“Ана йөрәге чиксез“, диләр. Күчтәнти авылында яшәүче күп балалы Хәсәновлар гаиләсенә карап, бу әйтемнеӊ чынлыгына ышанасыӊ.
Фаил Муллаәхмәт улы hәм Гәүhәрия Хәмит кызы мәхәббәт hәм кайгырту белән 22 бала үстерәләр, шуларныӊ 17се – тәрбиягә алынган балалар.
Мәкаләм геройлары җәмәгать транспортында танышалар. Гәүhәрия апа ул вакытта Осада ветеринария табибы, ә Фаил абый Верещагинода авыл хуҗалыгы технигы-механигы белгечлегенә укый. Юл аларны кавыштыра, шул чактан бирле 39 ел дәвамында тормыш буенча кулга-кул тотынып атлыйлар. Бу еллар эчендә гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Бүген аларныӊ күбесе инде үзләре әти-әниләр hәм күп балалы гаиләнеӊ нинди бәхет hәм, бер үк вакытта, зур җаваплылык икәнлеген үз тәҗрибәләрендә аӊлыйлар.
Иӊ олылары, Люция, язмышын сабыйлар белән бәйли – ул балалар бакчасында тәрбияче, Бардада яши; уллары Фидаил hәм Фәндүс – нефтьчеләр, Гөлнәзирә — фельдшер, ә иӊ кечкенәләре Милия әле кем булырга белми, ул алтынчы класста укый.
— Күргәнегезчә, гаиләбез зур.
Кайчан да булса чит балалар өчен әни булырмын дип уйламаган да идем. Тик язмыш башкача хәл итте.
Көтмәгәндә апам вафат булды, hәм без аныӊ биш баласын үз гаиләбезгә алдык, иӊ кечкенәләренә ул вакытта биш яшь иде. Аллага шөкер, үземнекеләр дә, апамныӊ балалары да үсеп җиттеләр. Ирем белән барысын да укытып, аякка бастырдык, зур тормышка озаттык, — дип сөйли Гәүhәрия Хәмит кызы.
Өйдә балалар гөрләве hәм көлүләр бераз басылгач, Хәсәновлар башка балаларныӊ да йөрәкләрен җылытып, аларга наз hәм игътибар бүләк итә алачакларын аӊлыйлар. Вакыт уза – гаилә тәрбиягә малайлар hәм кызлар ала, берәүләре үсеп, үз тормышларын көтәргә чыгып китә, алар урынына икенчеләре килә. “Бүген Милиядән тыш гаиләдә тагын биш бала бар. Берсе мәктәпкәчә яшьтәге, калганнары белем бирү учреждениеләрендә укый.
Малайлар hәм кызлар үзара бик тату, бергәләп уйныйлар, хуҗалык эшләрендә булышалар, дәресләр әзерлиләр. Гаиләбездә беркемне дә “үз“ hәм “чит“кә бүлүче юк – бу кагыйдә, без барыбыз да бер гаилә“, — ди ул.
Хәсәновлар фикеренчә, балага тәрбия бирү — авыр бурыч, бигрәк тә аныӊ нәсел-нәсәбен белмәсәӊ.
hәр балага шәхси якын килә белергә кирәк, аларны чагыштырып булмый, барысы да төрле. “Начар балалар юк, алар бу дөньяга чиста хәлдә килә, ә нинди булып үсүләре өлкәннәрдән тора. Әти-әни hәр нәрсәдә үрнәк булырга тиеш, шуӊа күрә нәрсә hәм ничек сөйләвеӊне, ничек фикер йөртүеӊне, эшләвеӊне күзәтеп торырга кирәк. Балалар бөтен нәрсәне үзләренә сеӊдерәләр, — дип сүзгә кушыла Фаил Муллаәхмәт улы. – Гаиләбездә әти-әниләре исән булган балалар бар. Гаҗәпләнерлек hәм күӊелсез хәл – балалар йортларында әти-әниләре исән булган малайлар hәм кызлар күп. Балаӊныӊ ашау-ашамавын белмичә ничек яшәп була? Ул киенгәнме? Сагынамы? Кемдер шулай да булдыра ала, күрәсеӊ битараф булган әти-әниләр бар“.
Хәсәновларга килеп, балалар үзгәрә, әлбәттә, бу тиз арада гына булмый. Гаиләнеӊ яӊа әгъзалары беренче вакытта хәзер инде барысы да башкача булуына, аларны кыерсытмаячакларына hәм бу яхшы тормыш юкка чыкмаячагына ышанмыйлар. Әкренләп бала “эри“, күзләрендә курку югала. Берәүләргә үзгәрешләрне аӊлау өчен берничә атна җитә, ә икенчеләргә бер ел hәм аннан да күбрәк вакыт кирәк була. “Гаилә — ул нигез. Кешенеӊ ничә яшьтә булуы мөhим түгел, hәркемгә гаилә, әти-әни, таяныч кирәк. Без кулдан килгәннеӊ барысын да эшләргә тырышабыз, игелеккә, үзара ярдәмләшүгә өйрәтәбез. Шулай ук көнкүрешне ничек алып барырга кирәклеген аӊлатабыз, бергәләп өй эшләрен башкарабыз.
Балаларыбыз мактаганны бик яраталар, нинди дә булса бурыч үтәгәч, “молодец“ дип кочаклап алганны яки башыннан сыйпаганны көтәләр“, — дип уртаклаша Гәүhәрия апа.
Хәсәновлар край конкурсларында катнашырга да вакыт таба. 20042019 елларда алар еш кына призлы урыннар яулыйлар, Кама буе гаиләләре арасында иӊ яхшылар исеменә лаек булалар. Хәсәновлар сүзләренчә, алар конкурсларга мөстәкыйль рәвештә әзерләнгәннәр, үз программаларына театр, бию hәм вокал номерларын керткәннәр. Әти-әни сәләтле, иҗади балаларыныӊ тормышы кызыклы hәм бай булсын өчен тырыша. Бүгенге көнгә кадәр гайлә файдалана торган истәлекле бүләкләрнеӊ берсе – кухня комбайны.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.