Таhир белән Таhирә

Май аенда бергә гаилә коруларыныӊ 50 еллыкларын – алтын туйларын билгеләп үткән Шаригиннар гаиләсендә дә булдык без. Таhир Мөхәммәтхан улы hәм Таhирә Камил кызы 2 балаларын олы тормыш юлына тәрбияләп озатканнар, хәзер аларныӊ 4 оныклары, бер оныкчыклары бар.

Таhир белән Таhирә… Исемнәр очраклы шулай туры килде микән? “Зөhрә очрармы дигән идем, Таhирә белән очрашып кавыштык”, — диде Таhир абый безгә елмаеп. Ул үзе Башкортостанныӊ Янаул районы Югары Чат авылында туган. 1968 елда Свердловский шәhәрендә Уралмаш заводына урнашкан, формалаучы, форма ясаучы булып эшләгән. Таhир Мөхәммәтхан улы мактаулы хезмәт юлы үтә, күп санлы мактаулы исемнәргә ирешә: 1974, 1978, 1979 елларда “Социалистик ярыш җиӊүчесе”, 9ынчы, 10ынчы, 11енче бишьеллыклар ударнигы булып таныла. 1979 hәм 1984 елларда “Сыйфат остасы”билгесе, 1989 елда “Хезмәттәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнә, федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны, 2009 елда лаеклы ялга туктый. Искитмәле, бу кадәр җиӊүләрне яулаганчы никадәр тырышырга кирәк булгандыр аӊа!

Таhирә апа исә Талканлы авылында туып-үсә. Башап Баш башлангыч мәктәбеннән соӊ Яӊавылда укый, урта белемне кичке мәктәптә ала hәм авыл Советында секретарь, китапханәче була.

— Күршебездә яшәүче егет Свердловск шәhәрендә эшләде. Бервакыт ул авылга кунак егете белән кайтты, без дусларыбыз туенда таныштык hәм 1973 елда кавыштык. Мин дә заводка урнаштым, ашханәдә, аннан 23 елдан артык металл буяучы булып эшләдем, гомуми стажым 33 елга тулды. Икебез дә кайнар цехта эшләдек. Талканлыга олы яшьтәге авыру әнине карау өчен төп йортка
кайттым, 4 ел тәрбияләп соӊгы юлга озаттык. Лаеклы ялга чыккач, 2010 елда Таhир дә авылга яшәргә кайтты. Өйне төзекләндердек. Мал асрамыйбыз, тавыкларыбыз бар, бакчада яшелчә hәм җимешләр үстерәбез.

Гомер дигәнеӊ hич сизелмичә үтә шул. Җир җимертеп эшләп йөргән чаклар да узып киткән. Кай арада уллары үсеп буй җиткән, бу гаиләдә 2 ул тәрбияләнгән. Өлкәннәре Илнур хәзер гаиләсе белән Екатеринбург шәhәрендә яши, аныӊ 2 баласы бар. Ә Илнар Казанда гомер итә, шулай ук 2 бала карыйлар. Җәен әти-әниләре янына кайталар, ярдәм итәләр.

— Шаригиннар кайтып төпләнгәннән соӊ Талканлы авылына ямь кереп китте. Таhир абый гармунда, хромкада уйный, китаплар күп укый. Аларныӊ күӊелләре киӊ, кунакчыл, дуслары күп, Екатеринбургтан, Казаннан, Башкортостаннан да киләләр. Таhирә апа мәктәп елларыннан ук җырлый, тавышы көчле. Ярдәмчел дә алар, туганнары Илдар Казнинны тәрбиялиләр, — диде Рәмзия Хәбиб кызы бу гаилә турында.

— Авылда рәхәт, бигрәк ямьле, матур. Авылдашлар белән аралашып, җырлашып, гөрләшеп яшибез. Яӊавыл мәдәният йортына йөрибез, сәнгатьне, табигатьне яратабыз. Оныгыбыз да вокал буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Тормышыбыз яхшы, кайнар су килгән, уӊайлыклар тудырылган. Балаларыбызга рәхмәт, алар булышмаса, яшәве авыррак булыр иде”, — диләр Шаригиннар.

Таhир абый гармунда уйный, Таhирә апа җырлый:

“… Без әле дә матур.

Без әле дә бергә.

Тик кайгылар гына килмәсен…”

Аларга күршеләре Санига Мәүләви кызы да кушыла, Таhирә апа белән балачакларыннан бирле бергә, гомер буе дуслар. Шулай дуслыкныӊ кадерен белеп, туганлыкны олылап яши беләләр Талканлыда.

Сәхифәне Роза Гыйззәтуллина hәм Ибраhим Тимганов (фотолар) әзерләделәр


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *