Бу дөньяда үзенең матур яшьлеген, бәхетле балачагын сагынмаган кеше юктыр. Кем генә яшьлек дуслары, бергә уйнап үскән күрше егете, күрше кызы белән бер күрешеп, сөйләшеп, үткәннәрен искә төшерергә хыялланмый. Безнең “мәчет төп“ балаларының бу зур хыялы тормышка ашты.
Сараш авылының уртасында бик күп еллар элек матур мәчет булган. Бу мәчет калку урында, биек топольләр арасында урнашкан. Безнең картәтиләребез, картәниләребез шушы жирдә гомер иткәннәр. Аларга алмашка балалары — безнең әти-әниләребез килгән. Тумыштан бер-берләрен белгән, бергә уйнап үскән, мәктәптә укып, гаиләләр корып әти-әниләребез, күршеләр бик тату яшәделәр. Кемгәдер печән килсә, җыелышып бергә керетүләр, балалар кайтканда бергә каршы алып, озатып калулар, hәр көнне иртән хәл белешеп, кичен маллар каршылаганда бергә жыелулар, кемдер өйдә юк чагында күршеләрнең чиратлап мал-туарын, бакчаларын тәрбияләп торулары… Болар барысы да безнең, балаларның, күз алдында булды.
Шушы үрнәктә тәрбияләнгән без дә бала чактан бик дус, бер гаилә булып үстек. Мәчет бинасы үзе сакланмаса да, аның матур топольләре, “мәчет төп“ исеме, без уйнап үскән урыны безнең өчен изге урын. Бу урында мәчет төптә яшәп, Бөек Ватан сугышында hәлак булган авылдашларыбыз исемлеге теркәлгән hәйкәл урнашкан. “Мәчет төп” бәйрәмен hәйкәлгә чәчәкләр салудан башладык. Сугыш кырыннан кайтмый калганнар исемлегендә кемнеңдер картәтисе, карт картәтисе бар, хөрмәт белән аларны искә алдык.
Янәшәләрендә без тәгәрәп үскән топольләр инде картайганнар. Алар белән күрешеп, җыелышып матур балачагыбыз үткән урамнан юл тоттык. Күптән үткән үсмер чагыбыз йөрәкләребезне җилкетеп матур хатирә булып күз алдына килеп басты.
Хатирәләр, хатирәләр… “Мәчет төптә“ безнең чорда 45ләп бала үскән. Иң зурысы 10 класста укыган булса, иң кечесе әле тумаган да. Хәзер инде олысына 63 яшь булса, кечесе туып-үсеп 45 яшен тутырган. hәркемнең үз хатирәсе, үз тарихы. Көзен коелган тополь яфракларына күмелеп качып уйнаулар, лапта, волейбол сугулар, партизаннар булып, этләр белән мәчет төпне “фашистлардан” азат итүләр, ат көтүләр, караңгы кышларда ак киемле пәри булып кеше куркытулар…
Балаларның яшь аралары күп булганлыктан үзенә күрә “дедовщина”да булган, ә аның үз законнары. Бер тополь агачның эче куыш, без анда 2-3 бала сыя торган идек. Әгәр “зур”лар булса, безгә — “кечкенәләргә” анда инде урын юк. Хоккей уйнаганда “кечкенәләр” вратарь булып капка кырында гына торырга тиеш, футбол уйнаганда туп читкә китсә, аны “кечкенәләр” “зурларга” китереп бирәләр. Шушы гамәлләре өчен очрашуда “зурлар” көлкеле формада “кечкенәләрдән” гафу үтенделәр, ә алар үз чиратында “зурларга” яхшы тәрбия өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
“Мәчет төптә” туып-үсүчеләр арасында кыз балалар күбрәк булганлыктан очрашуда кияүләр күп булды. hәр кияүнең үз көлкеле тарихы. Мәчет төпкә беренче кабат ничек килеп чыккан, шулкадәр күп матур кызлар арасыннан үзенекен ничек сайлап алган, кияү булып төшкән бәхетле мизгелләрен бәйнә-бәйнә сөйләп, кияүләрнең җыелышып күрше бакчасына “кәҗә” походына йөрүләрен көлеп искә төшерделәр.
Очрашуда беркем дә битараф калмады, кичәбез матур җырлар, дәртле биюләр белән барды. Гомерләр үтеп, чәчләргә чал керсә дә, бер-беребезгә туганнарча якын, бик кадерле булганыбызны, күптәннән сагынышканыбызны аңладык. Безне, балаларын, шулай дус, якын итеп тәрбияләгән әти-әниләребезне, арабыздан вакытсыз элек киткән алты иптәшебезне ихтирам белән искә алдык.
Хатирәләр, хатирәләр… Бетәрлек түгел. Шушы матур хатирәләр аша балачагыбызга кайтып килгән кебек тоелды. Шулай сагынып көтеп алган якын, кадерле кешеләр белән очрашу күңелебезгә дәрт, тормышыбызга ямь өстәде. Ноябрьский шәhәреннән кайтып, төрлебез төрле төбәкләрдә яшәгән “мәчет төп” балаларын җыеп, шундый матур күңел бәйрәме оештырган өчен Нурия Сабир кызы Ижбулатовага (Куштанова) зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Ә күңел инде яңа очрашулар көтә. Анда “мәчет төп” балаларының балалары да катнашачак. Яшь буынга күршеләрнең ничек итеп гомер буена бер-берсенә терәк, дус булып яшәүләрен күрү файдалы булыр дип ышанасы килә.
Барлык “мәчет төп” балалары исеменнән Дилә Монасыйпова (Адилова).
Балачагыма кайттым әле
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").