Яшәгән төбәгебез күркәм булсын

Авыл поселениеләрендә “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ федераль программасы буенча эшләр башкарылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Бу юлы район үзәге — Барда авыл поселениесендә алып барылган эшләр турында мәгълүмат җиткерербез.

Барда авыл поселениесе башлыгы булып 2017 елда Ә.С. Балтаева билгеләнә.

— Быел “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ программасы аша Барданың Ленин урамында урнашкан 43, 45, 47, 49 йортлар тирәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды. Атап әйткәндә, 240 метрда транспорт йөри торган асфальт юл hәм җәяүлеләр өчен 95 метр тротуар, 370 квадрат метрда автомобильләргә тукталыш мәйданчыгы салынды, 8 урам яктырткычы, 8 эскәмия куелды, подъездларга керү мәйданчыкларына плиткәләр түшәлде h.б. Бу максатка 3 млн 603 мең 263 сум акча бүленде. Финанслауның 90 проценты федераль hәм край, 10 проценты поселение бюджеты хисабына башкарылды, шул исәптән йортларда яшәүчеләрдән дә средстволар җыелды. Шушы ук программа буенча җәмәгать территориясен төзекләндерү дә каралган иде, ягъни Ленин урамында Советская урамы белән кисешкән урыннан алып Пушкин урамына кадәр җәяүлеләр өчен 381 метрда тротуар, 400 квадрат метрда автомобильләргә тукталыш мәйданчыгы ясалды, 8 урам яктырткычы hәм эскәмияләр куелды. Бу эшләр 2 млн 758 мең 53 сумга исәпләнде. Аукцион йомгаклары буенча подрядчы оешма — шәхси эшмәкәр Илнур Имашев.

— Киләсе елларда да бу программа эшләячәкме?

— Әйе, “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ программасы 2018-2022 елларга исәпләнгән. 2019 елда шундый ук төзекләндерү эшләре Барданың Ленин урамындагы 69, 71, 75, 78, 80 йортлары янында башкарылачак. 2020 елда Ленин урамындагы 58, 60, 72, 74 йортлары янында, 2021 елда Газчылар урамындагы 12, 17, 18, 19 йортлары янында, 2022 елда Барданың Фрунзе урамындагы 1, 3, 5, Ленин урамындагы 23А, 29 йортлары тирәләрендә төзекләндерү эшләре алып барылачак.

— Димәк, Ленин урамының 43, 45 h.б. йортлары янында башкарылган төзекләндерү эшләре, тротуарлар, урам фонарьләре, эскәмияләр район үзәгенең башка йортлары янында барлыкка киләчәк?

— Әйе, болар 2018-2022 еллар планында каралган хезмәтләр. Моннан тыш быел “Инициативалы бюджетлау“ программасы аша Пушкин урамының бер өлешендә җәяүлеләр өчен 334 метр озынлыкта тротуар юл салынды hәм суүткәргечкә 200 метр озынлыкта агымдагы ремонт үткәрелде. Аукцион нәтиҗәләре буенча “ИмперияСтрой“ ОООсы белән контракт төзелде. Эшләрне башкаручы субподрядчы оешма — “Стройпром“ ОООсы, җитәкчесе — Таhир Монасыйпов.

— Билгеле булганча, район үзәге урамнарында да ремонт эшләре алып барылды?

— Бу җәйдә Пермь крае юл фонды законы кысаларында hәм Пермь крае Хөкүмәте карары буенча барысы 3360 метр озынлыкта гомумкулланылыш юлларында 3 млн 808 мең 544 сумга ремонт эшләре башкарылды. Юллар киңәйтелде, таш түшәлде, су җыелган урыннарга торбалар салынды. Зеленая, Никулин, Җиңүгә 50 ел урамнарында шәхси эшмәкәр Хәлил Маматов, Есенин, Газчылар урамнарында “Мегастрой“ ОООсы, Курчатов урамында шәхси эшмәкәр Рушан Бухаров эш алып барды.

— Башкарылган эшләрне кем бәяләде?

— 27 августта Барда авыл поселениесе администрациясе hәм җәмәгать комиссияләре, Пермьнән “Статус“ ОООсы вәкиле Н.В. Крючков агымдагы елда башкарылган барлык хезмәтләрне карап чыктылар. Гомумән алганда, эшләр сыйфатлы үтәлгән, булган кимчелекләрне эшләп бетерергә килешенде.

— Кайсы урамнарда ремонт башкарылачагын кем хәл итә?

— Ремонт башкарыласы урамнар исемлеген белгечләр төзә hәм депутатлар Советы утырышында карар кабул ителә. Әлбәттә, халык фикерен дә исәпкә алабыз, кайда проблемалы урыннар бар, шуларны төзәтүне планлаштырабыз.

— Бардада яшәүчеләргә нинди теләкләрегез булыр?

— Поселение үзәге шәhәрчәгә якын итеп төзекләндерелә. Барлыкка килгән уңайлыкларны яшәүчеләр саклап карасыннар иде. hәр хуҗалык йорт алдын чүп үләннәреннән утап төрле чәчәкләр үстерсә барыбыз өчен куаныч булыр иде. Яшәгән төбәгебез, авылыбыз матур hәм күркәм булсын. Бардабыз Пермь краеның мәдәният үзәге дигән исем яулады, шул исемгә тап төшермичә, лаеклы булып яшик.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алга таба да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә насыйп булсын.

Роза Гыйззәтуллина.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *