Тукай паркында — яңа сын

Композиция «Су анасы» («Водяная»)Район үзәгендәге Тукай паркында янә бер сын пәйда булды — 7 октябрьдә «Су анасың скультура композициясен ачу тантанасы үткәрелде. Анда район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты.
Тукай иҗаты безне гомер буе озата килә, әкият hәм шигырьләре күңел түрендә яши, шәхес буларак тәрбияли. Аның иҗаты үлемсез, мәңгелек. Шагыйрьнең тууына 130 ел тулган бу елда крайда Су анасына hәйкәл ачылу бик тә урынлы.
— Бардада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай паркын ачу турында сүз башлап 2012 елда күтәрелгән иде. IV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов, Пермь крае губернаторы В.Ф. Басаргин h. б. дәрәҗәле затлар катнашында башкарылды бу чара. Соңрак биредә Былтыр белән Шүрәле сыннары барлыкка килде. Хәзер бу райондашларыбызның яраткан урынына әйләнде. Бу эшне башлап йөрүче, проект җитәкчесе С.Н. Назинга hәм скульптор Н.М. Габдушевка рәхмәт белдерәбез, уңышлар телибез. Алга таба бу матурлыкны саклыйк hәм баетыйк, — диде муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев.
«Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәгең җәмәгать оешмасы рәисе Сәлим Нәҗип улы үз чыгышында бу көнне бәйрәм дип атады.
— Бу этномәдәни проект «Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәгең иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдният Министрлыгы гранты нигезендә hәм Барда районы администрациясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Хәзер Тукай паркы тагын да ямьләнде, тагын бер сын өстәлде. Якташыбыз Наил Мөхетдин улы бу эшкә бар көчен, талантын җәлеп итте. Яшьләребез, киләчәк буын өчен тәрбия чарасы булып торсын, — диде ул.
Парктагы сыннар авторы Н. М. Габдушев үзе дә сүз алды. Халык игътибарына бу чара уңаеннан махсус язылган шигырен җиткерде.
Ниhаять, дулкынландыргыч минутлар җитте, hәйкәлне ачу хокукы С. М. Ибраевка, С. Н. Назинга hәм Н. М. Габдушевка бирелде. «Су анасың скульптура композициясе халык күңеленә ошар дип уйлыйбыз.
Тантананы «Колосң балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чыгышы дәвам итте. Артур Юлаев, Әминә Маматова, Карина Урастимирова «Су анасың әкиятен күрсәттеләр, үз рольләрен оста башкардылар (тәрбиячеләре Р. С. Тайсина).
Габдулла Тукайның бишенче буын туганы Рафикъ хәзрәт Акманаев, җырчы Әлфия Якупова, Үдик авылыннан «Ядкарьң мөнәҗәт төркеме чыгышлары да игътибарга лаек булды. Чара Эльвина Туйгульдина башкаруында «Туган телң җыры белән тәмамланды, аңа барлык катнашучылар да кушылды.
В парке Тукая появилась новая скульптура
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *