Ә елмаюлар битлекләр астында калды

25 ИЮНЯ выпускникам Бардымской средней школы №2 были вручены аттестаты об основном общем образовании и о среднем (полном) общем образовании.25 ИЮНЬДӘ 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга төп гомуми hәм урта (тулы) гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Укучыларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, ул hәркемгә тормыш юлын дөрес сайларга hәм куелган максатларга ирешергә теләде.
Эпидемиологик хәл тормышыбызныӊ барлык өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте. Кичәге укучылар моны үз җилкәләрендә сынады – аттестатлар тапшыру традицион тантаналы сүзләрдән, күп санлы кунаклар hәм затлы күлмәкләрдән башка узды, ә елмаюлар битлекләр астында калды. Әмма бернигә дә карамастан, бу көн балалар хәтерендә мәӊге сакланачак. Бу көн — барлык ишекләр ачылган, ә ваемсыз балачак мәктәп бусагасы артында калган көн. Ә алда аларны якты, искиткеч, гаҗәеп эмоцияләргә бай тормыш көтә.
Директорныӊ укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Максимовна Мөстәкыймова сүзләре буенча, быел мәктәпне 104 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый, шуларныӊ дүртесе отличиеле аттестатлар белән, hәм 33 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. “Беренче бердәм дәүләт имтиханын балалар 3 июльдә тапшыра, бу рус теленнән имтихан булачак. Мәктәпне тәмамлаучылар “ИТ-технология” юнәлеше буенча Пермь дәүләт милли тикшеренү университетына укырга керергә ниятли, кайберләре Пермь милли тикшеренү политехник университетын сайлый, аларны физика-математика юнәлеше кызыксындыра.
Элегрәк күпләр юриспруденциягә керсә, быел тенденция үзгәрде. Өлкән сыйныфларда укучылар үз тормышларын медицина белән бәйләү өчен химия, биологияне профильле дәрәҗәдә өйрәнәләр”.
Безгә чыгарылыш сыйныф укучыларына тормыш юлы буенча ышанычлы атлауларын телисе генә кала. Сезгә уӊыш hәм казанышлар юлдаш булсын, сәләтләрегезне үстерегез hәм hәрвакыт яхшы, лаеклы киләчәккә ышаныч белән яшәгез!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *