Бәйрәм тантанасы

mvdspraz10 НОБРЬ көнне Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлбәттә, чараның төп хуҗалары безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне, хокукыбызны яклаучы һәм саклаучы полиция хезмәткәрләре, служба ветераннары иде.
Башта бәйрәм сәбәпчеләрен эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Р.С. Кучукбаев тәбрикләде һәм агымдагы елда бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә кыскача таныштырды.
Аннан соң сәхнәгә муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев күтәрелделәр. Алар җылы котлауларын җиткереп, намуслы хезмәтләре белән аерылып торучы полиция хезмәткәрләреә рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Шулай ук бәйрәм белән район прокуроры А.Г. Сакаев, баш врач И.Ә. Сәгыйдуллин, эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе М.Н. Дускаев һ.б. ихлас котлау сүзләре белән чыктылар. Әлбәттә, тантана матур концерт чыгышлары белән үрелеп барды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *