Төбәгебезнеӊ сәләтле улы
Наил Габдушев Барда округында танылган шәхес, аныӊ сыннары, скульптур композицияләре төбәгебез авылларын бизи, китаплары дөнья күрде. Икенче апрельдә талантлы якташыбыз үзенеӊ иҗат кичәсен оештырды. Барда мәдәният hәм ял үзәгендә ул көнне халык шактый җыелды. Вестибюльдә авторныӊ туган як табигате сурәтләнгән картиналарыннан, янәшәбездә яшәүчеләрнеӊ портретларыннан бай күргәзмә эшләде. Наил Мөхетдин улы Габдушев Барда районы Каенавылда туып-үсә, урта мәктәп тәмамлый hәм Пермьдәге 27нче hөнәр училищесында рәссам-рестовраторлыкка укый. Түбән Тагил дәүләт педагогия институтыныӊ сәнгать – графика факультетында белем ала ул. Мәгариф учреждениеләрендә хезмәткә








