8 НОБРЬДә «Факел» клубында танылган коммунист, районның почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашкан Г.З.Насыйров истәлегенә кикбоксинг буенча муниципаль турнир үтте. Ярышлар балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, Россия Коммунистик партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылды.
Спортчыларны кикбоксинг буенча секция тренеры һәм КПРФ Барда район комитетының беренче секретаре Т.А.Суфиянов сәламләде һәм аларга уңышлар юллады. КПРФ район комитетының идеология буенча секретаре Ленар Уразов бирегә килүчеләрне Г.З.Насыйровның биографиясе белән таныштырды, Бөек Октябрь социалистик революциясе турында сөйләде һәм егетләргә ярышларда лаеклы чыгыш ясауларын теләде.
Барлыгы турнирда 12 спортчы катнашты. Көрәшләрдә Ильяс Яппаров, Денис Адутов, Рамазан Әхмәдуллин, Эмиль Кучуков, Арсен Абзаев, Данис Кузяев җиңүче булдылар. Барлык катнашучыларга балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән грамоталар һәм җирле КПРФ бүлегеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Барда мәктәбенең иң яшь кикбоксинг көрәшчесе Рамазан Әхмәдуллин биредә ярты ел шөгыльләнә. Моңа кадәр ике ел дәвамында каникул вакытларында Пермьдә тренировкаларда була. Аклыш егете кө ндәшен лаеклы җиңә. Көрәш тик бер раунд кына була, җыелган баллары күп булу сәбәпле, Рамазанга җ иңү вакытыннан алда исәпләнә. Кикбоксингтан тыш Төнгүк мәктәбенең 11 класс укучысы милли көрәш белән шөгыльләнә һәм инде яшьләр арасында бөтенрәсәй ярышларында лаеклы чыгыш ясый.
Кикбоксинг буенча яшь тренер Юлиан Мөстәкыймов бу спорт төре белән 5 елдан күбрәк шө гыльләнә. Ярышларда ул судьялар коллегиясе составында иде. Бу спорт төрендә билгеле уңышларга ирешеп, хәзер көрәш техникасын өйрәтү буенча җитди эш алып бара. Юлиан ярыш турында тәэсирләре белән уртаклашты: «Соңгы елларда безнең укучыларның үсеше нык сизелә. Көрәш алып баруның сыйфаты яхшыра. Әлбәттә, әлегә барысы да ул кадәр үк уңышлы булмаса да, ниндидер уңай нәтиҗәләр бар. Нигездә, без оборона тактикасына басым ясыйбыз, һәм нәкъ менә бу юнәлештә яхшы якка зур үзгәрешләргә ирешелде — спортчылар көндәшчеләренең ударларыннан сакланырга өйрәнделәр. Әлбәттә, прогресс кешенең тренировкаларга ни дәрәҗәдә җитди каравына да бәйле. Кызганычка каршы, ата-аналар балаларының ничек шөгыльләнүенә игътибар аз бирәләр. Балаларның тренировкаларны калдырган вакытлары да була, алар компьютер артында утыралар яки башка эшләр белән шө гыльләнәләр».
Яшь спортчыларыбызга сәламәтлек, киләчәк үсеш, спорт уңышлары телибез. Физик, мораль көч, аларны аңлы файдалану телибез!
Г.З.Насыров истәлегенә
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").




