Җәүһәр — Ашказар таңнарында

img222-24 ОКТБРЬДэ Стәрлетамак шәһәрендә «Ашказар таңнары» республика башкорт фольклоры бәйрәме үтте, ул башкорт фольклорын саклау һәм үстерү, иң яхшы этнографик фольклор коллективларын һәм башкаручыларны ачыклау, башкару дәрәҗәсен күтәрү, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә. Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге каршындагы «Җәүһәр» фольклор-бию коллективына бу бәйрәмдә катнашу бәхете елмайды. Өч көн дәвамында республикадан һәм Россия регионнарыннан 52 коллектив (барлыгы 855 кеше) үзләренең оригиналь программалары белән чыгыш ясады.
Үз гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен яраткан һәм аңлаган тамашачылар каршында коллективка башкорт фольклор биюен башкару җиңел булмады. Әмма оештыручыларның, тамашачыларның җылы мө нәсәбәте, бәйрәмнең дустанә атмосферасы катнашучыларга ышаныч һәм көч бирде. «Җәүһәр» ансамбле тамашачыларга өч «Ярминкәдә», «Барда чабатасы» борынгы башкорт биюләрен тәкъдим итте. Жюри безнең чыгышны югары бәяләде. Коллектив «Россия Федерациясе башкортлары» номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды.
һәм безгә гала-концертта борынгы башкорт бие белән чыгыш ясау бәхете елмайды. Ансамбль Уфада милли костюмнар тегүгә сертификат, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының махсус бүләге һәм дипломы белән бүләкләнде.
Шулай ук чарада фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен иҗади лаборатория эшләде, Башкортостан Республикасының фольклорчы галимнәре, сәнгать осталары белән иҗади очрашулар үтте, халык иҗаты, милли костюмнар күргәзмәсе эшләде, республиканың мәдәният министры урынбасары Р.Р.Атнабаев катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. «Ашказар таңнары» киләчәк үсеш һәм халык традицияләрен саклау ө чен куәтле импульс. Яңа иҗади танышлык, тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бирде.
«Җәүһәр» коллективы Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Е.Н.Кәлимуллинага, мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитовага сәфәрне оештырганнары, ярдәмнәре һәм аңлаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Дилбәр КАМАКАЕВА,

«Җэүһэр» фольклор-бию коллективы җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *