Ел фасылы алышына — яз килә

Табигатьнеӊ яӊару чоры күзгә күренеп сизелә, яз кояшы яктырак балкый, юллардан гөрләвекләр ага. Көн белән төн тигезләшкән вакытта төрки hәм фарсы халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Нәүрүз — “яӊа көн” дигән сүз, бардалылар бу бәйрәмне быел 17 мартта үткәрде. Округта яшәүчеләр hәм кунаклар өчен кызыклы программа: котлаулар, концерт, спорт ярышлары, халык уеннары оештырылды.

Бәйрәмчә бизәлгән Җиӊү мәйданында сәхнә рәтләре урнашкан, халыкка милли ризыклар, сувенирлар тәкъдим ителде. Тантана яӊа зур сәхнәдә балалар бию коллективларыныӊ матур чыгышлары белән башланды. Котлау өчен сүз округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаевка, Дума рәисе И.Р. Вахитовка, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиевага, 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченкога бирелде. Алар җыелучыларга изге теләкләрен юллады: иминлек, бәхет, хәерле гомер, уӊышлар теләде.

Теләүчеләр төрле ярмалардан пешерелгән тәмле ботка hәм беленнән, кайнар чәйдән авыз итте. Тамашада кышны озату, язны каршы алу күренешләре, халык уеннары hәм бәйгеләр иӊ күӊелле мизгелләр булды.

Нәүрүз бәйрәмендә күп төрле спорт ярышлары үткәрелде. “Колос” базасында муниципаль мәктәп Спартакиадасы кысаларында округ беренчелегенә оештырылган чаӊгы ярышлары яшь спортчыларны җәлеп итте, округ мәктәпләреннән 70тән артык укучы катнашты. Үз яшь категорияләрендә Альмир Ибраhимов, Регина Кузаева, Арсен Газизов, Азалия Акбашева, Рамина Рахмангулова, Артур Галиев, Марат Балтаев, Арсен Мәхмүдов, Алиса Тюлькина hәм Диана Мансурова җиӊеп чыктылар. Команда исәбендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: гомуми урта мәктәпләр арасында икенче Барда урта мәктәбенә тиӊнәр булмады, Барда гимназиясе икенче, Үдик урта мәктәбе өченче урыннарда. Төп мәктәпләр арасында җиӊүче булып Барда коррекция мәктәп-интернаты укучылары танылды.

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә шахмат сөючеләр иртүк җыйналды. Абсолют зачетта Светлана Әҗмәгулова беренче, Нәҗмегалим Балтачев икенче, Руслан Зәетов өченче урын алуга иреште. Ветераннар арасында Тимурхан Тимганов җиӊүче булып танылды, Александр Мөхәммәтҗанов белән Гафурҗан Сәгыйтов икенче hәм өченче урыннарны бүлеште. Яшүсмерләр арасында Азалия Исмәгыйлова җиӊү яулады, Артем Әхмәров hәм Илүс Нурсубин призлы икенче hәм өченче урыннарда.

Фойеда джакколо hәм новус буенча мавыктыргыч уеннар барды. Джакколо буенча Фаика Кадыйровага тиӊнәр булмады, Илнара Илкәева икенче урында, ә Илнур Куштанов өченче урын белән канәгатьләнде. Новус буенча ярышларда җиӊүчеләр булып хатын-кызлар арасында Әдилә Барсаева, Надежда Ванкаева hәм Таус Акманаева, ә ир-атлар арасында Раушан Таhиров, Айдар Зимасов hәм Фаил Азманов танылдылар.

Җиӊү мәйданында ачык hавада гер спорты hәм армрестлинг (кул көрәше) буенча ярышларда да халык күп катнашты. Хатын-кызлар арасында 160 тапкыр күтәреп Венера Рангулова барлык көндәшләрен җиӊүгә иреште, Розалия Хәлилова hәм Алия Юлаева да призерлар исемлегендә. Ир-атлар арасында беренче урынны Дилүз Мөстәкыймов алды, Илназ Ибраев hәм Исмәгыйль Бикмөхәммәтов икенче hәм өченче урыннарда. Кул көрәшендә хатын-кызлар арасында Зенфира Кучукбаева җиӊде, Рәфинә Әхмәрова белән Роза Хәлилова шулай ук призлы урыннарда. Ир-атлар арасында Альвер Мансуровка тиӊнәр булмады, Вадим Хәлилов hәм Эльмарт Иманаев та көндәшләрен җиӊү шатлыгын татыдылар. Җиӊүчеләр грамота hәм призлар белән бүләкләнде.

Табигать кышкы йокысыннан уяна, ел фасылы алышына. Яӊа уӊышлар, яӊа өметләр белән килсен языбыз!

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *