Талканлыда редакция көне

Округ авылларында яшәүчеләргә, аларныӊ көнкүрешенә, эш-шөгыльләренә багышланган сәхифәбезне дәвам итәбез. Ноябрь аеныӊ соӊгы көннәрендә “Таӊ” газетасыныӊ иҗат төркеме округныӊ көньягында урнашкан авылларныӊ берсе – Талканлы халкы белән очраштык. Биредә яшәүчеләр белән безне Яӊавыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәбиб кызы Юсупова таныштырды, аӊа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Талканлы авылы ни өчен әлеге исемне алган икән? Авыл халкы сүзләренчә, элек биредә талкан тарттырганнар, тегермәне эшләгән икән дигән фикер ишеттек. Халык саны аз булса да, авыл яши. Җәй көннәрендә Свердловск шәhәреннән Зөhрә Власова, Уфадан

Подробнее

Биш бала әнисе

Туган ягын ямьләп яшәүчеләргә Талканлы авылыннан Санига Мәүләви кызы Габтукаеваны кертергә була. Хезмәт ветераны, 5 бала әнисе, оныкларыныӊ яраткан картәнисе, авылдашларыныӊ хөрмәтенә лаеклы ул. Яӊавыл территориаль бүлеге ветераннар советы рәисе Р.Х. Юсупова Санига апа турында җылы сүзләр әйтте. — Актив зат, оештырылган чараларда катнаша, “Тынгысыз йөрәкләр” фольклор төркеменә йөри, җырлый, бии. Күптән түгел коллективыбыз белән Төнгүктә “Сердәш” ансамблен 10 еллык бәйрәмнәре белән котлап чыгыш ясадык. Габтукаевлар төбәгебезнеӊ үрнәк гаиләләреннән санала, 5 балаларына яхшы тәрбия бирделәр. Габделбарый абый белән алар бергә

Подробнее

Таhир белән Таhирә

Май аенда бергә гаилә коруларыныӊ 50 еллыкларын – алтын туйларын билгеләп үткән Шаригиннар гаиләсендә дә булдык без. Таhир Мөхәммәтхан улы hәм Таhирә Камил кызы 2 балаларын олы тормыш юлына тәрбияләп озатканнар, хәзер аларныӊ 4 оныклары, бер оныкчыклары бар. Таhир белән Таhирә… Исемнәр очраклы шулай туры килде микән? “Зөhрә очрармы дигән идем, Таhирә белән очрашып кавыштык”, — диде Таhир абый безгә елмаеп. Ул үзе Башкортостанныӊ Янаул районы Югары Чат авылында туган. 1968 елда Свердловский шәhәрендә Уралмаш заводына урнашкан, формалаучы, форма ясаучы

Подробнее