Патриотик рухтагы спорт чарасы

“БАТЫР” физкультура-сәламәтәндерү комплексында 6 февральдә 2004-2006 елларда туган егетләр hәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенрәсәй турниры үткәрелде. “Әфган сугышында вафат булганнар истәлегенә” оештырылган бу ярышларда Пермь краеныӊ Барда, Кунгур, Суксун, Уен, Чернушка муниципаль округлары, Татарстан hәм Башкортостан Республикалары вәкилләре – 80гә якын спортчы көч сынашты. Быелгы бәйге Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруныӊ 32 еллыгына багышланган. Бөтенрәсәй турнирына яшь көрәшчеләр әле ярыш буласы көнгә кадәр үк килеп урнашты, ара шактый ерак иде. Иртәгесен иртүк әзерлек эшләре башланды: үлчәнүләр, мандат комиссиясе утырышы,

Подробнее

Истәлекле очрашулар

БАРДА ҖИРЕ зур кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев hәм конгресс Башкарма комитетыныӊ җаваплы хезмәткәрләре, Идел буе федераль округы төбәкләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре hәм әгъзалары 31 январьда округ белән таныштылар hәм үткәрелгән чараларда катнаштылар. Кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде, ул Бардада урнашкан учреждениеләрдә, Габдулла Тукай паркында булу hәм шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу, Үдик урта мәктәбе газ котельныен ачу hәм мәктәп эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алды. Ә төп чаралар

Подробнее

Чит җирләрдә көл булып сибелеп калырмын микән?

Бу язма Яңа Казанка авылында гомер кичергән, 9 бала тәрбияләп үстергән Миншаех hәм Бибинур Миназетдиновларның бәхетле дә, аянычлы да язмышлары турында. Яңа Казанка авылында туып гомер кичерсәләр дә, Миншаех кода белән Бибинур кодагыйның нәсел җепләре Татарстан белән бәйле. Миншаех коданың әти-әниләре Минзәлә районының Таулар авылыннан, ә Бибинур кодагыйның әти-әниләре Чаллы районы Күперле авылыннан. Аларны күчеп килергә корылык, ачлык мәҗбүр итә. 1905 елда туган Миназетдинов Миншаех hәм 1907 елда туган Камалетдинова Бибинурның балачак, яшьлек еллары матур табигатьле, җиләк-җимешкә бай урманлы Яңа

Подробнее

Чын спорт тамашасы

1 2 3 ► Ралли буенча Рәсәй кубогының II этабы, Lаda rally cupның I этабы һәм «Барда раллие – 2021» Пермь крае чемпионаты кышкы каникулларның соңгы ял көннәренә – 8-10 январьга туры килде. Рәсәй дәрәҗәсендәге спорт бәйгесе Барда җирендә инде сигезенче тапкыр уздырылды, катнашучылар саны артуы аеруча сөенечле күренеш. Чараны оештыручылар: Пермь крае Физик культура һәм спорт министрлыгы, «Пермь крае Автомобиль спорты федерациясе» җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе. Барда округы авыллары аша узган трасса катлаулы һәм күп планлы, узышчыларны

Подробнее

Каз карау — табышлы

Жители села Сараши Вильсур Аухатович и Гульнара Тауфиковна Уразбаевы ежегодно содержат по несколько десятков гусей.

Барда муниципаль округыныӊ рәсми символы саналган гербта очып баручы көмеш каз сурәтләнгән. Муллык hәм иминлек, дуслык, игелекле омтылыш, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә тугрылыкны гәүдәләндергән бу кош “Каҗмакты“, “Барда“ авыллары исеменә бәйле борынгы риваятьтә дә чагылыш таба. Тол суында казлары аккан әбекәйнеӊ: “Казым акты, казым акты, бар да, бар да“, — дип елавы турында барыбыз да ишетеп беләдер, мөгаен. Әйе, безнеӊ якларда каз — йорт кошы гына саналмый, ә аерым бер дәрәҗәгә ия. Барданыӊ үзәк урамында аӊар hәйкәл урнаштырылган, күпме шигырь, җырлар иҗат

Подробнее

Кече Ватанымны яратам

Элина Маратовна Исмагилова из Барды.

Исегезгә төшерәм, 16 ноябрьдә нәтиҗәләр ясалды hәм Кама буеныӊ 600гә якын мәктәп укучысы hәм студенты “Пермь крае горурлыгы” аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде. Бу билгене алу – зур дәрәҗә, чөнки аны хәзерге заман яшьләренеӊ иӊ сәләтле hәм актив вәкилләренә тапшыралар. Барда муниципаль округыннан бу бүләккә лаек булган алты бала арасында Бардадан Элина Марат кызы Исмәгыйлова да бар. Элина бу билге белән икенче ел рәттән бүләкләнә, әгәр ул 2019 елда “Интеллект” номинациясендә их яхшысы дип табылса, бу юлы – “Җәмәгать эшчәнлеге”

Подробнее

Бәйрәм тудыручы кеше

Нәрсә ул бәйрәм? Берәүләр өчен бу — фейерверк hәм бокаллар чыӊы белән ыгы-зыгылы тантана, икенчеләр өчен — бай өстәл артында туганнар җыелу. hәм, әлбәттә, hәркем үзенчә хаклы. Чөнки күпчелек өчен бәйрәм — ул якын кешеләр бергә җыелган вакыт, ә сәбәп булып юбилейлар, туган көннәр, туйлар кебек төрле матур даталар хезмәт итә… Әмма кемгәдер бәйрәм – ял булса, башкалар өчен ул — чын хезмәт, чөнки теләсә кайсы тантана артында бәйрәмнеӊ ничек узуына турыдан-туры бәйле кешеләр тора. Көтеп алынган hәм яраткан Яӊа

Подробнее

Таныклык акчалары — ипотекага

Среди счастливых получателей государственной поддержки - и чета Зимасовых

Барда муниципаль округы администрациясе эшчәнлегенеӊ төп бурычларыныӊ берсе – яшь гаиләләрнеӊ торак шартларын яхшырту. Быел төрле программалар кысаларында 51 гаиләгә таныклык тапшырылды hәм алар үзләренеӊ торак шартларын яхшырта алды. Дәүләт ярдәменә ия булучы парларныӊ берсе – Зимасовлар гаиләсе. Миӊа Нәфис Әдип улы белән Эльвина Нурфаил кызы йортында булу hәм бу искиткеч гаилә белән якыннан танышу бәхете елмайды. Зимасовлар йорты дөнья ыгызыгысыннан Барда урамнары hәм тыкрыклары арасында яшеренгән сыман, без аны тиз эзләп тапмадык. Тик якынрак килгән саен, хуҗалар йортны яратуын

Подробнее

Игез бала – Ходай бүләге

18 ноября в семье Ришата Фазиловича и Альфизы Хабибрахмановны Якуповых из Березников произошло радостное событие - родились близнецы. Младенцам дали имена Кемаль и Ранель.

КАЕНАВЫЛДА яшәүче Ришат Фазил улы hәм Әлфизә Хәбибрахман кызы Якуповлар гаиләсендә 18 ноябрьдә күӊелле вакыйга күзәтелгән — игезәк малайлар туган. Сабыйларга Кемаль hәм Ранель исемнәрен сайлаганнар. Игезәк балалар туасын Әлфизәгә беренче УЗИ каравында ук әйткән булалар. — Башта шок хәлендә калдым, аннан сөендем. Нәселебездә дә игезәкләр бар иде. Балалар тугач, беренче атналарда авыр булды, хәзер җиӊелрәк. Холкы буенча Кемаль тынычрак, ә Ранель активрак, аныӊ елавы да аерылып тора – кычкырыбрак елый. Характерлары төрле буласын әле улларым туганчы ук сизә идем.

Подробнее

Балаларга — торак

Жилье - детям

ОКРУГ башлыгы Х.Г.Алапанов 18 декабрьдә тантаналы шартларда безнеӊ территориядә яшәүче өч яшь кешегә: Раушан Кучукбаевка, Айгөл Сакаевага hәм Ленар Акбашевка фатир ачкычлары тапшырды. Күптән көтелгән вакыйга Барда муниципаль районы администрациясенеӊ карары ярдәмендә мөмкин булды, аныӊ нигезендә ятим балалар hәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган затларны Барда муниципаль районыныӊ махсус торак фондыннан торак биналар белән тәэмин итү вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды. — Бүген без күӊелле сәбәп буенча җыелдык. Округыбызда торак белән тәэмин итү буенча төрле программалар тормышка ашырыла hәм

Подробнее