Укучылар алмашу

Международный школьный обмен

23 ОКТБРЬДэН 1 ноябрьгә кадәр Халыкара укучыларны алмашу кысаларында дүртенче Россия-Германия проекты тормышка ашырылды. Аның темасы «Россиядә һәм Германиядә кеше хокуклары» иде. Узган уку елының май аенда проектта катнаша алучы балалар һәм немец укучыларын үз йортларында кабул итәргә әзер гаиләләр исемлеге расланды. Алар гимназиянең 9-10 классларыннан 13 укучы, 2 җитәкче, Гера шәһәре гимназиясеннән 13 укучы һәм шул гимназиядән 3 укытучы — җитәкче. Аннан соң кабул итүче гаиләләр белән оп1ше танышу, Германиядәге яшьтәшләре белән язышу башланды. Моннан тыш, проектта катнашучы һәркем

Подробнее

Онытылмаслык очрашу

Для талантов нет преград

МОНДЫЙ концертлар булса да, сирәк була. Сәхнәгә беренче атлауларыннан ук күзләрдән яшьләрне китергән чыгышлар мәңгегә хәтергә уела. Пермь шәһәренең «Шире круг» иҗат коллективының концерт программасы Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәген бизәде. Коляскаларда биюче «Гротеск» һәм «Поющие руки» (кул хәрәкәте ярдәмендә) җыр ансамбле чыгышларын Барда тамашачысы көчле алкышларга күмде. «Гротеск» ансамбле җитәкчесе Екатерина Валерьевна Манохина сүзләре буенча, бу ансамбль 15 ел эшли. Пермь шәһәре спорт комитеты һәм өлкә инвалидлар җәмгыятенең уртак идеясе буларак тормышка ашырыла ул. — Бу составта өченче чыгышыбыз,

Подробнее

Үзеңә ышан — чемпион бул

Будь чемпионом

ОКТЯБРЬДә дүртенче Паралимпия фестиваленең V этабын үткәрү кысаларында «Үзеңә ышан — чемпион бул» (инвалид балалар өчен) девизы астында «Әти, әни, мин — спорт гаиләсе» край ачык спорт бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә край рәсемнәр конкурсында катнашучы-җиңүчеләр һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Гран-прига (13-17 яшь группасында) Аида Ибраһимова ия булды. Аида балалар иҗат йорты каршындагы «Свет жизни» түгәрәгендә 6 ел шөгыльләнә (өендә укытыла). Ул зур, тату гаиләдә тәрбияләнә. Кыз әкиятләр иҗат итә, рәсем ясарга ярата, тыңларга, аралашырга өйрәнә. Үз көчеңә ышаныч тәрбияләү буенча

Подробнее

Г.З.Насыров истәлегенә

8 НОБРЬДә «Факел» клубында танылган коммунист, районның почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашкан Г.З.Насыйров истәлегенә кикбоксинг буенча муниципаль турнир үтте. Ярышлар балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, Россия Коммунистик партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Спортчыларны кикбоксинг буенча секция тренеры һәм КПРФ Барда район комитетының беренче секретаре Т.А.Суфиянов сәламләде һәм аларга уңышлар юллады. КПРФ район комитетының идеология буенча секретаре Ленар Уразов бирегә килүчеләрне Г.З.Насыйровның биографиясе белән таныштырды, Бөек Октябрь социалистик революциясе турында сөйләде һәм егетләргә ярышларда лаеклы чыгыш ясауларын теләде. Барлыгы турнирда

Подробнее

Җәүһәр — Ашказар таңнарында

22-24 ОКТБРЬДэ Стәрлетамак шәһәрендә «Ашказар таңнары» республика башкорт фольклоры бәйрәме үтте, ул башкорт фольклорын саклау һәм үстерү, иң яхшы этнографик фольклор коллективларын һәм башкаручыларны ачыклау, башкару дәрәҗәсен күтәрү, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге каршындагы «Җәүһәр» фольклор-бию коллективына бу бәйрәмдә катнашу бәхете елмайды. Өч көн дәвамында республикадан һәм Россия регионнарыннан 52 коллектив (барлыгы 855 кеше) үзләренең оригиналь программалары белән чыгыш ясады. Үз гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен яраткан һәм аңлаган тамашачылар каршында коллективка башкорт фольклор биюен башкару җиңел

Подробнее

Милләтләр салават күпере

4 НОБРЬДә Пермьнең Яшьләр йортында Пермь крае Мәдәният министрлыгы һәм Пермь шәһәре ГУВДсы каршындагы Иҗтимагый совет булышлыгы белән «Милләтләр салават күпере» («Радуга наций») балалар иҗ ат фестивале старт алды. Аның төп максаты — балаларны һәм үсмерләрне край территориясендә яшәүче халыкларның һәм милләтләрнең мәдәниятенә җәлеп итү. Фестивальдә Пермьнән һәм Пермь краеннан милли халык балалар коллективлары катнашты, алар тамашачыларга милли өс-киемнәрнең, җырларның һәм биюләрнең бөтен матурлыгын күрсәттеләр. Сәхнәдә татар халык костюмнары кокошниклар һәм кызыл сарафаннар белән, рус халык җырлары белорус хороводы белән

Подробнее

Бәйрәм тантанасы

10 НОБРЬ көнне Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлбәттә, чараның төп хуҗалары безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне, хокукыбызны яклаучы һәм саклаучы полиция хезмәткәрләре, служба ветераннары иде. Башта бәйрәм сәбәпчеләрен эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Р.С. Кучукбаев тәбрикләде һәм агымдагы елда бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә кыскача таныштырды. Аннан соң сәхнәгә муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев күтәрелделәр. Алар җылы котлауларын җиткереп, намуслы хезмәтләре белән аерылып торучы полиция хезмәткәрләреә

Подробнее

Вәгъдәгә тугрылык саклап

БЕЗ үз гомеребезне тулысы белән ышанып тапшырган профессияләр бар. Аларның берсе — врач. Врач булу — ул һөнәр генә түгел, ә хезмәтеңә үзеңне багышлау, югары максатларга хезмәт итү, дигән сүз. Ьәм моны бары шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр генә эшли ала. Барда үзәк район больницасы врач-терапевты Олег Габделбәр улы Тляшев нәкъ менә шундыйлардан, аның бәйрәме дә, яллары да юк: кирәк икән, ул беренчеләрдән булып пациентка ярдәмгә килә һәм аны коткару, хәлен җ иңеләйтү өчен барлык мөмкин булганны эшли. 37 ел хезмәт эшчәнлеге

Подробнее

Ирекле көрәш

Пермьдә «Ермак» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 1999-2000 һәм 2001-2002 елда туган егетләр арасында «Пермь шәһәре башлыгы кубогы» призына ирекле көрәш буенча традицион край турниры үтте. Ярышларда Пермь краеннан якынча 130 көрәшче катнашты, шул исәптән 2 санлы Барда урта мәктәбе, гимназия, Үдик һәм Сараш урта мәктәпләре укучыларыннан торган Барда районы командасы да чыгыш ясады. Көрәш кискен үтте. Нәтиҗәдә безнең биш укучы үзләренең авырлык категорияләрендә почетлы призлы урыннар алдылар. Алар — Арсен Хәсәнов — 2 урын (54 кг га

Подробнее

Урман могҗизалары

КүРКэЛэРДэН серле ябалаклар, агач ботагыннан Лесовик, пүләннән әкияти Буратино… Урманда табылган агачлардан, ботаклардан, күркәләрдән, пычкы чүбеннән менә шундый искиткеч әйберләр ясарга мөмкин. Моның ө чен материалларның иҗади потенциалын күрергә кирәк — кызыклы форма, фактура, төс, материалның «күңелен» сизү һәм экспериментлардан курыкмау. Безнең 4 санлы Барда балалар бакчасы ата-аналары һәм коллективның булдыклы кулларында менә шулай агачлар һәм ботаклар башка материаллар — кабырчык, таш, киндер белән бергә «җанланалар» төрле формалар алалар. Фантазияң генә булсын! Убырлы Карчык өчен чын йортны тәрбияче Гөлшан Рәшит

Подробнее