Туган ягын ямьләп яшәүчеләргә Талканлы авылыннан Санига Мәүләви кызы Габтукаеваны кертергә була. Хезмәт ветераны, 5 бала әнисе, оныкларыныӊ яраткан картәнисе, авылдашларыныӊ хөрмәтенә лаеклы ул.
Яӊавыл территориаль бүлеге ветераннар советы рәисе Р.Х. Юсупова Санига апа турында җылы сүзләр әйтте.
— Актив зат, оештырылган чараларда катнаша, “Тынгысыз йөрәкләр” фольклор төркеменә йөри, җырлый, бии. Күптән түгел коллективыбыз белән Төнгүктә “Сердәш” ансамблен 10 еллык бәйрәмнәре белән котлап чыгыш ясадык. Габтукаевлар төбәгебезнеӊ үрнәк гаиләләреннән санала, 5 балаларына яхшы тәрбия бирделәр. Габделбарый абый белән алар бергә 45 елга якын яшәделәр, инде ул 13 ел безнеӊ арада түгел. Санига апа бакчасында яшелчә-җимешләр үстерә, тавыклар карый. Җәен hәм көзен урман, кырлардан дару үләннәре, җимешләр җыя. Элегрәк кул эшләре дә тота иде, чигү чикте. Ә Габделбарый абый гармунда уйнады, җырлады да, — диде Рәмзия Хәбиб кызы.
Әйе, Санига апа туган җирлегенеӊ хөрмәтле кешесе. Ул 1948 елда Карман авылында туа hәм 3 яшеннән Талканлыда үсә. Башап Башта башлангыч мәктәп, Яӊавылда 8 класс тәмамлый hәм Сарашта урта белем ала. Габделбарый Муса улы белән гаилә коралар, башта Яӊавылда яшиләр. Санига апа урман хуҗалыгында икмәк пешерү цехын җитәкли, озак еллар Госстрах оешмасында эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга. Ә гаилә башлыгы водитель була, бу хезмәткә ул 24 ел гомерен багышлый. Габделбарый абый теләве буенча 1999 елда алар Талканлыда елга буенда яӊа йорт җиткерәләр, “туган авылда торасым килә”, ди ул. Йортлары зур, матур гөлләр: фикус, абутилон, бегония, яраннар hәм башкалар үсә.
Габтукаевлар 5 бала тәрбиялиләр. Әлфинә Яӊавылда яши, социаль хезмәткәр булып эшли (фотода әнисе янәшәсендә). Гүзәлия әнисе янында, Лилия Күчтәнти фельдшерлык-акушерлык пунктында мөдир булып эшли, карманлыларга да медицина хезмәте күрсәтә. Алсу Татарстанныӊ Актаныш районында мәдәният хезмәткәре. Уллары Линар Екатеринбург каласында суд приставларында эшли.
— Балаларыбызны акыллы, әйбәт булып үссеннәр, үзләре теләгән hөнәрләр буенча белем алып эшләсеннәр, таза булсыннар, дидек. Минем 8 оныгым, 3 оныкчыгым бар, — дип сөенече белән уртаклаша әӊгәмәдәшем.
Санига Мәүләви кызы федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны, стажы 35 елга тигез. Ул Госстрах оешмасында эшләгән елларында “Социалистик ярыш җиӊүчесе” исеменә лаек булган, шулай ук чаӊгы буенча район күләмендәге ярышларда призлы урыннар алуга ирешкән. Менә шундый уӊган гаилә яши Талканлы авылында.
Сәхифәне Роза Гыйззәтуллина hәм Ибраhим Тимганов (фотолар) әзерләделәр




