Үрнәк гаилә

Примерная семья Адутовых - Уймуж

Актив тормыш рәвеше алып баручы Рафикъ абый hәм Мөслимә апа Адутовлар авылларыныӊ хөрмәтле затлары. Хәзер алар лаеклы ялда, тыныч гомер кичерәләр.
Рафикъ Миргалим улы гомер буе шофер була. Бөтен төр техникада эшли, хезмәтен намус белән башкара. Ярышларда җиӊү яулый, мактау грамоталары hәм дипломнар, медальләр, 1977 елда III дәрәҗә “Хезмәт даны“ ордены белән бүләкләнә. Ә Мөслимә Гафур кызы башта балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, аннан мөдир булып билгеләнә hәм 2007 елда пенсиягә чыкканчы эшли.
— Үзем Усаклы авылыннан, 1966 елда Пермь педагогия училищесын тәмамлап юллама буенча бирегә эшкә җибәрелдем. Балалар күп, төркемдә 25-27 була иде, аннан ике төркем оештырдык. Хәзер авылда балалар бакчасы ябылды, 4 бала Федоркига йөри, — ди Мөслимә Гафур кызы.
Бу гаиләдә 3 бала тәрбияләнә, инде 4 оныклары бар. Өлкән кызлары Эльмира hәм уллары Алмаз Бардада, икенче кызы Эльзира Федоркида яшиләр. Ял hәм бәйрәмнәрдә алар әти-әниләренә киләләр, булышалар. Адутовларныӊ шәхси хуҗалыгында җәен төрле яшелчәҗимеш үстерелә, якынча 1500-2000 пар мунча яфрагы бәйләргә дә өлгерәләр.
— Авторитетка ия үрнәк гаилә, икесе дә хезмәт ветераннары. Аларга киӊәш сорап киләбез. Аралашып яшибез, авылда үткәрелгән чараларда катнашалар. Туганнары белән яхшы мөнәсәбәттә, — диде бу гаилә турында Резеда Мәсгут кызы.
Киләсе елныӊ май аенда Адутовларныӊ бер гаилә булып яшәүләренә, Аллаh боерса, 55 ел тула, насыйп булсын. Гаилә бәйрәмегезне якыннарыгыз белән үткәрергә, алга таба да тормышка сөенеп яшәргә язсын.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *