Киләчәккә ышанычлы карыйлар, кыю планнар төзиләр
10 декабрьдә Акбаш авылында Мусалевлар КФХсының сарыкчылык фермасын тантаналы ачу булды. Бу вакыйга гаиләнең үзенең тырышлыгы, шулай ук район администрациясе ярдәме исәбенә мөмкин булды. Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев сүзләре буенча, район территориясендә авыл хуҗ алыгын үстерүгә район администрациясе, Земство Җыелышы җитди көч куя, чөнки бу тармак аеруча игътибар, зур тырышлык таләп итә һәм анда көчле, җаваплы, сәләтле кешеләр генә эшли ала. Ферма тө зелешенә килгәндә исә бүген район территориясендә шушы юнәлеш буенча 12 проект тормышка ашырыла, шул исәптән гаилә








