Әниле-кызлы, диярсеӊ…

Казан дәүләт университеты студенты булу бәхетенә ирешеп, укый башлагач та, укытучыларыбыз, кайлардан килдегез дип, танышып чыктылар. Без төркемдә унбиш кыз идек.

hәркем үз туган ягын атады. Барысы да Татарстан кызлары. Ә без Әлфизә белән — Пермь өлкәсе, Барда районыннан. Кайсы укытучы икәнен хәзер хәтерләмим, өлкән яшьтәге ягымлы абый иде, безнеӊ кайдан килгәнне ишеткәч: “Без Пермь кызларын бик хөрмәт итәбез, яратабыз“, — диде. Беләсезме ни өчен икәнен дип, болай сөйләп китте: “Пермь — Хәсән Туфанныӊ хатыны Луиза Сәлиәскәрованыӊ туган ягы ул, шагыйрь “халык дошманы“ дип кулга алынып, төрмәгә утыртылгач, шул мәрхәмәтле Луиза ханым башта булган акчасына ризык, кирәк-ярак алып, иренә илткән, акчасы беткәч, киемнәрен саткан, бернәрсәсе дә калмагач, иренә ризык юнәтү өчен канын тапшыра башлаган…“ Бу юлларны язганда минем тәннәрем чемерди, күзләмерә яшь тула — шулкадәр тугры хатын, үзеӊне аямаучы рәхимле кеше булырга кирәк бит! Бүгенге язмамныӊ герое да искиткеч тугрылыклы, мәрхәмәтле, игелекле ханым.

hәр кешенеӊ гомере үзенчә үтә, башкаларны кабатламый. Олыгайган көннәрендә күпләр якыннарыныӊ кайгыртуына өметләнеп яши. Кызганыч, тик арабызда башка кеше ярдәменә мохтаҗ булучылар да очрый. Өлкәннәрне тәрбияләү соӊгы елларда хөкүмәтнеӊ даими контролендәге мәсьәләләрнеӊ берсе булып кала.

Бу эштә “Олы яшьтәге кеше hәм инвалид өчен гаилә” стационарны алмаштыручы алым иӊ уӊышлы мисалларныӊ берсе булып тора. Бу технология кешене гадәти йорт шартларында озак вакыт яшәтүгә юнәлдерелгән. Әлеге хезмәт якын туганнары булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә яки инвалидларга күрсәтелә. Ярдәмче булып балигъ яшендәге эшкә яраклы якын туганы булмаган hәр гражданин теркәлә ала, шул ук вакытта кешенеӊ әхлакый hәм шәхси сыйфатлары, сәбәбе дә исәпкә алына.

Өлкән яшьтәге кешене караучыга 5000 сум түләм билгеләнә. Социаль участковыйлар hәм халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре олы яшьтәге гражданнарныӊ яшәү hәм каралу шартларын контрольдә тоталар. Бүгенге көнгә Барда муниципаль округы территориясендә әнә шундый гаиләдә 74 кеше исәпләнә.

Бу язмабызда сезне Үдик авылыннан бер гаилә белән таныштырабыз. Хәмидә Халәмдар кызы Мәсәгутова 1927 елныӊ 15 июлендә дөньяга килә, хәзер ул шактый өлкән яшьтә аӊа 94 яшь. 2012 елдан әбине Мөнәфирә Шәфикъ кызы Хәсәнова тәрбияли.

— Минем өчен Хәмидә апа бер дә ят кеше түгел. Без аныӊ белән 1972 елдан бирле танышлар, тиздән 50 ел тула, — дип сүзен башлады Мөнәфирә апа. Үзем Федоркидан, 1971 елда Үдик урта мәктәбенеӊ тугызынчы классына укырга килдем. Интернатта яшибез. Бервакыт дежур көнемдә су түгәргә дип урамга чыктым. Ишек төбендә озын буйлы бер егет басып тора иде. Сөйләшеп киттек, таныштык.

Егет Рамазан исемле иде. Шул кичтән дуслыгыбыз башланды да. Тагын бер елдан Рамазан армиягә китте. Китәсе көнендә саубуллашырга дип мәктәпкә кергән. Ә минем дәресләр, укытучылардан рөхсәт сорап, инде китим дисәм, киемнәрем биктә калган. Шунда бер куртка эләктереп алдым да авыл ашханәсе янында егетемне армия сафларына озатып калдым. Бу вакытта мине егетемнеӊ әнисе Хәмидә апа күреп калган. Күп тә үтми ул мәктәп дирекциясенә килеп, мине үзләренә яшәргә алырга теләге булуын әйткән.

Каршы килмәдем, дус кызым белән Хәмидә апаларда тора башладык. Беренче көннән үк берберебезне хөрмәт итеп, аӊлашып яшәдек. Егетем белән хатлар алыштык.

Ниhаять, дустым хезмәт срогын тәмамлап кайтты, ул чагында мин Пермьдә эшли идем инде.

Җәй hәм көз айларында 18 километр араны велосипедта узып безнеӊ авылга яныма килә иде.

1975 елныӊ апрель төнендә Рамазан дус егетенеӊ мотоциклына утырып күрше авылга баралар, фаралары төзек булмый.

Каршыларында юлда зур транспорт – йөк машинасы тора, аныӊ да фаралары янмый. Егетләр караӊгыда зур тизлектә машинага килеп бәреләләр hәм икесе дә вафат булалар. Руль артында булган дусты шундук үлә, ә Рамазан юл читенә очып барып төшеп больницада җан бирә… Ул әти-әнисенеӊ бердәнбер баласы иде, аныӊ аянычлы үлеме барыбыз өчен дә зур югалту булды.

Авыр вакытында Хәмидә апаны ташламадым, гел янына килеп хәлен белеп тордым.

Соӊыннан кияүгә чыккач та, аралашуыбыз дәвам итте. Мин гаиләм белән Оса шәhәрендә төпләндем, 3 балам туды. Җәйләрен, кайчан вакытым була – Хәмидә апа янына ашыктым.

Эшләрендә ярдәм иттем, печән вакытларында чалгы белән печән чабып, шуны тырнавыч белән җыеп кышка урнаштыра идек. Бәрәӊге утыртумы, җыюмы, бер эштән дә читләшмәдем. Хәмидә апа да мине үз кызыдай бик якын күрде, килүемне тәмле мич ашлары: итле бәлешләр, шәӊгә hәм башкаларны пешереп көтеп торды. Үзе дә күчтәнәчләрен: итен, сөтен, каймагын, маен, эремчеген h.б. төяп килеп җитә иде. Балаларымны җәйге каникулларда үзенә дәште, картәниләре кебек булды. Минем алда аныӊ хезмәте зур иде.

Гомер буе шулай дус булдык без.

Тик, ни аяныч, яшьтән генә ирем үлеп китте. Балаларым 11, 14 hәм 17 яшьләрдә иде, аларны берүзем күтәрдем. Хәмидә апа бу вакытта да таянычым булды. Укыттым, тырыштым, 24 ел балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә хуҗалык эшләрен алып баручы, аннан кибеттә сатучы булып эшләдем. Хәзер исә мин лаеклы ялда, Пермь крае ветераны, дип сөйли ул ике арадагы мөнәсәбәтләр турында.

Исебез китеп Мөнәфирә апаны тыӊлап утырабыз. Дөньяда төрлесе турында ишеткән бар, кайсы әти кеше улын аӊлап бетми, әниләр кызларын, килен белән каенана арасына кагылу турында уйда да юк. Ә монда бер-берсенә бөтенләй ят булырга тиешле кешеләр ничек яшиләр! Шундый мисал тагын кайда да булса бар микән ул? — Әйе, була алмаган килен, була алмаган каенана инде без. Тик араларыбыз бик якын.

— Үз әниегез булгандыр бит? – дип кызыксынам.

— Әнием бар иде, билгеле, хәзер мәрхүмә инде. Тик ул кырысрак холыклы иде. Мин шул җылылыкны Хәмидә апада тапканмындыр инде. Ул әйбәт, ягымлы булды. Бервакыт ире алдында: “Мин Мөнәфирәгә ышанам, аннан аерылмыйм”, дип тә әйтте. Шул сүзләре дә йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Тормыш иптәше үлгәч, 3 ел Хәмидә апаны кышларын үзем янымда шәhәр фатирында тәрбияләдем.

Хәзер без 9 ел бер түбә астында яшибез инде, Хәмидә апаныӊ йортында торабыз. Ул үзе шулай теләде. Аныӊ 90 яшен билгеләп үттек, туганы Мөнибә апаны ашка дәштем. Авыл өлкәннәре арасында: “Картайгач, мине дә карарсыӊ әле”, диючеләр бар үземә. Инде балаларым үсеп таралды, фатирны саттык. Хәзер 7 оныгым бар инде, иӊ зурсына 21, кечкенәсенә 2 яшь. Ике кызым Пермь, Тольятти, улым Оса шәhәрләрендә яшиләр. Бу ирем белән йортны капиталь ремонтладык, уӊайлыклар тудырдык, — ди Мөнәфирә апа.

Әӊгәмәбезгә Хәмидә Халәмдәр кызы үзе дә кушыла, ул барысын да белә, фикер сөреше яхшы. Тыл hәм хезмәт ветераныныӊ аяклары гына авыртыбрак тора икән, шулай да ул тормышыннан канәгать.

— Бик әйбәт яшибез. Мөнәфирә мине яхшы карый, шуӊа да яшем 95кә таба китте инде.

Мин аны яратам. Өс-башым чиста, мунча керәбез, тәмле ризыкларыбыз күп. Әйдәгез бергәләшеп чәй эчәбез, — ди безгә әбиебез елмаеп.

Менә шундый гаиләдә булдык без. “Үз яхшылыгыӊ үзеӊә кайтыр” дигән халык мәкаленеӊ чираттагы тапкыр тормышка ашуын күреп бик сөендек. Куанычлы картлык кичерүче Хәмидә әбигә, аӊа яхшы тәрбия күрсәткән Мөнәвәрә апага карап сокландык, хәтта күзләребезгә яшьләр килде. Чын мәгънәсендә искиткеч гаилә! Кем дә булса үзенә ярдәмче кирәген тойса, яки олы яшьтәге кешене тәрбиягә алырга теләсә, Барда авылы, Куйбышев урамы, 17а адресы буенча 13 кабинетка яки (34292) 2-01-06 телефоны буенча халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *