Барысы да үзебездән тора

Встреча гостей
Встреча гостей

Кишерть районының Югары Солянка татар авылы халкы истәлекле бер вакыйганың шаhите булды. Халыклар бердәмлеге көне кысаларында биредә Татар милли мәдәнияте көне үткәрелде. Чара авыл халкы соравы буенча Кишерть hәм Барда районнары администрацияләренең муниципальара хезмәттәшлеге нигезендә оештырылды. Бу уңай белән Югары Солянкага бездән район башлыгы С.М.Ибраев җитәкчелегендә зур делегация барды, ул район администрациясенең структур бүлекчәләре hәм учреждениеләр җитәкчеләрен, мәгариф hәм мәдәният, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, үзешчән сәхнә осталарын үз эченә алган иде. Солянкалылар белән очрашуда Кунгур районындагы Тор-Түз hәм Яланоч татар авыллары вәкилләре дә катнашты.
Татар мәдәнияте көне авыл мәчете, хәзерге вакытта мәктәп белән бергә балалар бакчасы, клуб, китапханә, музей да урнашкан, ягъни авыл мәгариф hәм мәдәният үзәге белән танышудан башланды. Кайчандыр төп мәктәп булып, кырык-илле бала белем алган мәктәптә бүген алты гына бала укый, бакчага унике сабый йөри, якын елларда да әллә ни үсеш булмаячак икән. Туучылар саны кимү, авылның картая баруы сәбәпләрен күпләр Югары Солянкада эш булмау, шуңа халыкта өметсезлек кәефе өстенлек алуы белән бәйләп аңлаталар. Бу хакта түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә дә әйтелде hәм алар барышында килеп туган хәлдән чыгу, авылны үстерү юлларын бергәләп эзләү буенча фикер алышу барды. Әүвәл “Аз комплектлы милли мәктәпләрнең милли мәдәниятне саклаудагы роле“ мәсьәләсе каралды. Сөйләшүне район башлыгы урынбасары О.В. Круглова алып барды.
Круглый стол: И.П. Оборина, С.М. Ибраев, Т.Н. Конопаткина, С.Н. Назин, О.В. Круглова
Круглый стол: И.П. Оборина, С.М. Ибраев, Т.Н. Конопаткина, С.Н. Назин, О.В. Круглова

— Бүгенге чара крайда беренче шундый тәҗрибә, бу идея губернатор Виктор Федорович Басаргин тарафыннан хуплана. Август аенда Бардада губернаторның край татар hәм башкортлары вәкилләре белән очрашуы — халыкны борчыган мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү үткән иде. Бүген сездә оештырылган Татар мәдәнияте көне шул очрашуның дәвамы ул, — дип билгеләде Барда районы башлыгы С.М.Ибраев — Безнең сөйләшү мәгариф, мәдәният, икътисад мәсьәләләре турында барачак, бу юнәлешләрдә безнең районда күп эшләнә. Шуны билгелик: икътисади хәл яхшы булса тормыш та була. Авыл икътисады бүген урта hәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә күп бәйле, бу өлкәдә безнең район тәҗрибәсе сезгә дә файдалы булыр, дип ышанам. Эш юк, яшәү өчен дә шартлар hәм мөмкинлекләр юк, дип зарланырга гына кирәкми, авылда эш hәрвакыт бар, теләк кенә булсын.
Кишерть районы башлыгы Т.Н.Конопаткина да Татар мәдәнияте көнен тарихи вакыйга дип билгеләде. “Без бүген татарлар ишле булып яшәүче авыл проблемалары турында сөйләшү алып барачакбыз. hәм Барда, Кунгур районнары тәҗрибәсе белән танышу күп нәрсәгә ачыклык кертергә ярдәм итәчәк, дип ышанам. Авыл халкы, поселение депутаты Рафил Фәрхәтдинов шундый очрашу үткәрү турында инициатива белән чыктылар, администрация бу тәкъдимне, мөhимлеген исәпкә алып, хуплады“.
— Бүгенге очрашу “Ничек яшәргә?“ дигән сорауга җавап табуны күздә тота, — диде Пермь крае губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге әйдәп баручы консультанты И.П.Оборина. – Татарлар, белгәнебезчә, активлыклары белән аерылып торалар. Куелган сорауга җавап табылыр, авыл халкының тормыш-көнкүреш мәсьәләләре хәл ителер, дип ышанам.
Аз комплектлы милли мәктәпләрнең милли мәдәниятне саклаудагы роле мәсьәләсе буенча Барда районыннан “Методик hәм материаль-техник тәэмин итү үзәге“ муниципаль казна учреждениесе директоры Г.И.Имайкина, Каенавыл урта мәктәбе укытучысы Г.Я.Чурмаева, Югары Солянка башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы директоры А.Ә.Мөхәмәтҗанов, Кунгур районының Яланоч төп мәктәбе укытучысы М.В.Габдулхакова чыгыш ясады. Сүз нигездә Пермь крае Мәгариф hәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнеп, гамәлгә кертелгән Этномәдәни мәгариф турында концепция hәм аның ничек тормышка ашырылуы турында барды. Ул документта алты модель каралган, hәр мәктәп үзе өчен әhәмиятле hәм уңайлысын сайлап алып, шуның буенча эшчәнлек алып бара. Югары Солянкада мәктәп-бакча комплексы этномәдәни үзәк буларак эшли. Аз комплектлы булу — hич тә аның авыл тормышында тоткан роле зур түгел дигән сүз түгел, бу хакта сөйләшүдә анык билгеләнде.
Югары Солянкада милли рух яши, hәм моны аерым билгеләргә кирәк. Мәктәп-бакча йортында китапханә эшли, музей оештырылган, авылда моннан бер ел элек мәчет ачылган, имамы Таип хәзрәт Габдуллин сүзләренә караганда, җомга намазына унбиш-уналты кеше йөри икән. Китапханәче Миләүшә Гәрәева соңгы елларда татар китаплары кайтарылмавы, халык яраткан татар газета-журналларына язылу мөмкин булмавы (сәбәбе бер – акча җитми) турында әйтте, әмма китапханәгә халык, бигрәк тә мәктәп укучылары йөри. Үзешчән сәнгать түгәрәге дә күпләрне җәлеп итә.
Фикер алышу вакытында “туган җирнең патриотларын тәрбияләргә кирәк“ дигән сүзләр дә яңгырады. Яхшы фикер, моның өчен авыл җәмәгатьчелегенең — өлкәннәрнең hәм яшьләрнең — бердәм булып бер максатка эшләве кирәк. Авылда инде ничәнче ел җиләк бәйрәме үткәрәләр, анда барысы да актив катнаша. Менә шундый берләштерүче чаралар ешрак үткәрелсә ничек яхшы булыр иде!
Идет обмен мнениями
Идет обмен мнениями

— Иман булса, барысы да булачак, — диде край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисенең урынбасары С.Н.Назин – Бүгенге очрашу авыл тормышын җанландыруга булышлык итәр, бөтен крайда хуплау табар, дип ышанам… Татарча радиотапшырулар трансляцияләү өчен Кунгурда куәте якын-тирә районнарга җитәрлек антенна урнаштыру отышлы булыр иде. Шумково мәктәбендә этномәдәни компонент кертү, минемчә, шулай ук максатка ярашлы булачак.
Сөйләшүдә “Татар авыллары“ Бөтенрәсәй ассоциациясе рәисенең урынбасары А.А.Хавыев та катнашты. “Бүген татар телен саклау, татар мәдәниятен үстерү өчен мөмкинлекләр күп, — дип билгеләде ул. – Бары зирәклек күрсәтергә, эшне оештырырга, мәктәп тәрбиясен көн таләпләреннән чыгып алып барырга кирәк. Эшне шулай итеп оештырырга ки, мәгариф идарәсе дә икътисадны үстерү өчен җаваплы булсын“.
— Ахыр чиратта барысы да безнең үзебездән тора, — диде сөйлә-шүне йомгаклап И.П.Оборина. – Балалар бездән, өлкәннәрдән үрнәк алалар, аларга заманча тәрбия бирү хәстәрлеге күрергә кирәк. Биредә шәхси үрнәк тә мөhим урын алып тора. Үзебезгә бәйле булганның барысын да эшләргә кирәк.
Барда районында кечкенә торак пунктларда халыкның шөгыльлелеген оештыру буенча эш тәҗрибәсе турында район авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәевның чыгышы зур кызыксыну тудырды. Ул мәктәп укучылары өчен бизнес-проектлар конкурслары үткәрелүдән алып районда урта hәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча алып барылучы эш hәм аның нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде, “Триумф“, “Искир“, “Калиновка“ кебек чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләр эшчәнлеге, башлаучы фермерлар, гаилә терлекчелек фермалары буенча мисаллар китерде, мөгезле эре терлек, сарыклар, кроликлар, бытбылдыклар, күркәләр hәм тавыклар, балыклар, шулай ук бәрәңге үстерүчеләрнең, умартачыларның нәтиҗәләренә тукталды. Пермь крае авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләренә туры китереп, нәтиҗәләргә ирешү урта hәм кече эшмәкәрлек субъектларына субсидия алу мөмкинлеге ача, шул нигездә алар үсеш өчен яңа мөмкинлекләр алалар.
— hәр авылда үсеш ноктасы булырга тиеш, без шул фикердән чыгып эш итәбез, — дип билгеләде Барда районы башлыгы С.М.Ибраев. – Бары тик теләк булырга hәм эш башланырга тиеш.
Ул шулай ук уңышлы эшмәкәрләр, аларның тәҗрибәсе, эшчәнлек юнәлешләре турында фикерләре белән уртаклашты, безнең районга тәҗрибә өйрәнергә килегез, көтәбез, — диде.
Барда hәм Кишерть районнары халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре вәкилләре Л.Ә.Үтәгәнова hәм С.В.Дунина да авыл халкының шөгыльлелеге мәсьәләсен хәл итү буенча алып барылучы эшләр турында сөйләделәр. Кишерть районы администрациясе агропромышленность бүлеге начальнигы Н.П.Тимофеева, шәхси эшмәкәр С.Н.Манохина күтәрелгән мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Авылда эш hәрвакыт бар, бары тик теләргә hәм эшләргә кирәк, барысы да үзебезгә бәйле: туган телне hәм мәдәниятне саклау hәм үстерү дә, авыл икътисадын күтәрү дә. – Сөйләшү барышында яңгыраган бу фикерләр белән килешмичә мөмкин түгел. Кемнеңдер килеп булышасын көтеп утырыр вакытлар күптән үтте, барысын да бердәм булып хәл итәргә кирәк.
* * *
Бу көнне югарысолянкалылар Барда үзешчән сәнгать коллективларының бүләк концертын карап хозурландылар, халык осталары үткәргән мастер-классларда катнаштылар.
Концерт самодеятельных коллективов Бардымского района собрал много зрителей
Концерт самодеятельных коллективов Бардымского района собрал много зрителей

Биредә бу очрашуны оештыру тәкъдиме белән чыккан Андреево авыл поселениесе депутаты Рафил Фәрхәтдинов фикере урынлы булыр дип уйлыйбыз.
— Барысы да без уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты. Шундый истәлекле очрашу уздырганнары өчен Барда hәм Кишерть районнары администрацияләренә халык рәхмәтен белдерәм, — диде ул. – Мондый чараның нәтиҗәсе булачак, иң мөhиме, ул авыл тормышын җанландыруга булышлык итәчәк, дип ышанам.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *