Чишмә авылдашларны якынайта
2 ОКТБРЬДэ Сөҗәндә төзекләндерелгән «Авыл чишмәсе»н ачу тантанасы үтте. Шулай итеп, З.М.Киндяшеваның грант яулаган проекты уңышлы тәмамланды. Әйтергә кирәк, сөҗәнлеләр бу көнне көтеп алдылар, чөнки чишмәне күмәк көч белән авыл поселениесе һәм халык, укучылар, ветераннар советы катнашында төзекләндерделәр. һәм «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы финанс ярдәме белән ял итү, төрле чаралар оештыру өчен бик матур урын барлыкка килде. Бөреҗте мәдәният йорты директоры З.М.Киндяшева үзенең «Сөҗән талисманы» проекты белән «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы үткәргән XIII социаль-мәдәни проектлар конкурсында грант яулады. Аның төп максаты — авыл уртасындагы







