Яӊа уку елы котлы булсын!

[tabby title=»Байавыл/Каенавыл»]

Байавыл

ЯМЬЛЕ, кояшлы җәйләр үтеп көз фасылына килеп кердек. Беренче сентябрь көнне Барда муниципаль округында белем иленә сәяхәткә 3408 укучы кузгалды, мәктәп бусагасын тәүге кат атлаучы сабыйлар саны — 377.

Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, аныӊ урынбасары Т.В. Балтаева, Дума рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева, Каенавыл территориаль бүлеге начальнигы Л.Р. Рангулова h.б. яӊа уку елы башлану уӊаеннан Байавыл төп мәктәбендә үткәрелгән тантанада катнаштылар. Җәй көннәрендә бу мәктәптә зур ремонт эшләре алып барылды.

Бинаныӊ эчке ягы, тышы төзекләндерелде, 21 ел кулланышта булмаган уӊ як өлеше сафка басты – белем йорты күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Укучылар өчен яӊа спорт мәйданчыгы төзелүе дә бик куанычлы булды.

Шунысы да истәлекле — быел бу мәктәп файдалануга тапшырылуга 50 ел тулган икән.

Беренче класска килгән 4 укучыны әти-әниләре бәйрәм түренә озатты.

Укытучылары А.И. Мөэминова кыз hәм малайларны укырга hәм язарга өйрәтер, белем hәм тәрбия бирер. Кунаклар алдында шигырь сөйләп осталыкларын күрсәткән сабыйларга бәйрәм уӊаеннан махсус бүләкләр тапшырылды. Танылган авылдашлары, галимә Р.Х. Ягъфәрова беренчегә баручы балаларга hәр ел үз исеменнән бүләкләр тапшыра, бу ел да искәрмә булмады.

Байавылда туып-үсеп хәзер Үдиктә яшәгән педагогик хезмәт ветераны Х.Ә. Искәндәрова тәбрикләвен Р.Ш. Иманаев җиткерде.

Бәйрәм теләкләре белән тантаналы чарада катнашкан дәрәҗәле кунаклар – Х.Г. Алапанов, И.Р. Вахитов, Ф.Ф. Корбангалиева h.б. чыгыш ясады.

Мәктәп директоры А.Г. Исмәгыйлова тәбрикләвендә округ башлыгына, “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсына, подряд оешмасына рәхмәт сүзләре яӊгырады.

Каенавыл

Алга таба округ җитәкчелеге Мәсгут Имашев исемен йөрткән Каенавыл урта мәктәбе коллективын, атааналарны hәм укучыларны тәбрикләргә юл алды. Биредә бәйрәм тантанасы мәктәп алдында үткәрелде. Бу мәктәптә беренче класска 17 укучы бара. Аларны белем иленә класс җитәкчеләре Э.Х. Илкәева алып керәчәк.

Каенавыл урта мәктәбе директоры Р.Г. Әмиров, котлауларына өстәп, Казан шәhәреннән М.Г. Имашев исеменнән бәйрәм теләкләрен җиткерде, уку йортында ремонт эшләре уздырылу уӊаеннан округ башлыгына, “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ оешмасына зур рәхмәтен белдерде. Җәен Казанда рус теле буенча халыкара олимпиадада катнашкан укучылар: А.Юрушбаева (призер), Т.Зәетов, Г.Габдушева, Ч.Ягъфәрова, Э.Аптукова, А.Чурмаеваны hәм аларныӊ укытучылары Э.Ш. Зәетованы тәбрикләде.

Округ башлыгы Х.Г. Алапанов котлау сүзләреннән соӊ укытучылар Д.Г. Зәетовага Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгыныӊ “Белем бирүдәге хезмәте өчен“ күкрәк билгесен, Э.Х. Илкәевага Пермь крае Мәгариф hәм фән министрлыгы почет грамотасын тапшырды (рәсемдә). Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубин котлавы яӊгырады.

Галәм кояш белән якты, ә кеше – белеме белән. Белемле, тәрбияле кеше тормышта hәрвакыт үз юлын, үз урынын табачак ул, авырлыклар алдында югалып калмаячак.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

[tabby title=»Барда»]

Барда

1 СЕНТЯБРЬДӘ Барда муниципаль округыныӊ барлык мәктәпләрендә Белем көненә, чын-чынлап чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, көтеп алынган очрашулар hәм яӊа танышулар бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Ак бантлар hәм зур-зур чәчәк бәйләмнәре, шарлар hәм шау-гөр килгән балалар округныӊ иӊ зур белем бирү учреждениесе – 2нче санлы Барда урта мәктәбе каршында җыелды, быел ул 148 беренче класс укучысын кабул итә.

— Барыгызны да Белем көне белән чын күӊелдән котлыйм. Җәйге чорда без, округ администрациясе буларак, белем бирү учреждениеләрендә ремонт эшләрен башкарырга тырыштык. Утыз елдын артык капиталь ремонтсыз эшләгән 2нче санлы Барда урта мәктәбе дә читтә калмады.

Күргәнегезчә, эш күләме зур булды – кабинетлар, актлар залы, коридорлар үзгәрде. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, беренче класс укучыларына – шул ук составта 11 класска кадәр җитүләрен, тугызынчы класс укучыларына – мәктәп стеналарында укуларын дәвам итүләрен, ә мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортарына уӊышлы укырга керүләрен, hөнәр алып, кече Ватаннарына яшь белгечләр булып кайтуларын телим, — диде округ башлыгы Хәлил Алапанов. Котлауларга муниципаль округ Думасы рәисе Илгизәр Вахитов, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихныӊ ярдәмчесе Фәдия Корбангалиева да кушылдылар.

Мәктәп директоры Т.И.Абузов укучыларга, педагогларга, ата-аналарга hәм килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп, малайлар hәм кызларны яӊа уку елы башлану белән котлады, укуларында уӊышлар теләде. “Бүген җәйдәгедәй җылы hәм кояшлы көн дә хәтта безнеӊ белән бергә сөенә.

Каникулларда ял итеп, киләсе уку елына җитәрлек көч hәм энергия туплагансыздыр, дип өметләнәм. Беренче класс укучыларына мәктәп коллективына берләшүләрен, классларын — зур гаилә, ә мәктәпне икенче йорт буларак кабул итүләрен, чыгарылыш класс укучыларына дөрес юл сайлауларын, имтиханнарны уӊышлы тапшырып, үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен, хезмәттәшләргә — сәламәтлек, кызыклы дәресләр hәм рәхмәтле укучылар телим.

Барыгызны да бәйрәм белән!“, — диде Таhир Исмәгыйль улы hәм Дәүләт Думасы депутаты Игорь Шубин исеменнән котлау хатын укыды.

Матур традиция буенча, җыелучылар алдында шигырьләр белән беренче класс укучылары чыгыш ясады, ә өлкән класс укучылары нәниләргә үзләренеӊ киӊәшләрен бирделәр, hәм беренче тапкыр парта артына утыручыларга бүләкләр тапшырдылар, алар арасында Лев Кузьминныӊ “Капитан Коко и зеленое стеклышко“ китабы да бар иде… hәм менә ул озын, кызыклы юл башлану билгесе булган беренче кыӊгырау.

Беренче уку көнендә округ мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре дә узды. 87нче ПСЧ hәм 17нче ОНПР хезмәткәрләре балаларга янгын темасына аерым игътибар биреп, тормыш иминлеге нигезләре турында сөйләделәр.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

[tabbyending]

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *