Наил Габдушев Барда округында танылган шәхес, аныӊ сыннары, скульптур композицияләре төбәгебез авылларын бизи, китаплары дөнья күрде. Икенче апрельдә талантлы якташыбыз үзенеӊ иҗат кичәсен оештырды.
Барда мәдәният hәм ял үзәгендә ул көнне халык шактый җыелды. Вестибюльдә авторныӊ туган як табигате сурәтләнгән картиналарыннан, янәшәбездә яшәүчеләрнеӊ портретларыннан бай күргәзмә эшләде.
Наил Мөхетдин улы Габдушев Барда районы Каенавылда туып-үсә, урта мәктәп тәмамлый hәм Пермьдәге 27нче hөнәр училищесында рәссам-рестовраторлыкка укый. Түбән Тагил дәүләт педагогия институтыныӊ сәнгать – графика факультетында белем ала ул. Мәгариф учреждениеләрендә хезмәткә 28 ел гомерен багышлый: Каенавыл урта, Барда махсус коррекция, Пермь кадет мәктәпләрендә рәсем hәм сызым укытучысы булып эшли. Укучыларыныӊ хезмәтләре край конкурсларында призлы урыннар яулый, Башкортостанда нәшер ителүче “Акбүзат” журналында дөнья күрә. Балаларга өстәмә белем бирүдә катнаша: балалар иҗат йорты аша “Яшь сынчы”, яшь техниклар станциясе аша “Агачны чүкеп ясау” түгәрәкләре алып бара. Укытучылык эшчәнлеген алып бару белән бергә рәсем сәнгате hәм скульптура белән шөгыльләнә, Барда округында, Пермьдә, Екатеринбургта, Башкортостанныӊ Тәтешле районында күргәзмәләрен оештыра. “Замандаш портреты” проектында катнаша. Башкорт халкыныӊ телен, мәдәниятен, традицияләрен саклаган hәм үстергән өчен Башкортостан Республикасы дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе К. Толкачев исеменнән Рәхмәт хаты hәм “Ал да нур чәч халкыӊа” медале белән бүләкләнгән. Шулай ук Республика башлыгы Р.Ф. Хәбировныӊ Рәхмәт хатына, мәдәният ми-
нистрлыгы почет грамотасына, Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов hәм Дума рәисе И.Р. Вахитовныӊ почет грамоталарына ия. Наил Мөхетдин улы Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге hәм Рәссамнар берлеге әгъзасы да. Ә хәзер ул чикләнгән җаваплылыктагы “ЛУКОМ-А-Пермь” җәмгыятендә эшли.
— Беренче хезмәтем – Рәшит абый Ягъфәровка багышлап мемориаль такта булды, ул “Таӊ” газетасы редакциясенеӊ элеккеге бинасына эленгән. Шундый ук элмә такта галим укыган Күчтәнти мәктәбендә куелды. Авылдашым Мәсгут абый Имашевныӊ 80 яше тулу уӊаеннан бюст ясадым, ул мәктәп алдында тора. Барданыӊ Ленин урамындагы казлар сыны өстендә бер ел эшләдем. 2014 елныӊ көзендә Тукай паркында Шүрәле hәм Былтыр скульптур композициясе урнаштырылды, аларны тимер-бетоннан эшләдем, дүрт ай вакыт китте. Ә аӊа кадәр паркта Тукай әсәре буенча персонаж буларак Су анасы сыны урнаштырылган иде. Тагын Җәмигъ мәчете янында “Барда түбәтәе” арт-объекты, Үдик урта мәктәбенеӊ башлангыч класслар бинасында биредә укыган галим Ә.Х. Мукатанов барельефы, Түбәнавылда Дан орденыныӊ тулы кавалеры Ә.Г. Даутов бюсты, I Әрҗәндә “Беренче Укытучыга”, Бардада “Ана hәм бала” hәйкәлләре, буа янында агачтан “Җиде газизләр” скульптур сыннарын иҗат иттем, — дип сөйли оста. Ул тудырган скульптур композицияләр округыбызныӊ истәлекле урыннарына әйләнә.
Наил Габдушев безгә шигырьләр иҗат итүе белән дә билгеле. Аныӊ “Сәер булды, никтер, язмышым…”, “Дала чыӊы”, “Язларыӊда калсаӊый”, “Балаларга күчтәнәч”, Барда округы балаларыныӊ иҗаты буенча “Йолдызлык” шигъри җыентыгы, Казанда яшәүче танылган якташыбыз Мәсгут Габдрахман улы Имашев иҗатына hәм тормыш юлына багышлап “Моӊ канатында” дип аталган hәм башка китаплары дөнья күрде.
— Сагынуым көчле булгангадыр, армия хезмәте узганда күӊелдә шигырь юллары туды. Басылып чыккан китапларым өчен җирле шагыйребез, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Идият Мокыйм улы Әшировка hәм “Таӊ” газетасыныӊ элекке редакторы
Уразов Эльмарт Шәйхи улына рәхмәтлемен, — диде ул.
Иҗат кичәсенә округ җитәкчелеге, хезмәттәшләре, дуслары,
классташлары, укучылары, гомумән, аныӊ талантын хөрмәт итүчеләр килде.
— Сез рәссам, скульптор, шагыйрь, остаз, күпкырлы талант иясе. Иҗади шәхес буларак, үзешчән сәнгатьтә актив катнашасыз, төрле музыка уен коралларында уйныйсыз, Барда халык театры актеры да. Портретлар галереясы булдырган өчен зур рәхмәтебезне кабул итегез. Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын, сезгә сәламәтлек, уӊышлар телибез, — диделәр Барда округы администрациясенеӊ мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, округ мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева, “Пермь крае башкортлары корылтае” рәисе Р.Т. Мөхәммәтьянов, Барда районы башкортлары корылтае рәисе М.Н. Мозафаров, Пермь крае буенча Башкортостан Республикасы тарихи-мәдәни үзәге филиалыныӊ баш белгече Р.Р. Мукаев h.б.
Сәхнәдә округныӊ иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылар чыгыш ясады, шулай ук Казан каласыннан махсус кайткан якташыбыз Динара Фәхриева, Пермьнән Рөстәм Батршин җырларын бүләк итте. Наил Габдушевныӊ үзе язган шигырьләрен укуы, аныӊ сүзләренә иҗат ителгән җырлар яӊгыравы тамашачылар күӊеленә аеруча хуш килде. Сәләтле якташыбызныӊ иҗат бәйрәме әнә шулай кызыклы hәм мәгълүматлы узды, яӊа иҗат әсәрләренә башлангыч, көч hәм дәрман булса иде ул.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.





