”Эшләгәнгә эш күп”

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булып Фәниз Габдрахман улы Маматов 2021 елда теркәлгән, аӊа кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотканнар. Ул үзе Бардадагы 66 нчы училищены тәмамлый hәм Чайковский шәhәрендәге автомәктәптә укый. Аларныӊ 130 гектар мәйданда чәчү җирләре, шулай ук күпьеллык үләннәр үскән печәнлекләре дә бар.

— Хуҗалыгыбызда маллар карыйбыз, 6 баш үгезләр hәм таналар бар. Печән үзебез әзерлибез, якынча 2 меӊ рулон тирәсе, сатабыз да. Техника күп, сезонлы эшләргә кешеләрне дә җәлеп итәбез. 2023 елныӊ декабрендә Елово районы Дуброво авылыннан 10 баш герефорд токымлы таналар, 2 үгез алдык.

Маматовлар 36 ел бергә яшиләр, йорт җиткергәннәр, 2 бала тәрбияләгәннәр. Фермер хуҗалыгын уллары Фәндүс белән бергә алып баралар, ул тагын Бардага йөреп эшләргә өлгерә. Кыскасы, шөгыльләре күп төрле.

— Кышын килешү буенча 5 авылда – Тү-бәнавылдан кала Каенавыл, Байавыл, Кодаш hәм Чувашайныӊ юлларын кардан чистартам, озынлыгы 36 км тәшкил итә, — ди Фәниз Габдрахман улы.

Бу гаиләдә бал кортлары да тоталар, тик күп түгел. “Җитешеп булмый”, — дип сүзгә кушыла хуҗабикә Рәмзия Минҗан кызы. Ул бу авылга Искирдән килен булып төшкән.

— Авылныӊ иӊ эшчән кешеләре алар. Әтиләре Габдрахман Таhирҗан улы да шундый иде. Нәрсә дип мөрәҗәгать итсәӊ дә ярдәм итәләр, — диде Маматовлар турында ветеран укытучы Сария апа Рангулова.

— Әти “Хезмәт Даны” hәм Ленин орденнары белән бүләкләнгән, озак еллар механизатор булган. Эшләгән кешегә эш күп ул, эшләмәгәннәргә генә эш юк. Авылда яшәргә була, — диде фермер фикерен йомгаклап.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *