Сария Гаптрәхим кызы Рангулованыӊ Түбәнавылда яшәвенә быел 47 ел тула. Ул үзе Аклыш авылы кызы, Оса педагогия училищесын тәмамлаганнан соӊ 1977 елда бу авылга балаларга белем бирергә юллама буенча җибәрелә. Язмышын Рәмзит Мөхәммәтгали улы белән бәйли hәм гомерлеккә биредә төпләнеп кала, 2 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Язмам герое 35 ел башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда, федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны. Кул эшләре тота: бәйли, тегә, чигә. Осталыгы әнисеннән килә. Йортта гөлләр күплегенә игътибар иттем, алар бит тирә-юньгә ямь өсти.
— Әнидән 9 яшемдә калдым. Ул шома чигә иде, карап торганым булды. Кул эшләренә кешедән күреп өйрәндем, интернет та ярдәм итте. Төрле ысуллар белән чиктем: шома чигү белән шөгыльләндем, тапкырлап картиналар, шәмаилләр чиктем, сәйлән дә кулландым, элмәле (тамбурлы – редакциядән) чигүне дә үзләштердем. Хәзер хатын-кызларга изү әзерлибез.
Әӊгәмәдәшем дин юлында, тормыш иптәше белән икесе дә намазда, мәчеткә йөриләр. Узган елда мәчет каршында “Исламия” түгәрәге оештырып гарәпчә укый башлаганнар, мөнәҗәтләр өйрәнәләр. Бардадан килеп 2 ел Зөфәр кызы Зәлфирә абыстай Кучукбаева белем биргән. Хәзер Сария Гаптрәхим кызы үзе дә Каенавылда теләге булганнарны барып укыта. Түбәнавыл мәчетендә Ислам мәдәнияте музее ачулары да саваплы гамәлләрдән булса иде.
— Музеебызда иӊ кадерле әйберләрдән 3 кабат хаҗга барган Гыймадетдин ишан Булатый хаҗинеӊ хәзрәт чапаны бар, ул 1834 — 1916 елларда яшәгән. Аны Түбәнавылга имам итеп җибәргәннәр, музейда бу хактагы таныклык саклана. Булатый хаҗи Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуровныӊ җизнисе, ягъни апасыныӊ ире була. Хәзрәт чапанын оныгыныӊ хатыны Оркыя әби саклаган. Авылдашларныӊ Ислам мәдәнияте музеена тапшырган китапларын укыйсы, өйрәнәсем килә. Анда бит Тукай әсәрләре дә бар, — диде ул безгә.
С.Г. Рангулова ислам, мәдәни hәм рухи традицияләрне тараткан hәм актив дини эшчәнлеге өчен Рәсәй мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Пермь крае мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенеӊ Рәхмәт хатына лаек булган.