Мәктәбем — язмышым минем

4 ноября 1986 года. Торжество в честь открытия школы
4 ноября 1986 года. Торжество в честь открытия школы

Район башкарма комитеты карары белән 1966 елда Озын Ялан, Төнгүк hәм Каенавыл сигезьеллык мәктәпләре урта мәктәп итеп үзгәртелә. Шул көннәрдән бирле инде 50 ел вакыт узып киткән. Мәктәп булса авыл яши hәм үсә — район җитәкчеләре моны аңлап хәл иткән, билгеле.
Озын Ялан урта мәктәбен җитәкләү яңа гына Киев дәүләт физик культура hәм спорт институтын тәмамамлап кайткан белгеч Вәсил Миргалим улы Мусинга тапшырыла. Яшь директор җиң сызганып эшкә тотына. Тагын егерме елдан, 1986 елда заман таләпләренә җавап бирерлек өч катлы яңа мәктәп төзелеп файдалануга тапшырыла. Гомумән алганда, Озын Яланда беренче совет мәктәбе ачылуга 2018 елда 100 ел тула.
Авыл өчен гаҗәеп истәлекле көннәр бу. Мәктәпнең иске агач биналарын, анда белем биргән укытучыларны, артта калган самими сабый hәм үсмер чакларын сагынып искә алучылар аз түгелдер. Ә хәзер халыкка ак кирпечтән салынган белем йорты хезмәт итә.
— Мәктәп директоры булып билгеләнгәч, яңа 1966-1967 уку елына әзерлек авыр барды. Котельная иске, мәктәп суык. Аны яшәтүе җиңелдән булмады, төп бинасы 1935 елда төзелгәнлектән җылытуы бик авыр иде. Әти-әниләр көче белән hәр ел 1500-2000 кубометр утын әзерләдек, рәхмәт аларга, сүземне тыңладылар. Велосипедта (кышын чаңгыда) укучылар яшәгән 7 авылга йөрдем: Бардабаш, Иске Чат, Сыркаеш, Явышкыр, Өчкул, Малиновка hәм Кызылъярга, — дип сөйли Вәсил Миргалим улы.
Әйе, мәктәп эшләсен hәм яшәсен өчен ул көчен дә, вакытын да кызганмый. Җаваплылык тою, тапшырылган вазыйфаны җиренә җиткереп башкару — аның асылында шул.
— hәр укытучыны, hәр хезмәткәрне контрольдә тоттым. Таләпчән, әмма гадел булдым. Ел да 200-300 дәрескә керә торган идем. Балаларга белем hәм тәрбия бирдек, хезмәткә өйрәттек. Мәктәп яны җире 50 гектар иде, анда эшләп елына 120-150 мең сум (бу 2000 елларда) файда ала торган идек. Нариманов исемендәге колхозга ярдәм иттек, бәрәңге җыюга 4-5 класс укучыларын да җәлеп итә идек. Җитен бәйләргә, фермада эшләргә туры килде, кәбестә үстердек, металлолом hәм макулатура җыюдан, тимур отрядларында ярдәмләшүдән читтә калмадык. Ул елларда агитмасса эше көчле алып барылды, укытучылар көндезен мәктәптә булса, кичләрен халык белән очрашты. Җәмәгать эшләрендә актив катнаштык. Авыл hәм район Советлары депутаты булып сайландым. Халыкара хәлләрне аңлату буенча район hәм өлкә күләмендә “Белем“ җәмгыяте лекторы булдым. Елына 30-40 лекция укый идем.
Директор булып эшләү дәверендә (37 ел да 4 ай) бер фән дә укытылмыйча калмады. Укытучыларны башка районнардан да чакыра идем. Лысьва районы Әвәте авылыннан физика-математика укытырга Рәүфә Мирсаяф кызын дәштем, ул әле hаман да эшли. Байавылдан Нәҗмеләхәт hәм Саҗидә Котлыбаевлар килде. Минем өчен мәктәп эше бөтен нәрсәдән өстен булды. hәркөн укытучы, укучы, ата-аналар белән эш алып бардым. Тәртипсез балалар белән шөгыльләндем, профилактик максатларда әңгәмәләр үткәрелде, имин булмаган гаиләләргә барып сөйләшергә туры килде. Яңа мәктәпне төздерүгә аерым тукталасым килә. Бу җентекле эшне 1970 елларда ук башлаган идем. Аны ахырына кадәр җиткерү өчен өлкәгә генә түгел, ата-аналар исеменнән Мәскәүгә ил җитәкчеләре Брежневка, Черненкога hәм Горбачевка да хат юлларга туры килде. Район җитәкчелеге, бигрәк тә Михаил Александрович Радостевның ярдәме белән максатыбызга ирештек, — дип искә ала В.М. Мусин.
Директорның уңышлы оештырылган уку-укыту, методик, тәрбияви hәм административ-хуҗалык эшләре, яхшы куелган җитәкчелек hәм контроль, ата-аналар, җәмәгатьчелек h.б. белән тыгыз элемтәдәге хезмәттәшлек, тырышлык юкка китми. Укучыларга төпле белем бирелә — алар район, край, Бөтенрәсәй күләмендә уздырылган төрле олимпиада hәм конкурсларда җиңеп сыйфатлы белемнәрен исбатлый. Районга делегацияләр килгәндә, күп чакларда Озын Ялан мәктәбенә алып баралар. Белем йорты 2001 елда өлкә милли мәктәпләре арасындагы конкурста җиңүче, 1997, 1998, 1999, 2000, 2001, 2002 елларда Бөтенрәсәй “Ел мәктәбе“ конкурсында лауреат, “Югары категорияле мәктәп — 2004“ Бөтенрәсәй конкурсы лауреаты, “ХХ гасыр мәктәбе“ hәм “Академик мәктәп“ булып таныла. Өлкәнең 86 милли мәктәбе арасында күренекле урын тота. “Ирешелгәннәрдә тырыш, намуслы педагогик хезмәт коллективының, ата-аналар җәмәгатьчелегенең ярдәме көчле булды. Иң беренче теләгебез — шәхес тәрбияләү. Тәрбияле кеше төпле белем дә алачак, аның фикерләү дәрәҗәсе дә югары булачак“, — ди директор горурланып. Мәктәпне тәмамлаучылар төрле шәhәр hәм авылларда эшли hәм яши, уңышлары белән укытучыларын куандырып тора. Алар арасында ил күләмендә танылган галимнәр, хәрбиләр, мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре h.б. күп, районда яшәп югары күрсәткечләргә ире-шүчеләр дә бар. Туган мәктәпләренә булган рәхмәт hәм ихтирам сүзләре язган хатларында ачык чагыла.
Озын Ялан мәктәбе укыту ягыннан гына түгел, спорт буенча да аерылып тора. Балаларның сәламәтлекләрен ныгытуга зур игътибар бирелә, чөнки яшь буын илебезнең киләчәге. Вәсил Миргалим улы танылган спортчы буларак, үзе үрнәгендә укучыларны физик яктан тәрбияли, мәктәптәге шук малайлардан да көчле hәм ихтыярлы спортчылар әзерли. “Элекке елларда ике-өч команда белән ярышларда гел беренче урыннарны ала идек. 20 ел район физкультура укытучыларын җитәкләдем hәм бу хезмәтне түләүсез башкарырга туры килде. Физик тәрбия укытучыларының белем дәрәҗәләре үсешендә, бу hөнәргә ихтирам булдыруда өлешем зур. Гомумән, спортны бик кечкенәдән яраттым. Инде ун яшьләрдә үзебез як осталары ясаган чаңгыларда бөтен таулардан шуа идем“, — дип искә ала ул.
Тәҗрибәле укытучы (педагогик хезмәт стажы 46 ел) буларак, Вәсил Миргалим улының БДИга карата да үз фикере бар: “Укучылар юк-бар, мәгънәсез сорауларга җавап бирергә мәҗбүр, минемчә. Хәзер кайбер балалар мәктәп бусагасын тәмамлап чыкса да сөйләшә белмиләр. Иң алдынгылардан саналган совет укыту алымын юкка чыгару бу“, — ди ветеран укытучы.
— Сезнең эшне дәвам итүчеләр дип кемнәрне саныйсыз?
— Иң беренче Озын Ялан урта мәктәбе директоры Фәйрүзә Фаиз кызы Мәхмүдованы атар идем. Ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган беренче укучыбыз. Аннары аның ярдәмчеләре: Резеда Равил кызы Камакаева hәм Эльмира Мирза кызы Исмакаева. Бүгенге укытучыларның эшләре җиңел түгел, алар кәгазьгә күмелгәннәр. Мин башлаган изге эшләрне алар дәвам итәр, дип ышанып калам. Кыенлыкларга карамыйча, мәктәп данын бер кабат та төшермәсеннәр. Туган мәктәбебездән белемле, кешелекле, тәртипле, шул ук вакытта үзен үзе саклый hәм яклый алучы, хәзерге заманда яшәргә яраклашкан, үҗәт, әйткәнендә нык торучан, максатчан балалар үсеп чыксын иде.
— Сез берничә китап авторы, арада сәяси темага багышланганы да бар. Партия, совет чорының алдынгы фикерләре белән беррәттән кимчелекләрен дә таныйсызмы?
— Иң җитешмәгән яклары — соңгы елларда теория белән артык мавыктылар — марксизм-ленинизм теориясе белән. Аларга теория белән практиканы бергә алып барасы иде. Ә халыкның ашарына булмады. (Безгә туры килми торган тәгълиматны тагарга тырыштылар.) Мәсәлән, Кытайны алыйк, шунда булдырганны бездә дә эшләп була иде. Совет власте дингә каршы булды, ә бит дин начарга түгел, тәрбиягә, кеше булырга өйрәтә. Бер кырыйдан икенче кырыйга күчү кирәк булды микән? Яшьләр читтәрәк калды дияр идем. Тагын халыкның эшчән, акыллы катламын кулак дип атап юк итү зур хата. Шул ук вакытта Советларның яхшы фикерләре дә күп иде.
— Сезнең өчен бу тормышта иң мөhиме нәрсә?
— Халыкка, бигрәк тә кечкенә балаларга хезмәт итү. Алар өчен яшәү. Беренче класс балаларына да үзем башлап “Исәнмесез!“ дип дәшә идем. Мин авылыбыз балалары яхшы шартларда белем алсыннар дип тырыштым. Мәктәп эшенә бирелгәнлектән гаиләмә авырлык килде, аларга игътибар биреп җиткермәдем төсле. Бүгенге, хәзерге тормышны кабул итмәячәкмен, беркайчан да. Кешелеклелек сыйфатлары бетеп бара. Яңа институт бетергән яшьләрдән эшкә урнашканда эш тәҗрибәсе сорыйлар. Моны ничек аңларга, әле эшләп карамагач, ул ничек тәҗрибә тупласын, аңлашылмый… Эш булмаганлыктан ир-атлар вахта белән читләргә китеп акча эшләргә мәҗбүр. Ә бит баланы әти кеше тәрбияләве яхшы. Гаиләләрдә ата-ана hәм балалар бергә дус яшәсеннәр иде.
— Нинди хыял, уйларыгыз бар?
— 11 ноябрьдә мәктәбемә hәм эшчәнлегемә багышланган музей ачу хыялы белән яшим. Заман рухын тоеп яшәргә тырышам, телевизор карыйм, азлап газета, журналлар укыйм. Күпләп укысам күзләремә зыян килер, дим. Көндәлек 6-8-10 км җәяү йөрим, кыш көннәрендә чаңгыда. Иртә белән 20-25 минут физик күнегүләр ясыйм. Чаңгы ярышларында катнашам, быел чаңгы ярышында I урынны алдым әле. Бөек физик культура белән шөгыльләнү аркасында гына яшем 81гә җитте. Язмышымнан риза, куйган максатларыма ирештем, мәктәбем — минем язмышым ул.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Кәрәмәт Габдрәхим улы Сөләйманов, 1986-1989 елларда Барда ПМКсы (“Пермагропромстрой“) начальнигы.
Аның җитәкчелеге белән Озын Яланда 464 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп бинасы төзелә.

— Безгә кадәр Оса ПМКсы өч ел буе мәктәпнең яртысын эшләгән hәм төзелеш туктап калган иде. Без 1986 елның апреленнән ноябренә кадәр зур күләмдә эш башкарып, мәктәпне файдалануга тапшырдык. Барда ПМКсыннан даими рәвештә 68 кеше эшләде, коммуналь хуҗалыктан өч маляр чакырдык. Авырлык прораб Наил Гакаша улы Тляшевка төште. Төзелеш материаллары дефицит иде, шуңа аларны ерактан кайтарырга туры килде. Вәсил Миргалим улы вакыт белән исәпләшмәде, үз шәхси мәктәбен эшләгән кебек эшләде. Озынъяланлыларны төзелешкә җәлеп итү белән шөгыльләнде. Иртән иртүк ул эшчеләрне каршы ала, кичкедә барысын озаткач кына иң соңыннан китә иде. Кичләрен 12 ләргә кадәр эшләгән чаклар булды, сентябрь айларында малярларга ут белән яктыртып буярга туры килде. Район, өлкә җитәкчелеге эш барышы белән кызыксынып торды. КПСС райкомының
I секретаре М.А. Радостев яки райбашкарма комитет рәисе С.З. Абдалов атнага бер тапкыр җыелыш үткәрәләр иде. Телефон аша иртән үк хәлне белеп ярдәм күрсәтәләр иде. Шуны әйтәсе килә, Вәсил абый кебек борчылып йөрсәләр, башка авылларда да яңа мәктәпләр булыр иде. Аның тырышлыгы зур булды. Ул булмаса, мәктәп тә булмас иде.

Рифкать Әүхәт улы Исмакаев, Озын Ялан авыл поселениесе администрациясе башлыгы.

— Авыл җирлеге өчен мәктәп үзәк булып тора, тормышыбыз өчен бик әhәмиятле ул. Мәктәптә төрле очрашулар уздырабыз. Кызганычка каршы, соңгы елларда балалар саны кимүе генә күңелне борчый. Мәктәп төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтәбез. Бигрәк тә Вәсил Миргалим улының өлеше зур. Аның инициативасы, энтузиазмы белән авылыбызда яңа урта мәктәп булдырылды. Тормыш иптәше Лилия Сабировна да яхшы укытучы иде, алар икесе дә мәктәп тормышы белән яшәделәр. Бәйрәмгә әзерлек алып барабыз, анда укучылар чыгыш ясаячак, мәдәният хезмәткәрләре hәм ветераннарыбыз да читтә калмаячак.

Фәйрүзә Фаиз кызы Мәхмүдова, Озын Ялан урта мәктәбе директоры.

— Мәктәбебез хөрмәткә лаек ветеран укытучыларыбыз дәвам иткән олы хезмәт — яшь буынга нигезле белем hәм тәрбия бирүне дәвам итә. Хәзер 140 укучы белем ала, бакчада 50 бала тәрбияләнә. Педагогик коллективта 18 укытучы hәм тәрбияче эшли. Узган уку елында өлгереш 100 процент, белем бирү сыйфаты 49,1 процент тәшкил итте. 2015-2016 уку елын тәмамлаучылар 100 проценты белән югары hәм урта махсус уку йортларына керә алды, аннан алдагы елда чыгарылыш класс укучылары барысы да югары уку йортларына кергән иде hәм бүген алар укуларын дәвам итәләр. “Шәхесне гомумиләштерү мәктәбе“ темасы өстендә эш алып барабыз. Элеккеге мәктәп директорыбыз педагогик хезмәт ветераны, “Халык мәгарифе отличнигы“, “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы“, “Физик культура hәм спорт отличнигы“, “Барда районы почетлы гражданины“ h.б. мактаулы исемнәр иясе, халык мәгарифе хезмәткәрләренең Бөтенсоюз съезды делегаты булган (1988) Вәсил абый Мусин белән горурланабыз. Аңа исәнлек-саулык, иминлек, бәхетле көннәр кичерүен телибез. Озын Ялан урта мәктәбе коллективы алга таба да уңышлы эшләр дип уйлыйбыз. Туган мәктәбебез юбилее котлы булсын!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *