Онытылмаслык очрашу

Для талантов нет преградМОНДЫЙ концертлар булса да, сирәк була. Сәхнәгә беренче атлауларыннан ук күзләрдән яшьләрне китергән чыгышлар мәңгегә хәтергә уела. Пермь шәһәренең «Шире круг» иҗат коллективының концерт программасы Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәген бизәде. Коляскаларда биюче «Гротеск» һәм «Поющие руки» (кул хәрәкәте ярдәмендә) җыр ансамбле чыгышларын Барда тамашачысы көчле алкышларга күмде. «Гротеск» ансамбле җитәкчесе Екатерина Валерьевна Манохина сүзләре буенча, бу ансамбль 15 ел эшли. Пермь шәһәре спорт комитеты һәм өлкә инвалидлар җәмгыятенең уртак идеясе буларак тормышка ашырыла ул.

— Бу составта өченче чыгышыбыз, моңа кадәр Пермь һәм Чусовой тамашачысы белән очраштык. Бардага икенче килүебез, беренче тапкыр 2001 елда коляскаларда биегән идек. Бәлки әле хәтерләүчеләр дә бардыр. Без шулай гастрольләрдә еш булабыз. Сентябрь аенда Санкт-Петербург шәһәрендә коляскаларда бию буенча 19 илдән вәкилләр катнашында «Дөнья кубогы» үткәрелде, без анда төрле номинацияләрдә осталыгыбызны күрсәттек. Кече формадагы ансамбльләр (2-4 кешелек) чыгышында беренче урын һәм зур формадагы ансамбльләр чыгышында (8 кешедән күбрәк) шулай ук беренче урын алдык. Икенче һәм өченче урыннар да яуладык — бу чыгышлардан без канәгать калдык. Бүгенге чарада ансамбль тулы составта түгел, күпләр сәфәрдән кайту белән сәламәтлекләрен савыктыра. Якташыгыз-Барда егете Раушан Таһиров ансамбльдә өч ел шөгыльләнә, парда беренче тапкыр чыгыш ясый. Әле тырышасы, остарасы бар. Хәзер ул укырга керде, бухгалтер белгечлеге алачак. «Гротеск» ансамблендә катнашучылар бөтен крайдан җыелган. Кыш көннәрендә шөгыльләнүе җайсызрак, юлларда йөрүе кыен. Край халык иҗаты йортында күнегүләр ясыйбыз, зур чыгышлар алдыннан репетицияләрне көндәлек үткәрәбез.

— Нинди биюләр башкарасыз?

— Төрлесе була: халык, бал, эстрада биюләрен өйрәнәбез. Бүгенге концертта кул хәрәкәте ярдәмендәге «Поющие руки» ансамбле белән берлектә чыгыш ясыйбыз. Коллективта яшьләребез арасында бер пар гаилә корды, үзара дус парларыбыз да бар.

Барда сәхнәсендә бу көнне 21 кеше үз талантын күрсәтте. «Инде меңнәрчә тапкыр үзебезнең чыгышыбыз белән иҗатка киртәләр булмавын раслап яшибез. Бер-беребезгә карата битараф булмыйк, ярдәм кулыбызны сузыйк «, — дигән сүзләр белән башланды бу концерт. Барысы 15 чыгыш булды, аларның һәркайсы игътибарга лаек. Кул хәрәкәте ярдәмендә дә күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлап, коляскаларда биеп була икән. Моны аңлатып кына булмый, үз күзләрең белән күрергә, күңелең аша үткәрергә кирәк. Килгән тамашачыларның хәтерендә бу концерт әле озак сакланыр. Барда мәдәният, спорт һәм ял үзәге залы шыгрым тулы иде, ахырда зал артистларны аягүрә алкышлады, башкача булырга мөмкин дә түгел. Физик мөмкинлекләре чикле, ләкин көчле рухлы бу егет һәм кызларга сокланып карыйсың. Алар таза кеше булдыра алмаганны эшли,бәлки һәр хәрәкәт авырлык һәм авырту аша биреләдер, тик безгә боларның берсе дә сизелмәде. Тормышны сөю, максатыңа ирешү, сәнгатьне ярату, без тамашачыларга әнә шулар ачык чагылды. Исләрең китәрлек бит, сау-сәламәт килеш җинаять кылып, я башка сыймаслык күңелсез хәлләргә тарып гаиләсен һәм туганнарын кайгыга салган бәндәләр азмы әллә? Аларга менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.

Концерт ахырында Бөтенрәсәй ишетмәүчеләр җәмгыятенең «Шире круг» Пермь региональ бүлеге проктында катнашучыларга, «Гротеск» һәм «Поющие руки» ансамбльләренә муниципаль район башлыгы С. М. Ибраев исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде. «Чыгышыгыз белән безне әсир иттегез, эшләргә һәм яшәргә дәрт өстәдегез. Алга таба да концертларыгыз белән ил һәм дөнья сәхнәләрен бизәргә язсын, сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын», — диделәр. «Гротеск» ансамбле составында биюче Барда егете Раушан Таһиров адресына да хуплау яңгырады.

— Туган якта чыгыш ясавы дулкынландыра, туганнар, дуслар алдында бит. Таныш түгел тамашачы каршында биюе җиңелрәк тә кебек. Ансамбльдә миңа ошый, дусларым күп, — ди Раушан. Аның белән бергә биегән Павел Кравченко, Наташа Ракитина (икесе дә Пермьнән) «Гротеск» составында чыгыш ясауга ышаныч белән карыйлар. Алар төрле шәһәрләрдә, илләрдә булалар, Барда тамашачысы да концертны җылы кабул итте — тагын килүләрен сорап калды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Г. Р. Шакирҗанова: «Халык зал тутырып килде. «Сәламәтлек» төркеме җитәкчесе Н. М. Бәшировага, Барда өлкәннәр йорты җитәкчесе Н.Ш.Биктимировага, Печмень мәдәният һәм ял үзәге директоры Ф.Ф. Мәсәгутовага, авылларда беренчел инвалидлар оешмасы рәисләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Концерт искиткеч булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды», — диде.

Чыннан да, мондый очрашулар күңелдә озак саклана. Артистларга киләчәктә дә уңышлы чыгыш ясауларын, тазалык, түземлек, тагын Бардага килүләрен телисе килә.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *