Бердәм хезмәт нәтиҗәсе

Нынче обновили памятник павшим в годы Великой Отечественной войныБЕРЕНЧЕ эш итеп, безне бүгенге экскурсовод Тамара Анатольевна үзләренеӊ уртак эш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Быел Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булучыларга hәйкәл яӊартылды. Җирлек бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар акбур белән буяуларга hәм пумалаларга җитте. Авылныӊ актив кешеләре, җиӊ сызганып, берничә көн эчендә матурлык тудырдылар. Безнеӊ авылдан 55 кеше фронтка киткән, шуларныӊ 45е әйләнеп кайтмаган. Кызганычка каршы, бүген безнеӊ бер генә ветераныбыз да, тол калган хатыннарыбыз да юк, сугыш чоры балалары гына калды. Узган ел үзсалым кысаларында шунда ук янәшәдә балалар өчен уен мәйданчыгы төзекләндердек, подрядчы тренажерлар, беседка, таган, карусель, комлык, таучык урнаштырды, тиздән эскәмияләр hәм өстәл көтәбез. Быел чәчәкләр hәм шырпы куаклары утыртачакбыз. Мәйданчыкка ихтыяҗ зур — җирле hәм җәйгә әби-бабайлар янына кайткан балалар да күп,” — дип сөйли Тамара Гусева. Аныӊ сүзләрен раслап, күпмедер вакыттан соӊ бирегә балалар килде, алар рәхәтләнеп уйнадылар, шудылар, кыскасы, вакытны күӊелле уздырдылар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *