Хәрби хезмәткә хәзер булырга

Гонка Героев: Быть готовым к военной службе
21 сентябрьдә “Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясендә Барда муниципаль районы край политехник колледжы студентлары hәм мәктәп укучылары арасында 2018 елгы көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган “Батырлар узышы“ (“Гонка Героев“) хәрби-практик спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Шунда ук барлык гаскәрләр өчен гомуми (гомумгаскәри) каршылыклар полосасын ачу да билгеләнгән иде.
“Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“ЛУКОЙЛ“ ОООсы игьлан иткән XVII социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында “Батырлар узышы“ (“Гонка Героев“) проекты белән катнашып җиңү яулады. Бу проект хәрби хезмәткә алынучыларның (призывникларның) физик хәзерлекләрен яхшырту буенча шартлар тудыру өчен билгеләнгән. “Колос“ учреждениесе территориясендә гомумгаскәри каршылыклар полосасы җиhазлау hәм Барда муниципаль районы мәгариф учреждениеләре арасында хәрби-спорт ярышлары оештыру — проектның максаты санала.
Нефтьчеләр аша бүленгән грант акчасына каршылыклар полосасы өчен җитмәгән элементлар сатып алына: авыш такта белән койма, ике тишекле (пролом) стена, ату өчен окоп, җимерек күпер өчен борыслар, җимерек баскыч өчен такталар hәм каршылыклар полосасы булдырыла. Җәй айларында барлык эшләрне шәхси эшмәкәр “Сәфәрова Ч.Х.“ башкарган. Менә инде югары класс укучылары hәм край политехник колледжы студентлары арасында “Батырлар узышы“ хәрби-практик спорт төрләре буенча каршылыклар полосасы хәзер. Тантаналы ачу hәм корылманы сынап карау чарасында кунаклар да катнашты.
Почетные гости - Полоса препятствий, Колос
Район мәктәпләреннән hәм край политехник колледжыннан килгән командалар тигез сафларга тезелгән. Чара Рәсәй Федерациясе гимны белән башланып китте. Барда муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева:
— Сезне бу чарада сәламләвемә шатмын. Район администрациясе “Колос“ муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясен төзекләндерү буенча нәтиҗәле эш алып бара. Бүгенге чара — моның ачык мисалы. Яшьләребез сәламәт, физик яктан чыныккан булып үссеннәр, — диде.
Тантанага “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы вәкиле — алтынчы нефть hәм газ табу цехы начальнигы Д.В. Ажгихин да чакырылган иде.
— Сезне ярышлар башлану, каршылыклар полосасы файдалануга тапшырылу уңаеннан котлыйм. Барда районында бик күп инициативалы кешеләр яши. Халык фикерен без хуплыйбыз, уңайлы шартлар тудырабыз, — диде ул.
Районның хәрби комиссары А.В. Богородский үз чыгышында хәрби хезмәткә хәзерлекнең мөhимлегенә игътибар юнәлтте.
— Каршылыклар полосасында сугыш кырында булырга тиешле барлык элементлар да бар. Әлеге күнегүләр яшьләрдә ихтыяр көче тәрбияләүдә hәм җиңүгә омтылуда мөhим фактор булып тора, — дип ассызымлады Андрей Владимирович.
Баш хөкемдар — Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев ярышлар шартын аңлатты. Егетләр барлык элементларны да төгәл hәм тиз үтәргә тиеш булалар: иң элек озын чокыр, аннан лабиринт аша узарга. Киләсе каршылыклар: җимерек күпер, җимерек баскыч, ике тишекле стена аша үтәсе, ераклыкка граната ыргытасы hәм турникта күтәреләсе. Кемгәдер саналган элементларны узу артык авырлык тудырмаса да, кайберәүләргә бик кыенга туры килде. Ә ил сакчысы көчле дә, өлгер дә, егәрле дә булырга тиеш. Физик яктан чыныккан затлар hәрчак алда бара.
Каршылыклар полосасы элегрәк hәр мәктәптә диярлек исәпләнгән, тик вакыт узу белән алар юкка чыккан. Аларның төзек хәлдә булуы — заман таләбе.
Ярышта алтышар егеттән торган 8 команда үзара көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча край политехник колледжының икенче hәм беренче командалары беренче hәм икенче урыннарны яулады. Сараш урта мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.
Куллануга тапшырылган корылма хәрби хезмәткә барачак яшьләрдә гражданлык hәм патриотизм хисләре тәрбияләүдә комплекслы адым булыр дип ышанасы килә.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *