Милләтләр салават күпере

img14 НОБРЬДә Пермьнең Яшьләр йортында Пермь крае Мәдәният министрлыгы һәм Пермь шәһәре ГУВДсы каршындагы Иҗтимагый совет булышлыгы белән «Милләтләр салават күпере» («Радуга наций») балалар иҗ ат фестивале старт алды. Аның төп максаты — балаларны һәм үсмерләрне край территориясендә яшәүче халыкларның һәм милләтләрнең мәдәниятенә җәлеп итү.
Фестивальдә Пермьнән һәм Пермь краеннан милли халык балалар коллективлары катнашты, алар тамашачыларга милли өс-киемнәрнең, җырларның һәм биюләрнең бөтен матурлыгын күрсәттеләр.
Сәхнәдә татар халык костюмнары кокошниклар һәм кызыл сарафаннар белән, рус халык җырлары белорус хороводы белән алмашынып кына торды. Калинка-малинка, гопак, дуслык турында татар җыры, мари теле һәм аларның костюмнардагы тәңкәләр ялтыравы, биюләр, төрле төстәге матур костюмнар… Бу фестиваль чын-чынлап төсләр һәм мәдәният ярминкәсе булды.
Безнең районны фестивальдә «Нурлы» хореография ансамбле (җит. З.А.Нурыева) һәм «АйһайЬоок» вокал ансамбле (җит. Г.Ф.Сафина, Л.Р.Газизова) тәкъдим иттеләр. Чыгышлар нәтиҗәсе искиткеч булды — «АйһайЬоок» I дәрәҗә диплом, ә «Нурлы» коллективы учредитель кулыннан конкурс Гран-приен алды.
Фестивальгә йомгак ясаганда конкурсның символы — аю Барда районы администрациясе мәдәният идарәсенең мәдәният һәм сәнгать буенча бүлек мөдире Алсу Галимҗан кызы Исмәгыйловага тапшырылды. Булачак «Милләтләр салават күпере» балалар һәм үсмерләр фестиваль-конкурсында катнашучыларны 2015 елда безнең кунакчыл район каршы алачак.

Лилия ГАЗИЗОВА, балалар сәнгать мәктәбе преподавателе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *