлына басып, Пермь hәм Казан мәдрәсәләренә укырга керә. Тиздән карманлылар аны имам итеп сайлыйлар, бүген дә ул шушы вазыйфаны башкара. “Безгә карап, улларыбыз да намаз укыйлар, Рамазан аенда мөмкин булган кадәр ураза тоталар, хәләл ризыклар ашыйлар. Йортыбызда алкоголь эчүгә яки тәмәке тартуга урын юк, беренче чиратта, бу бездән, ата-аналардан тора, без – балалар өчен үрнәк. Гомумән алганда, дин яхшылыкка юл күрсәтә, — дип сүзгә кушыла Зилә апа. – Улларыма hәм кызларыма hәрчак: “Нинди генә hөнәр үзләштерсәгез дә, нинди генә вазыйфа биләсәгез дә, hәрвакыт кешеләр булып калыгыз.

hичшиксез, гаилә корыгыз, бер тапкыр hәм мәӊгегә“, — дим“.

Дускаевларны Салават Мәхмүт улыныӊ апасы Римма таныштыра, алар Зилә Идик кызы белән бергә Казан дәүләт университетында укыйлар. 1991 елда Яшьләр көнендә егет белән кыз кавыша, ә инде 30 ноябрьдә мөнәсәбәтләрен теркиләр. Утыз ел гомер иткән гаиләдә алты бала: Рифат, Сөмбел, Фаягөл, Азамат, Зөлфәт hәм Максат туа.

— Балаларыбыз төрлесе төрле. Иӊ олысы Рифатка – 29 яшь. Ул тыныч, шат күӊелле кеше. Аӊа карасаӊ, бөтен дулкынланулар, борчылулар бетеп китә. Рифат гаиләсендә ике бала үсә, ул – коткаручы, янгын сүндерүче булып эшли. Сөмбел абыйсыннан бер яшькә кечерәк.

Дүрт баласы бар, иӊ бәләкәчләре Исламга дүрт ай. Ире Самат белән Төнгүктә яшиләр. Фаягөл кечкенәдән ярдәмчел, күпкырлы шәхес булып үсте. Кызлары hәм ире Руслан белән Бөреҗледә төпләнделәр. Кечерәк өч балабыз әле безнеӊ белән.

Азамат быел Төнгүк мәктәбенеӊ 11 классын тәмамлады hәм Алабуга мәдәният hәм сәнгать көллиятенеӊ “Инструменталь башкару“ факультетына “баян“ классы буенча укырга керде. Ул артистларча бик оста, хәрәкәтчән.

Зөлфидә Әхәт кызы Нуриеваныӊ “Нурлы“ бию коллективында биеде, округта танылган баянчы Фаиз Хәмит улы Максеевтан баянда уйнарга өйрәнде. Зөлфәткә 15 яшь, тугызынчы класска бара. Ул – безнеӊ механик, тимер hәм механизмнар белән мавыга, тормышын машиналар белән бәйләргә, автомеханикка укырга планлаштыра.

Бишенче класс укучысы Максат та музыкаль шәхес: бии hәм баянда уйный, — дип балаларын тасвирладылар Дускаевлар.

Зилә Идик кызы сүзләренчә, ул Башкортостанда дөньяга килә, балачагы — Үзбәкстанда, ә мәктәп еллары Сарашта үтә. “Мәктәптә яхшы укыдым, укытучыларыбыз бик әйбәт иде, гуманитар фәннәрне яраттым. Әдәбиятка мәхәббәтне татар теле hәм әдәбияты укытучысы hәнүзә Вәли кызы Хәлилова тәрбияләде. Шулай ук тарих hәм җәмгыять белемен дә ошаттым, алардан Ихсан Шакир улы Урстемиров керә иде. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетыныӊ “Татар теле, әдәбияты, тарих hәм көнчыгыш телләре“ факультетына укырга кердем, гарәп язуын үзләштердем, соӊрак аны иремә дә өйрәттем. Әти-әнием диплом белән кайтып, мәктәптә укытучы булыр, дип хыяллансалар да, язмыш башкача хәл итте, өченче курстан соӊ гаилә тормышына чумдым: кияүгә чыгу, көнкүреш, балалар… Бернәрсә турында да үкенмим, балаларга тәрбия бирдем, “Таӊ“, “Нурлы Барда“ газеталарына мәкаләләр язам, ә узган елда авыл тарихына багышланган “Мәӊге яшә, Карманым“ китабын чыгардым. Моннан тыш, мин актив җәмәгатьче, инициатив төркем составында авылыбызда Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булучыларга hәйкәл яӊартылсын өчен күп көч куйдым, хәзер биредә фронттан җиӊү белән кайтучыларныӊ да фамилияләре язылган. Буш вакытта яӊалыклар карыйм, түгәрәк паласлар hәм оекбашлар бәйлим, китаплар hәм газеталар укыйм“.

Дускаевлар бәйрәмнәрдә бергә җыелулары, бер-берсенә ярдәм итүләре турында әле бик озак сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Алар 1995 елдан бирле күп балалы әти-әни hәм балаларыннан башка тормышларын күз алдына да китермиләр.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *