hаман юлда, hаман иҗаттамын

Барда ягы талантлы шәхесләргә бай төбәк, аларныӊ берсе – Нәсүр Әндәрҗан улы Юрушбаев 20 августта, ягъни бүген үзенеӊ түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Кинорежиссер, продюсер, сценарийлар язучы, җәмәгать эшлеклесе hәм журналист якташыбыз Гәйнә төбәген яӊа эшләре белән данлый. Моннан тыш Рәсәй Язучылар hәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортостан кинематографистлар берлеге әгъзасы исемнәренә ия зат.

Язмам героеныӊ язмышы искитмәле, нинди генә hөнәрләр үзләштерми ул, нинди генә илләр гизми.

Гизү генә түгел, 1988 – 2018 елларда Германия дәүләтендә яши, төрле урыннарда, шул исәптән Саксония телевидениесендә оператор hәм журналист булып эшли. Биредә туплаган бай тәҗрибә киләчәгендә бик тә ярап куя. Аны hәркайда таныйлар hәм беләләр. Тик кайда гына булмасын, hәрчак туган ягы Барданы сагына, күӊеле туганнары, якыннары белән очрашу көтә. hәр кайтуында диярлек ул кайчандыр үзе эшләп киткән “Таӊ” редакциясенә керә, газета эшчәнлеге белән кызыксына, хезмәткәрләрнеӊ хәлен белешә.

Н.Ә. Юрушбаев моннан 60 ел элек Бакчавылда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Аӊа өч яшь чагында Юрушбаевлар гаиләсе район үзәгенә күченә. Бала чагыннан ук кызыксынучан була, рәсем ясый, техника белән мавыга. Барда урта мәктәбенеӊ татар классын тәмамлаганнан соӊ укуын Оса зооветеринария техникумында дәвам итә, бу адымыныӊ сәбәбен хайваннар дөньясына гашыйк булуы белән бәйли ул.

Әлеге уку йортын “5”леләргә генә тәмамлый. Ерак Көнчыгышта армия хезмәтен узгач, “Таӊ” редакциясендә эшләп ала hәм Казан дәүләт университетыныӊ журналистика факультетына укырга керә.

— Ни өчен бу hөнәрне сайладыммы? Мин дөреслек яклы. Чынбарлыкны чагылдыру теләге мине журналист итте, — ди ул үзе.

Нәсүр абый фамилиясен “Йөрешбаев” дип тә яза, бу аныӊ холык-фигыленә күбрәк туры киләдер. Гел юлда ул, нидер эзли, казына, яӊа урыннар, кешеләр белән таныша, шул ук вакытта төрле мәгълүмат, тарихи материал туплый, күӊеленә ошаганын язып яки фильм итеп халыкка җиткерә. Аныӊ эшчәнлеге беркемне дә кабатламый, үзенә аерым юл салып бара бу тынгысыз җан. Иӊ беренче “Трасса” дип аталган документаль фильм төшерә, “Сена өстендә курай моӊы”, “Әтиемнеӊ тавышы”, “Ике тоткын: Җәвит hәм Вальтер” фильмнары авторны чит илдә hәм Рәсәйдә таныта. Алар “Алтын мөнбәр”, “Акбүзат” халыкара h.б.

фестивальләрдә, чит ил бәйгеләрендә катнаша.

Нигез йорт” кыска метражлы нәфис фильмы Төркиядә (Аланье) узган “Без бергә 2018” халыкара кинофестивалендә “Иӊ яхшы актер” номинациясендә I урын яулый. Гомумән алганда, Нәсүр абый 3 китап авторы, 22 документаль фильм, 9 сценарий, 5 кинога көй язган, җырлар иҗат итә.

Җәмәгать эше белән шөгыльләнә: I hәм II Бөтендөнья сугышларында hәлак булган милләттәшләребезнеӊ каберләрен, тавышлары язылган 43 пластинка таба, башкорт яугирләренә hәйкәлләр төзә, башкорт кавалерия дивизиясе командиры генерал Шәйморатовныӊ сатлыкҗан булмавын исбат итә. Эзтабар буларак, халкыбызныӊ дөньяга сибелгән хәзинәләрен барлый: 400 ел буена табылмаган беренче татар басма китабын эзләп табып, аныӊ репринтын Татарстан Президенты М.Ш.

Шәймиевка бүләк итә.

Иҗат эшендә кайнап яшәгән Нәсүр абый быел яӊа фильм төшерде. Бу хакта үзебезнеӊ “Таӊ” газетасында хәбәр булды, Татарстанда нәшер ителүче басмаларда, шул исәптән “Гаилә hәм мәктәп” журналыныӊ җиденче санында язылды hәм “Болгар” радиосы аша да мәгълүмат яӊгырады.

— Әйе, Казанныӊ 180нче күппрофильле полилингваль гимназиясе директоры Илдар Сәяхов белән бергә сценарий язып “Авторучка” тулы метражлы татарча кинофильмын иҗат иттек. Аныӊ аша хәзерге балаларга үзебезнеӊ балачакны күрсәттем. Фильмныӊ тәрбияви роле зур булачак. Коръәндә дә бит “Кеше әйберенә тимә”, дип әйтелә.

Бу проектныӊ уникальлеге шунда: балалар беренче тапкыр үзләре кино төшерүдә катнашты. “Авторучка”ны Кырымда яшәүчеләр карады, тиздән Казанда “Балаларга тәрбия бирүдә кинопедагогиканыӊ роле” дигән темага узачак форумда мәгариф хезмәткәрләренә тәкъдим ителәчәк. Бу иҗат эше Татарстанда билгеләнүче Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елында дөнья күрде, бусы да игътибарга лаек, диде Нәсүр Әндәрҗан улы юбилее уӊаеннан биргән әӊгәмәсендә.

— Нәсүр абый, сез әле герой шагыйрь Муса Җәлил турында да тарихи кино төшерергә әзерләнә идегез, каян барысына да өлгерәсез? — Әйе, ул сценарий өстендә 10 ел эшләдем, аны 7 тарихчы тикшерде, аларныӊ рецензияләрендә “бик яхшы” бәясе куелган. “Җитмеш җиде адым” дип исемләнгән бу киноны төшерү буенча “Мосфильм” киноконцерны белән сөйләшүләр алып барыла. Алла бирсә киләсе елга эшне башларга исәплибез. 2024 елныӊ 25 августында җәлилчеләр вафатына 80 ел тула, киноны шул датага өлгертергә планлаштырабыз.

— Ә ни өчен “Җитмеш җиде адым”? — Җәлилчеләрне җәзалаган урында булып адымнарны санап бардым, аларга азатлыкка нәкъ 77 адым калган була.

— Юбилеегызны нинди кәеф белән каршы аласыз? — Кәефләр шәп. Хәзер мин Кара диӊгез буенда ял итәм, диӊгез суында коенам. Яӊа планнар белән янам, Барда турында тарихи фильм төшерәсем килә. Бардадан укчылар төркеме оештыру турында уйлыйм, сүз җәядән ук белән ату турында бара. Быелгы юбилей елында минем “Кеше” дип аталган татар, рус hәм немец телләрендәге хикәяләр җыентыгы, китапларым басылачак.

Кыскасы, үтәргә теләгән юлларымныӊ очы-кырые күренми, хыялларым бихисап. Иӊ мөhиме – сәламәт булыйк! — ди юбиляр.

Әнә шулай иҗат белән ялны аралаштырып, җәйге матур көннәрнеӊ ямен татып яши Нәсүр абый. Танылган якташыбызны ихлас котлап, иҗат уӊышлары, имин тормыш телибез. Хыялыгызда булган уйларыгыз чынга ашсын, сездән яӊа фильмнар, яӊа иҗат әсәрләре көтеп калабыз! Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото Н. Юрушбаевныӊ гаилә архивыннан алынды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *