Өлкәннәрдә — акыл, сабырлык
Барда муниципаль округы территориясендә быел да “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсы уздырыла. Бәйгене оештыру hәм үткәрүне коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – район ветераннар советы алып бара. Оешманыӊ төп максатларыннан өлкән буын кешеләренеӊ гражданлык, социаль-икътисади, хезмәт, шәхси хокукларын hәм ирекләрен яклау, аларныӊ матди иминлеген, торак шартларын, сәүдә, көнкүреш, медицина hәм башка хезмәт күрсәтү төрләрен яхшырту санала. Шулай ук җәмгыятьтә югары әхлакый hәм рухи кыйммәтләрне раслауга, халыкныӊ милли мәдәниятләрен саклауга hәм баетуга, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Ватанга хезмәт итүдә иӊ яхшы традицияләрне тапшыруга







