КүРКэЛэРДэН серле ябалаклар, агач ботагыннан Лесовик, пүләннән әкияти Буратино… Урманда табылган агачлардан, ботаклардан, күркәләрдән, пычкы чүбеннән менә шундый искиткеч әйберләр ясарга мөмкин. Моның ө чен материалларның иҗади потенциалын күрергә кирәк — кызыклы форма, фактура, төс, материалның «күңелен» сизү һәм экспериментлардан курыкмау.
Безнең 4 санлы Барда балалар бакчасы ата-аналары һәм коллективның булдыклы кулларында менә шулай агачлар һәм ботаклар башка материаллар — кабырчык, таш, киндер белән бергә «җанланалар» төрле формалар алалар. Фантазияң генә булсын!
Убырлы Карчык өчен чын йортны тәрбияче Гөлшан Рәшит кызы Тимганова төзеде. Әлфия Минулла кызы Мө эминованың Буратиносы менә-менә «Исәнме!» дип эндәшер кебек. Ә сез кече тәрбияче Гөлнара Гандәлиф кызы Мансурова кебек балтырганнан органайзер ясый аласызмы?
Ата-аналар да алардан калышмый, мәсәлән, чаганның куе кызыл яфракларында Гөлнур Идият кызы Ибраһимова матур розалар күргән. Кечкенә Әминәнең әнисе — Ләйсән Хәлил кызы Кульмашева күркәдән әкият агачы ясаган һәм үз эшен «Оҗмах почмагы» дип атаган. Никитаның әтисе — Эдуард Владимирович кәкре-бөкре ботакта «Урман албастысы»н күргән һәм ул безнең балаларга охшады. Ә Трутневлар гаиләсе каен тузыннан матур панно ясаган.
Ата-аналар һәм педагоглар куллары белән тудырылган матурлык, безнең уртак бурычыбыз — балаларда иҗади башлангычны һәм матурлыкны тоюны үстерүдә берләштерә һәм ярдәм итә.
Эльза ИЛКӘЕВА, 4 санлы балалар бакчасы ИЗОстудия җитәкчесе.