Йөрәк хәтере

Открытие музея «Память сердца» в Бичурино
Озын Ялан авылында күңелле вакыйгалар булуы турында сез инде газета битләреннән танышкансыздыр, хөрмәтле укучыларыбыз. 11 ноябрьдә Озын Ялан урта мәктәбенең беренче директоры В.М. Мусинның “Йөрәк хәтере“ музее ачылды hәм урта мәктәп оештырылуга 50, мәктәпнең яңа бинасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде.
Музейны ачу вакытында Вәсил Миргалим улы:
— Бу изге эшкә мине кадерле кешеләрем: газиз әнием, 1941 елда Бөек Ватан сугышында hәлак булган әтием, тормыш иптәшем, апам hәм кызымның тормышлары, хезмәт юллары рухландырды. Музейны аларның якты истәлекләренә багышлыйм, — дип белдерде.
Кызыл тасманы Барда муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Мукаев, район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев hәм В.М. Мусин кистеләр. Килүчеләр алкышлар астында музей эченә узды. Урта мәктәпнең хәзерге директоры Ф.Ф. Мәхмудова: “Сез үз авылын, мәктәбен яратып хезмәт иткән В. М. Мусинның эшен күрәсез“, — диде. Музейда чыннан да бай тарихи материал тупланган, фото hәм язма документлар урнаштырылган. Озын Ялан урта мәктәбенең үткәненә hәм хәзергесенә багышланган бу кадәр мәгълүматны тәртипкә китереп халык хозурына тәкъдим итүгә Вәсил Миргалим улы 5 ел гомерен багышлаган. Ә күпме көче, күпме тырышлыгы киткән — бу хакта ул фәкать үзе генә беләдер…
Рафис Рәмис улы Мукаев Вәсил Миргалим улының зур теләк белән башкарылган әлеге эшенә югары бәя бирде, рәхмәт сүзләре белән ныклы тазалык теләде. Край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухих исеменнән котлап Ф.Ф. Корбангалиева бу чараны тарихи вакыйга дип атады. “Тарихны онытырга ярамый, бу эш алга таба да дәвам итсен иде“, — диде ул. Музей өчен В.А. Сухихтан матди ярдәм күрсәтелүен хәбәр итү дә урынлы булыр. Илдар Әсхәт улы Тляшев В.М. Мусинның тырышлык куеп башкарган эшенә шулай ук рәхмәт белдерде, туган якка хезмәт итүнең яхшы үрнәге дип бәяләде. Район Земство Җыелышы эшләре белән идарә итүче С.В. Юсуфкулова (В.М. Мусинның кызы Динараның классташы hәм дусты) музейны сәнгать йорты диде. “Сез хыялыгызга ирештегез — музей ачып якыннарыгыз, авылдашларыгыз исемнәрен мәңгеләштердегез. Бөек эшләрегез ихтирамга лаек“, — дип белдерде. Алга таба котлау сүзләре белән район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов, район башкорт корылтае рәисе К.С. Зиятов, район Земство Җыелышы депутатлары И.Ш. Урстемиров, И.Ә. Сәгыйдуллин, Барда коррекция мәктәбе директоры Н.Ш. Биктимирова, Озын Ялан ветераннар советы рәисе М.Ш. Акбашева h.б. чыгыш ясады. Фәйрүзә Фаиз кызы: “Бай мәгълүматлы бу музей безгә җаваплылык йөкли, алга таба без аны карап hәм саклап торырга, тулыландырырга тиешбез“, — диде. Чыннан да, зур көч куеп эшләнгән бу музей озак еллар халык файдасына хезмәт итсен иде.
Чараның икенче өлеше Озын Ялан мәдәният йортында үткәрелде. Алып баручы Рамил Әмиров сәхнәгә иң беренче нәниләрне — беренче класс балаларын дәште. Кызлар hәм малайлар биеп, шигырь сөйләп тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Озын Ялан авыл поселениесе башлыгы Р.Н. Камакаев, авыл поселениесе администрациясе башлыгы Р.Ә. Исмакаев, район Земство Җыелышы депутаты В.М. Сарбаев hәм Ф.Ф. Мәхмудова авылдашларын истәлекле чаралар уңаеннан тәбрикләделәр. Авыл поселениесе hәм депутатлар советы исеменнән В.М. Мусинга рәхмәт хаты тапшырылды. “Мәктәбебез авылга ямь биреп балкып тора, олы хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!“ — диделәр алар.
Аннан сәхнәгә Озын Ялан урта мәктәбенең яңа бинасын төзүчеләр: ул елларда ПМК җитәкчесе К.Г. Сөләйманов, прораб Н.Г. Тляшев чакырылды. “Мәктәп өч ел ярым төзелде, аның ярты өлешен Оса ПМКсы хезмәткәрләре эшләгән булса, калган яртысын (хәтта күбрәк өлешен) үзебезнең Барда районы вәкилләре ярты ел эчендә (!) башкарып чыкты“, — диде Кәрәмәт Габдрәхим улы. Наил Гакаша улы исә кыска вакытта зур мәктәпне эшләп файдалануга тапшыруны җиңү дип атады.
Ул елларда райбашкарма комитет рәисе урынбасары булып эшләгән Р.С. Әмиров: “В.М. Мусинның тормыш позициясе безгә үрнәк булырлык. Үз сәламәтлеген уйламыйча, әйткән сүзен үтәде — киләчәк буын өчен файдалы эш башкарды“, — диде. Элек район комитетында hәм мәгариф системасында җаваплы вазыйфалар үтәгән С.С. Азматова: “Өлкәдә генә түгел, ил масштабында лаеклы урын алган мәктәпнең уңышларына сокланырлык. Бу җирлектә дәүләттән ярдәм сорап йөрмиләр, үз гаиләләрен үзләре эшләп карыйлар. Хезмәт тәрбиясе hәм белем биргән укучылары белән мәктәп, укытучылар горурлана ала“, — дигән фикер әйтте.
Чарада беркем дә игътибардан читтә калмады, мәктәп төзелешендә актив катнашучылар, мәктәптә намус белән эшләүче укытучылар hәм хезмәткәрләр, музей эшендә ярдәм итүчеләр В.М. Мусин кулыннан рәхмәт хатына лаек булды. Сәхнәдән 80 нән артык кешенең исем, фамилиясе яңгырады. Ихтирамга лаек мәрхүм затлар — ветеран укытучылар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Авыл поселениесенең ветераннар советы әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар матур концерт әзерләгән иде. Бәйрәм тантаналы hәм күңелле рухта бер тында барды.
…Әнә мәктәп данын яклап төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда катнашучы уку алдынгылары, укытучылар коллективы башкаруында “Мәктәбем“ җыры яңгырый. Бу мизгелдә мәктәпләре өчен горурлык хисләре дә, туган авылларын ярату хисләре дә чагыла шикелле. Киләчәк елларда да нәтиҗәле хезмәт белән югары уңышларга ирешергә насыйп булсын, күңелле вакыйгаларда кабат очрашырга язсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *